Даутцен Крус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даутцен Крус latin yazuında])
Даутцен Крус
Туган телдә исем нид. Doutzen Kroes
Туган 23 гыйнвар 1985(1985-01-23)[1] (39 яшь)
Остермер[d], Титсьеркстерадил[d], Фрисландия[d], Нидерланд
Ватандашлыгы  Нидерланд патшалыгы[d]
Һөнәре актёр, модель, супермодель, киноактер
Җефет Sunnery James[d]
Балалар Phyllon Joy Gorré[d] һәм Myllena Mae Gorré[d]
Кардәшләр Rens Kroes[d]

 Даутцен Крус Викиҗыентыкта

Даутцен Крус (нид. һәм фриз. Doutzen Kroes; 1985 елның 23 гыйнвары, Остермер, Титсьерсктерадел, Фрисландия, Нидерланд) — фриз килеп чыгышлы[2] нидерланд супермоделе Һәм актрисасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даутцен Крус 1985 елның 23 гыйнварында Нидерландның кечкенә Остермер шәһәрендә туа[3]. Югары мәктәпне тәмамлаганнан соң, үз фотоларын модель агентлыгына җибәрә. Хәзер ул дөньяның иң күп түләнә торган супермодельләренең берсе.

Даутцен Крус 2013 елда Канн кинофестивалендә

2005 елда Даутцен Крус Vogue сайтының иң яхшы моделе итеп сайланган[4]. 2006 елда L'Oreal Paris косметик маркасы белән контракт төзи. 2007 елда Vogue журналының америка версиясенең май санында ул Хилари Рода, Каролин Трентини, Ракель Циммерман, Саша Пивоварова, Агнесс Дин, Коко Роша, Джессикой Стэм, Шанель Иман һәм Лили Дональдсон модельләре белән бергә тышлыкта барлыкка килә.

Даутцен Крус — танылган модельләр арасында, шул исәптән, Victoria's Secret фәрештәләре арасында, модель бизнеска мөстәкыйль эләккән модельләрнең берсе[5]. Зур агентлыклар скаутлары тапкан (Кейт Мосс яки Наталья Водянова кебек), конкурсларда җиңгән (Хайди Клум һәм Адриана Лима кебек) фотографлар күреп алган (Руслана Коршунова һәм Каролина Куркова кебек) күпчелек кызлардан аермалы буларак, Даутцен «премиаль» акчаларны эшләү өчен үз фотоларын агентлыкка үзе җибәргән. Әмма кызның матурлыгын хәтта сыйфатсыз фоторәсемнәрдә дә күреп алганнар.

Даутцен Крус Time, Vogue, Harper's Bazaar, Numéro, Seventeen, ELLE, Marie Claire, Glamour һ.б. журналларының тышлыкларында барлыкка килә. Calvin Klein, Dolce & Gabbana, Escada, GAP, Gianfranco Ferré, Gucci, Guerlain, H&M, HUGO by Hugo Boss, L'Oréal, Mexx, Schwarzkopf, Tommy Hilfiger denim, Valentino, Versace һәм Neiman Marcus реклама кампанияләрендә катнаша. Ул шулай ук Victoria's Secret фәрештәләренең берсе булып тора. 2008 елда Pirelli календаре өчен төшә[6].

Даутцен Адриана Лима, Алессандра Амбросио, Селита Ибэнкс, Каролина Куркова, Миранда Керр, Хайди Клум, Мариса Миллер һәм Кэндис Свейнпол, шулай ук Саша Эм модельләре белән дус булып тора.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 7 ноябреннән Даутцен диджей Саннери Джеймс Горреда кияүдә, аның белән ул өйләнешкәнче 14 ай очрашкан[7]. Гаиләнең ике баласы бар — уллары Филлен Джой Горре (2011 елның 21 гыйнварында туган)[8] һәм кызлары Миллена Мэй Горре (2014 елның 30 июлендә туа)[9].

Милләт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даутцен Крус Нидерландта һәм Алманиянең төньяк-көнбатышында яшәүче аз санлы фризлар халкына (420 меңгә якын кеше) карый. Крус фамилиясе фризлар арасында очрамый торган голланд фамилиясе, әмма Даутцен исеме — типик фриз хатын-кыз исеме (фриз теленнән «күгәрчен» дип тәрҗемә ителә) һәм исем Фрисландиядән читтә очрамый.

Даутцен Фрисландия халкын фриз телендә сөйләшергә өндәүче Afkk фриз җәмгыятенең реклама акцияләрендә катнашырга ризалаша. Супермодель катнашындагы реклама акцияләре өчен гонорар, гадәттә, алты санда исәпләнә, Afkk акцияләрендә Даутцен Крус бушлай катнаша, чәнки туган тел язмышы өчен борчылып тора[10]. Даутцен әти-әниләре белән бүгенге көнгә кадәр фриз телендә аралаша.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2011 — Яңа җир — Катарина Планциус
  • 2015 — J'marche pas en arrière (короткометражка)
  • 2017 — Могҗиза-хатын-кыз — Венелия[11]
  • 2017 — Гаделлек лигасы — Венелия

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Hjoed: Doutzen Kroes seit Praat mar Frysk
  3. Supermodel Doutzen Kroes’s Angelic Face The Wall Street Journal
  4. Doutzen Kroes - story of a 2000s supermodel 2021 елның 29 октябрь көнендә архивланган. Vogue Italia
  5. Victoria’s Secret’s Newest Angel Revealed: Doutzen Kroes 2008 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.
  6. Pirelli Never Tires Vanity Fair
  7. Doutzen Kroes in geheim getrouwd 2012 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. De Telegraaf, 7 ноября 2010
  8. Даутцен Крус родила сына. әлеге чыганактан 2011-01-25 архивланды. 2011-01-21 тикшерелгән.
  9. Sunnery James and Doutzen Kroes Welcome Daughter Myllena Mae, archived from the original on 2014-07-31, retrieved 2021-10-12 
  10. Doutzen docht mei, do ek? 2007 елның 17 декабрь көнендә архивланган.
  11. Dutch Supermodel Doutzen Kroes Cast In Wonder Woman Movie Comicbook.com

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]