Дельфин Клодель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дельфин Клодель latin yazuında])
Дельфин Клодель
Туган 23 март 1996(1996-03-23) (28 яшь)
Ремирмон
Ватандашлыгы  Франция
Әлма-матер Гренобль университеты[d][1]
Һөнәре чаңгы узышчысы

 Дельфин Клодель Викиҗыентыкта

Дельфин Клодель (фр. Delphine Claudel; 23 март 1996, Ремирмон, Лотарингия, Франция) — француз чаңгычысы. 2018 елгы Олимпия уеннары катнашучысы.

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дельфин Клодель чаңгы ярышы буенча юниорлар чемпионатында 6 тапкыр Франция исеменнән чыгыш ясый: 2014, 2015 һәм 2016 елда 20 яшькә тиклемге кыз арасында чыгыш ясый, ә 2017, 2018 һәм 2019 елларда — 23 яшькә тиклемге кызлар арасында.

Дөнья Кубогында спортчы кыз 2016 елда француз шәһәре Ла-Клюзда беренче тапкыр чыгыш ясый, анда 10-километрлы масс-стартта[2] һәм 4×5 километрлы беренче эстафета этабында йөгерә[3].

Дельфин Клодель 2018 елда Пхенчхандагы Олимпия уеннарының француз делегациясе составына кертелә. Аерым старт белән 10 километрлы шәхси ярышта ул тик 57нче вакытны күрсәтә[4]. Шулай ук спортчы кыз эстафетаның йомгаклау этабын үткәрә, анда француз кызлары финишка 12нче булып килә[5].

Дөнья чемпионатында үзе өчен беренче узышта — 2019 елның февралендә Австрия шәһәре Зефельдта үткән спринт ярышындагы квалификация йөгерешендә Дельфин Клодель 35 нче урынны били һәм чирек финалга үтә алмый[6]. Шулай ук Дельфин скиатлон буенча[7] планета беренчелегендә катнаша, анда һәм «өч төслеләр» 8 нче булып тәмамлаган эстафетада[8] 31нче урында була.

2021 елның гыйнварына Дельфин Клодель Тур де Ски ахыр узышында өченче булып килә, үз карьерасында беренче тапкыр дөнья Кубогы этабында подиумга күтәрелә. Бөтен күп көнлек сөземтәләре буенча француз кызы Турның гомуми зачеты буенча 16 нчы урынны яулый[9]

2021 елгы дөнья чемпионатында Оберстдорфта Клодель 7,5+7,5 километрлы скиатлонда француз хатын-кызларыннан бердәнбер катнашучы була һәм финишка 7-нче килеп, мондый югары кимәлдә үзе өчен иң яхшы нәтиҗә күрсәтә[10][11].

Нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия уеннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия уеннары Спринт Команда спринты 10 км аерым старт 7,5+7,5 км скиатлон 30 км масс-старт Эстафета
Калып:Байраклаштыру/Корея 2018 Пхенчхан 57 12

Чаңгы спорты буенча дөнья чемпионаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөнья чемпионаты Спринт Команда спринты 10 км аерым старт 7,5+7,5 км

скиатлон

30 км масс-старт Эстафета
Австрия 2019 Зефельд 35 31 8
Германия 2021 Оберстдорфта 7

Дөнья Кубогы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Обновлено

Сезон нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сезон Яше Зачет төре
Гомуми зачет Ярыш Спринт U23 Nordic Opening Тур де Ски Тур де Ски Дөнья Кубогы Финалы
2017 20 н/п н/п н/п н/п Ҡалып:N/a
2018 21 н/п н/п н/п н/п     Ҡалып:N/a
2019 22 69 52 53 11   Ҡалып:N/a 49
2020 23 32 26 67 Ҡалып:N/a 23 16 Ҡалып:N/a
2021 24 Ҡалып:N/a 43 16 Ҡалып:N/a Ҡалып:N/a

Подиум[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

#. Заман Дата Үткәрү урыны Ярыш Урын
Бер  2020/21  10.01.2021| align="left" |Италия Валь-ди-Фьемме, Италия 10,0 км масс-старт СС Өч

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.letudiant.fr/etudes/jo-d-hiver-2018-des-lyceens-et-etudiants-francais-en-lice.html
  2. La Clusaz – Heidi Weng s’impose, Flora Dolci s’illustre (фр.).Nordic Magazine(17 décembre 2016).Дата обращения: 8 марта 2021.
  3. La Clusaz : les Norvégiennes au-dessus (фр.).Nordic Magazine(18 décembre 2016).Дата обращения: 8 марта 2021.
  4. JO | Ski de fond : Haga en or devant Kalla.
  5. JO 2018 / Ski de fond. Marit Bjoergen offre à la Norvège le titre olympique du relais !.
  6. Tour de ski : premier podium en Coupe du monde pour Delphine Claudel (фр.).L’Équipe(21 février 2019).Дата обращения: 8 марта 2021.
  7. Therese Johaug championne du monde du skiathlon (фр.). L’Équipe (23 février 2021).Дата обращения: 8 марта 2021.
  8. Stina Nilsson offre le titre mondial à la Suède, la France 8 (фр.).Le Dauphiné(28 février 2018). Дата обращения: 8 марта 2021.
  9. Championnats du monde : Delphine Claudel éliminée en qualifications du sprint.
  10. Ella Hall. Johaug Breaks Away for the Skiathlon Win; Diggins 15 (англ.). FasterSkier (27 February 2021). Дата обращения: 8 марта 2021.
  11. Mirko Hominal. Oberstdorf 2021 - 11e titre mondial pour la reine Therese Johaug (фр.).Ski Nordique(27 février 2021). Дата обращения: 8 марта 2021.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль на сайте Олимпийского комитета Франции (фр.)
  • Дельфин Клодель — статистика на сайте FIS  (англ.)