Даяна Тер-Ованесян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даяна Тер-Ованесян latin yazuında])
Даяна Тер-Ованесян
Туган телдә исем ингл. Diana Der Hovanessian
Туган 21 май 1934(1934-05-21)
Вустер, Массачусетс, Америка Кушма Штатлары
Үлгән 1 март 2018(2018-03-01)[1] (83 яшь)
Кембриҗ, Массачусетс, Америка Кушма Штатлары
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Гарвард университеты, Бостон үнивирситите[d] һәм Колледж искусств и наук Бостонского университета[d]
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче, язучы
Эш бирүче Ереван дәүләт университеты[d], Бостон үнивирситите[d], Бард көллияте[d] һәм Колумбия үнивирситите

Тер Ованесян Даяна Ованесовна (әрм. Դայանա Տեր-Հովհաննիսյան; 21 май 19221 март 2018[2]) — әрмән-америка шагыйрәсе, язучы һәм тәрҗемәче. Шигъриятенең күп өлеше Әрмәнстан һәм әрмән диаспорасына багышланган. Егерме биштән артык китап язган һәм аны бастырып чыгарган.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даяна Тер Ованесян Вустерда әрмән гаиләсендә туган[3]. Бостон университетында белем ала, инглиз теле белән шөгыльләнә, ә аннары Гарвард университетында Лоуэлл Робертта белем алуын дәвам итә[4]. Ул Ереван дәүләт университетында Америка әдәбияты профессоры һәм әрмән шигрияте профессоры була. Ул күп семинарлар, шул исәптән Бостон университетында, Бард-колледж һәм Колумбия университетында семинарлар белән җитәкчелек итә, шулай ук Америка шигърияте һәм тәрҗемәдә әрмән шигърияте буенча лектор була, АКШ-та һәм чит илләрдә кеше хокукы буенча әдәбият яза[5]. Утыз елдан артык Яңа Англия шигърият клубының президенты һәм Колумбия университетының тәрҗемә советы әгъзасы булып тора[6] . Ул Массачусетс мәктәпләрендә шагыйрь булып эшли[7].

Шигъриятенең өч томы әрмән телене тәрҗемә ителгән һәм Ереванда бастырып чыгарылган. Аның әсәрләре шулай ук грек, француз һәм румын телләренә тәрҗемә ителгән[8]. Тер Ованесян шигырзары "The New York Times", "Christian Science Monitor", "The Boston Globe", "Paris Review", "The Writer's Almanac", "AGNI", "The American Poetry Review", "The Nation" һ.б. бик күп газеталарда басылып чыккан.

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әрмәнстан Мәдәният министрының алтын медале
  • Месроб Маштоц исемендәге бүләк (2003)
  • Әрмәнстанның Милли Китапханә медале
  • Әрмәнстан Язучылар берлеге премиясе
  • Яңа Англия язучылар клубының алтын каләме
  • Милли Язучылар Берлеге премиясе
  • Изге Саак медале
  • Патерсон премиясе
  • Халыкара шигъриятле форумда басма өчен бүләк
  • QRL Colladay басмасы өчен бүләк
  • Колумбия университетының Әрмән үзәге премиясе
  • Барселонаның Тынычлык премиясе
  • Бостон университетының күренекле тәмамлаучысы
  • Моңлы поэмасы өчен Мэри Кэролайн Дэвис исемендәге Америка шигъриятле җәмгыяте премиясе
  • Гретхен Уоррен исемендәге Яңа Англия шигъриятле клубы премиясе
  • Нарративист шагирларның дөнья орденынан күп санлы призлар

Аның шигыйрльары әрмән, грек, француз һәм румын телләренә тәрҗемә ителгән[9].

Өлешчә библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Как выбрать свое прошлое (1978)
  • Садись рядом со мной и слушай Кушаг: средневековые стихи Нахабеда Кушага (1984)
  • О времени: стихи (1987)
  • Песни о хлебе, песни о соли (1990)
  • Избранные Стихи (1994)
  • Круг Танцоров (1996)
  • Со дня на день: стихи (1999)
  • Горящее стекло: стихи (2002)
  • Другой голос: армянская женская поэзия сквозь века (2005)
  • Второй вопрос: стихи (2007)
  • Танцы в монастыре: стихи (2011)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://mirrorspectator.com/2018/03/02/poet-diana-der-hovanessian-passed-away/
  2. Poet Diana Der-Hovanessian Passed Away. 2018-03-03 тикшерелгән.
  3. Kherdian, David Forgotten bread: first-generation Armenian American writers— Heyday Books(инг.)баш., 2007. — Б.269.
  4. Bouvard, Marguerite Guzman Landscape and exile— Rowan Tree Press, 1985. — Б.164.
  5. DIANA DER-HOVANESSIAN's Obituary on Boston Globe. Boston Globe. Дата обращения: 3 мая 2018.
  6. Diana Der-Hovanessian, March 1, 2018 | New England Poetry Club
  7. Mirror-Spectator, The Armenian. Poet Diana Der-Hovanessian Passed Away - The Armenian Mirror-Spectator (ингл.), The Armenian Mirror-Spectator (2018-03-02). 3 май 2018 тикшерелде.
  8. Hairenik. Diana Der Hovanessian: Dispensing Grace (ингл.), The Armenian Weekly (2018-03-02). 3 май 2018 тикшерелде.
  9. Awards and Prizes.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]