Денис Гуцко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Денис Гуцко latin yazuında])
Денис Гуцко
Туган декабрь 1969 (54 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Ростов дәүләт университеты[d]
Һөнәре язучы

Денис Гуцко  — Россия язучысы, Россия яшь язучылар форумында катнашучы «Букер — Открытая Россия» премиясе лауреаты (2005), Халыкара «Куликово Поле» ачык әдәбият премиясенең «Публицистика» (2014)[1] номинациясе лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денис Николаевич Гуцко 1969 нчы елда Тбилисидә туган. Шунда урта мәктәпне тәмамлаган. 1987 елда Дондагы Ростовка күчеп килә. Ростов дәүләт университетының геолог-география факультетын «Экология һәм гамәли геохимия» белгечлеге буенча тәмамлый. Совет Армиясе сафында хезмәт итә. Хәзерге вакытта Дондагы Ростовта яши.

2000 елда «Литературная газета»сының «ЛГ — Көньяк Россия» кушымтасында аның «Приуроченный лев» хикәясе басылып чыга. 2002 елда «Знамя» журналында «Апсны абукет»[2] хикәясе басыла. «Дружба народов» һәм «Идел» журналлары авторы.

Россия яшь язучылар форумында катнашучы (Мәскәү-Липки, 2001, 2002, 2003). Икенче Форум нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының стипендиаты. «Букер премиясе (Россия)» лауреаты (2005, «Без пути-следа» романы өчен). Шул ук елда «Без пути-следа» романы, «Там, при реках Вавилона» повесте белән берләштереп, «Русскоговорящий» дилогиясе итеп нәшер ителә.

Денис Гуцко китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Денис Гуцко. Русскоговорящий. — М.: Вагриус, 2005. — 352 с. — ISBN 5-98264-009-3, 5-9697-0249-8.
  • Денис Гуцко. Русскоговорящий. — М.: Вагриус, 2006. — 352 с. — ISBN 978-5-9697-0445-9, 5-9697-0249-8.
  • Денис Гуцко. Покемонов день. — М.: Время, 2007. — 320 с. — ISBN 978-5-9691-0250-7.
  • Денис Гуцко. Домик в Армагеддоне. Роман. — М.: АСТ, Астрель, 2009. — 224 с. — ISBN 978-5-17-057405-6, 978-5-271-22754-7.
  • Денис Гуцко. Русскоговорящий. — СПб: Златоуст, 2012. — 160 с. — ISBN 978-5-86547-627-6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. {{{башлык}}} // ИТАР-ТАСС. 23 сентября 2014 г.
  2. Калмыков В. . 50 самых ярких дебютов в прозе начала третьего тысячелетия 2013 елның 20 сентябрь көнендә архивланган. // Литературная Россия. 25 марта 2005.

Ҡалып:Русский Букер