Эчтәлеккә күчү

Денис Калинкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Денис Калинкин latin yazuında])
Денис Калинкин
Татарстан байрагы / Казан шәһәре
башлыгының беренче урынбасары
Вазыйфага керешкән
2020 елның сентябре
Татарстан байрагы / Казан шәһәре
Башкарма комитеты җитәкчесе
Вазыйфада
2014 ел – 2020 ел
Туган 16 ноябрь 1974(1974-11-16) (50 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама
Белем В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты[1]

Денис Калинкин, Денис Геннадьевич Калинкин (1974 елның 16 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама) ― хуҗалык эшлеклесе, сити-менеджер, 2020 елдан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары. «Казэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе. 1нче класслы хакыйкый муниципаль киңәшче. IV чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты [2].

1974 елның 16 ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә туган. 1991 елдан 1993 елга кадәр РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән. 1998 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (2009 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты) тәмамлаган[3]. Дәүләт университеты ― Югары икътисад мәктәбендә (Мәскәү) «сәясәттә һәм икътисадта коммуникацион менеджмент» программасы буенча укыган. «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетын (Мәскәү) «эшлекле администрацияләү мастеры ― Master of Business Administration (MBA)» өстәмә квалификациясе белән тәмамлаган.

1998 елда ― «КамАЗ Сәүдә-финанс компаниясе» акционерлык җәмгыятенең сату буенча менеджеры, Татарстан Республикасында сату бүлеге башлыгы.

1999―2000 елларда ― Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең Техник инвентаризация бюросы (рус. БТИ) башлыгы урынбасары.

2000―2003 елларда ― Түбән Кама районы һәм шәһәре администрациясе башлыгы аппаратында оештыру бүлеге мөдире урынбасары, торак мәйданын исәпкә алу һәм бүлү бүлеге мөдире.

2003―2005 елларда ― Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары.

2005―2006 елларда ― Казан шәһәре администрациясе башлыгы аппараты җитәкчесе.

2006―2014 елларда ― Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.

2014―2020 елларда ― Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе (сити-менеджер)[4]

2020 елдан ― Казан шәһәре башлыгының беренче урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике ул һәм ике кыз атасы[6].

Денис Калинкин иҗтимагый оешмаларга (ш.и. БТИҮ, ЛГБТ, Навальный яклылар һ.б.) Казан үзәгендә митинг, йөреш, пикет үткәрүне килештерүдән баш тартуы белән мәгълүм[7][8][9].