Демблин (ныгытма)
| Демблин | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1845 |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Демблин[d] |
| Мирас статусы | күчемсез истәлек[d] |
| Польшаның мәдәни мирас реестрында саны | A/895 |
![]() | |
Демблин ныгытмасы (пол. Twierdza Dęblin, рус. Демблинская (Ивангородская) крепость) ― Польшаның Люблин воеводалыгы Демблин шәһәрендәге XIX гасыр ныгытмасы. Ныгытманың бер өлеше музей буларак кулланыла, территориясе поляк хәрбиләренә карый.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында совет хәрби әсирләре тотылган «Шталаг 307» (алман. Stalag 307) концлагере урнашкан булган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1832 елда Варшавадагы патша наместнигы И. Ф. Паскевич[d] (1782―1856) инициативасы белән Висла елгасы ярында ныгытма төзелә башлый. Ныгытма төзү белән 1832―1847 елларда хәрби инженер-полковник Н. А. Рыдзевский[d] (1805―1878) җитәкчелек итә. Ныгытма планын Модлин һәм Варшава ныгытмаларын төзегән хәрби инженер И. И. Ден[d] (1786―1859) эшләгән. Демблин ныгытмасы баштарак биш почмаклы форт рәвешендәге зур ныгытмадан гыйбарәт булган. Соңыннан өч аерым люнет[d] төзелеп бетә. Ныгытмага керү Николай, Владимир, Георгий капкаларыннан өч күпер аша башкарылган.
1840 елда император Николай I әлеге ныгытмага Иван Паскевич хөрмәтенә Ивангород дип исем кушарга куша. Демблин шәһәре Ивангородка әйләнә[1].
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1915 елдан башлап, ул австриялеләр, аннары алманнар тарафыннан оккупацияләнә. Сугыш тәмамлану белән, Польша яңадан бәйсезлек ала, һәм ныгытма Поляк армиясенә күчә. Сугышара чорда ул Польшаның «Вилков» 15нче пехота полкы (пол. 15 Pułk Piechoty „Wilków”) гарнизоны була.
Беренче бөтендөнья сугышының иң зур бәрелешләреннән берсе ― Варшава-Ивангород операциясе ныгытманы кулга төшерү өчен бәрелешне дә эченә алган[2]. Әлеге операция вакытында ныгытма рус гаскәрләренең терәк пункты була. Алман гаскәре ныгытманы ала алмый, рус гаскәрләренең контрһөҗүменнән соң чигенергә мәҗбүр була.
Хәрби әсирләр өчен лагерь
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Польшаның алман оккупациясе (Икенче бөтендөнья сугышы) вакытында алман нацистлары ныгытмада хәрби әсирләр өчен лагерь тотканнар, ул төрле вакытта «Шталаг 307» һәм «Офлаг 77» дип аталган. Анда поляк, француз, голландияле, бельгияле, сенегаллы, совет (шул исәптән, татарлар) һәм итальян хәрби әсирләре тотылган. Хәрби әсирләр өчен лагерь 1941 елның җәеннән алып 1944 елда совет гаскәрләре тарафыннан ныгытма азат ителгәнгә кадәр булган[3].
Исән калган әсирләрнең берсе легионер Фәрит Солтанбәков Демблин ныгытмасында Гайнан Кормаш, аның аркылы Абдулла Баттал һәм Зиннәт Хәсәнов белән танышуларын, «ихлас күңелле чын дуслардан торган дүртлек союзын» төзүләре турында искә ала[4][5].
Сугыштан соңгы чорда ныгытмада Поляк хәрби инженерлары урнашкан.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ А.В.Шварц. "Ивангород в 1914—1915". Изд."Танаис"
- ↑ Генерал Павел Адамович Плеве - выдающийся русский полководец Великой войны. Ч. 3. 1914 г. Варшавско-Ивангородская и Лодзинская операции.
- ↑ Демблинский шталаг — 100 тысяч убитых Советских воинов.
- ↑ Ләбиб Лерон. Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Куян авылында – Гайнан Кормашның туган җирендә. «Безнең мирас», № 4, апрель, 2025. – Б.89-90
- ↑ Абдулхан Ахтамзян. Муса Джалиль и его соратники в Сопротивлении фашизму. 2006
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Twierdza Dęblin
- Twierdza Dęblin 2021 елның 17 июнь көнендә архивланган
