Деколонизация
| Деколонизация | |
|---|---|
| Моның каршысы | колонизация[d] |

Деколониза́ция — колонияләргә, протекторатларга яки башка бәйле территорияләргә тулы суверенлык һәм мөстәкыйльлек бирү процессы. Бу термин метрополияләр (колониаль дәүләтләр) хакимлегеннән котылуны һәм яңа бәйсез дәүләтләр барлыкка килүне аңлата. Деколонизация процессы тарихның төрле чорларында күзәтелсә дә, аның иң актив этабы Икенче бөтендөнья сугышыннан соң (1945 елдан соң) башлана.
Терминның килеп чыгышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Империяләрнең колонияләрдән китү процессын нейтраль рәвештә билгеләү өчен кулланылган «Entkolonisierung» термины Алманиядә 1930 еллардан бирле кулланыла, аеруча Мориц Юлиус Бонн[de] хезмәтләрендә. Британиягә күченгәч, галим бу төшенчәне инглиз теленә «decolonization» (деколонизация) дип тәрҗемә итә. Үзенең «Империянең җимерелүе» (1939) исемле китабында Бонн Бөекбританиянең таркалуын гына түгел, ә гомумән барлык колониаль империяләрнең дә тиздән җимереләчәген алдан күрә.
Деколонизация төшенчәсе фәнни әйләнешкә 1930 елларда кертелсә дә, бары тик 30 ел узгач кына ул тарихчылар һәм сәясәт белгечләре арасында популярлык казана.
Деколонизация тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Деколонизация процессының башлангычы XVIII гасыр азагына — XIX гасыр башына туры килә. Бу чорда Төньяк Америкадагы колонияләр Бөекбританиядән аерылып чыга (АКШ барлыкка килә), ә Латин Америкасында Испания һәм Португалия хакимлегенә каршы милли-азатлык хәрәкәтләре башлана. Әлеге "беренче дулкын" күбрәк ауропалы күченүчеләрнең үз метрополияләреннән сәяси бәйсезлек алуы белән сыйфатлана.
Процессның иң актив һәм киң күләмле этабы Икенче бөтендөнья сугышыннан соң (1945 елдан соң) башлана. Сугыштан соң Ауропа дәүләтләре (Бөекбритания, Франция,Бельгия, Нидерланд) икътисади һәм хәрби яктан бик нык көчсезләнә, ә Азия һәм Африка халыклары арасында мөстәкыйльлек өчен көрәш көчәя. 1947 елда Һиндстанның бәйсезлек алуы колониаль системаның таркала башлавына зур этәргеч бирә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы деколонизацияне халыкларның үзбилгеләнеш хокукы нигезендә яклый. 1960 елда кабул ителгән «Колониаль илләргә һәм халыкларга бәйсезлек бирү турында декларация» бу юнәлештә төп документ булып тора. Шулай ук 1960 ел тарихта «Африка елы» буларак та билгеле, чөнки шул елны гына да кыйтгадагы 17 дәүләт үз суверенлыгын игълан итә.

XX гасырның соңгы чирегендә Португалия империясенең таркалуы һәм 1990 елларда Һоң Коң белән Макаоның Кытайга кайтарылуы классик колониаль чорның тәмамлануын билгеләде. Шул ук вакытта хәзерге тарих фәнендә ССРБ таркалуын да деколонизация контекстында караучы тикшеренүләр бар. Бүгенге көндә деколонизация сәяси терминнан мәдәни һәм икътисади терминга әверелә бара: элеккеге колонияләр үзләренең телләрен, мәдәниятләрен торгызу һәм «неоколониализм» (икътисади бәйлелек) формаларыннан котылу өчен көрәшәләр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Wolfgang Reinhard. Kleine Geschichte des Kolonialismus. Stuttgart. — Cambridge University Press, 1996. — ISBN 3-520-47501-4.
- Raymond F. Betts. Decolonization. — 2-е изд. — London: Routledge, 2004. — 144 p. — ISBN 9780415318211. — ISBN 9780415318204. — ISBN 9780203598481.
- Тихонов В. В. «Деколонизация» истории народов СССР в советской историографии (1920—1930) // Quaestio Rossica. — 2024. — Т. 12, № 1. — С. 193—208.