Эчтәлеккә күчү

Даян Әхмәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даян Әхмәт latin yazuında])
Даян Әхмәт
Туган телдә исем Даян Рәшит улы Әхмәт
Туган 22 гыйнвар 1962(1962-01-22)
Таллинн, Эстон Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 4 ноябрь 2006(2006-11-04)[1] (44 яшь)
Мыһикүла, Пылтсамаа вулысы[d], Егевамаа[d], Эстония[2]
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Күмү урыны Лийва зираты[d][2]
Ватандашлыгы  Эстония
Әлма-матер Эстония музыка һәм театр академиясе[d]
Һөнәре актёр, театр режиссеры, телевизион актёр

 Даян Әхмәт Викиҗыентыкта

Даян Әхмәт (сәхнә псевдонимы Яан Вырамяэ, эст. Jaan Võõramaa, 22 гыйнвар 1962(1962-01-22), Таллинн, Эстон Совет Социалистик Республикасы, СССР — 4 ноябрь 2006(2006-11-04)[1] (44 яшь), Мыһикүла, Пылтсамаа вулысы[d], Егевамаа[d], Эстония[2]) — Эстония театр һәм кино актеры һәм режиссеры, хаҗи, күренекле җәмәгать эшлеклесе.[3] Эстониядәге татар милли хәрәкәте активисты. 1997 елда Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессы корылтае делегаты.

1962 елның 22 гыйнварында Эстониянең Таллинн шәһәрендә татар гаиләсендә туган. 1984 елда Таллинн дәүләт консерваториясенә укырга керә, аны 1988 елда тәмамлый. 1988—1989 елларда Вильяндида «Ugala» театры (Угала) актеры. 1990—1992 елларда Эстон ССР дәүләт яшьләр театры (1992 елдан «Таллин шәһәр театры» дип атала) актеры. 1992 елда «Salong-Teater» театрына (Салон-Театр) нигез сала, аның баш режиссеры була, анда 2005 елга кадәр уйный һәм спектакльләр куя. Шулай ук «Tallinna lasteteater TRUMM» эстон театрында эшли — аңа нигез салучыларның һәм җитәкчеләренең берсе була.[3]

1993 елда Эстониянең «Лира» милли-мәдәни җәмгыятьләр берлегенә нигез сала. 1996 елда Таллин шәһәр җыены депутаты итеп сайлана. 2006 елдан Раквердагы театр актеры.[3]

Даян Әхмәт шулай ук Эстониянең күренекле җәмәгать эшлеклесе була. Таллинн шәһәр җыены депутаты буларак, Даян Әхмәт Таллинн хакимиятеннән Таллинн, Палдиски мантеэ 52 адресы буенча урнашкан ике катлы бинаны «Лира» Эстония милли-мәдәни җәмгыятьләр берлегенә тапшыруга ирешә. «Халыклар йорты» исемен алган бу бинаны Таллинн Мэриясе һәм Эстония Мәдәният министрлыгы бүлеп биргән акчага ремонтлаганнар.[3]

Даян Әхмәт Эстония татар җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша. 1995 елда Эстония татарларының «Идел» җәмгыятен оештыра һәм җитәкли башлый.[4] Даян Әхмәт җитәкчелек иткән вакытны Таллинн татарлары өчен «алтын чор» дип атыйлар. Ул татар Эстония башкаласында җәмәгать бинасы сатып ала, бу бина бүген дә татар җәмгыяте карамагында тора. Татар якшәмбе мәктәбенең даими эшләвен җайга сала, ватанында татар мәдәниятен торгызу өчен шартлар тудыра, Таллинндагы татар җәмгыятенең абруен сизелерлек күтәргән күп кенә чаралар үткәрә.[3]

2006 елның 4 ноябрендә Даян Әхмәт автомобильдә Тартудагы Ванемуйн театрына барган җиде кешедән торган төркемдә була. Сәгать 14:08 булганда Таллинн-Тарту шоссесының 213 нче чакрымында, Мыһкүладан ерак түгел автокатастрофа була, анда Даян Әхмәт фаҗигале рәвештә һәлак була. Лиива татар зиратына җирләнгән.[5]

Хатыны — Илзия, татар милли хәрәкәте активисты, улы — Искәндәр һәм кызы — Мәрьям.[6]