Денис Проценко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Денис Проценко latin yazuında])
Денис Проценко
Туган 18 сентябрь 1975(1975-09-18) (48 яшь)
Ашкабад, Төрекмәнстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре рияниматулыг, университет профессоры
Эш бирүче Городская клиническая больница имени М. Е. Жадкевича[d], Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[d], Городская клиническая больница № 1 (Москва)[d] һәм Московский многопрофильный клинический центр "Коммунарка"[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: доцент[d] һәм доцент[d]

 Денис Проценко Викиҗыентыкта

Денис Николаевич Проценко (1975 елның 18 сентябре, Ашкабад, Төрекмәнстан ССР) — Россия анестезиолог-реаниматолог табибы, медицина фәннәре кандидаты (2003). «40 нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе»нең (Коммунаркадагы хастаханә) баш табибы. Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2020)[1].

2021 елгы парламент сайлауларында «Бердәм Россия» исемлегенең федераль өлеше лидерларының берсе.

«Коммерсантъ» газетасы бәяләвенчә, Проценко «Россиядә коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш символы» булып тора[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денис Николаевич Проценко 1975 елның 18 сентябрендә Ашкабадта (Төрекмәнстан ССР) табиблар гаиләсендә туа. Төркмән дәүләт медицина институтында укыган[3].

1999 елда «дәвалау эше» белгечлеге буенча И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясен тәмамлаган. 2000 елда шунда ук «анестезиология һәм реаниматология» белгечлеге буенча интернатураны тәмамлый[4]. Шул ук елда 71 нче номерлы ШКХдә, башта анестезиолог-реаниматолог табиб, ә 2008 елдан — анестезиология һәм реаниматология буенча медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары булып эшли башлый.

2003 елда Проценко Россия дәүләт медицина университетында «Авыр җәрәхәтнең кискен чорында авыруларда нозокомиаль пневмония» дигән темага диссертация яклый һәм медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

2003 елдан 2007 елга кадәр Н. И. Пирогов исемендәге РНИМУда анестезиология һәм реаниматология кафедрасының ассистенты була, 2007 елдан доцент, ә 2019 елдан кафедра белән җитәкчелек итә.

2014 елдан 2016 елга кадәр Проценко Н. И. Пирогов исемендәге 1 нче номерлы ШКХнең анестезиология һәм реанимация буенча баш табиб урынбасары булып эшләгән[5]. 2016 елдан 2019 елга кадәр С. С. Юдин исемендәге ШКХны җитәкли. 2019 елдан — «40 нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе»нең баш табибы[6].

Проценко хирургия йогышлары буенча Россия белгечләр ассоциациясенең вице-президенты, Россия анестезиологлар һәм реаниматологлар федерациясе комиссиясенең авыр хастаханәдән тыш авыр пневмонияне интенсив терапия буенча клиник тәкъдимнәр әзерләү буенча инициатив төркем президиумы әгъзасы һәм җаваплы редакторы, шулай ук Аурупа интенсив терапия җәмгыяте әгъзасы (ESICM) булып тора.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән, 2020 елның 24 марты

Иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елда Мәскәү мэрын сайлауда — Сергей Собянинның ышанычлы вәкиле.

2021 елгы Дума сайлауларында «Бердәм Россия» исемлегенең федераль өлеше лидерлары бишлегенә кергән[7]. Сайлаулардан соң 29 сентябрьдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тарткан[8].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2020 елның 21 июне) — аерым хезмәт казанышлары, фидакарь һәм коронавирус йогышы (COVID-19) белән көрәштә күрсәткән югары профессиональлек өчен;
  • Медицина өлкәсендә Мәскәү шәһәре премиясе (2007 елның 9 августы) — авыр сепсисны һәм септик шокны комплекслы интенсив терапияне эшләү һәм гамәли сәламәтлек саклавына кертү өчен[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Указ Президента Российской Федерации от 21 июня 2020 года № 407 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  2. Валерия Мишина, Александр Черных, Елизавета Ламова (2020-04-01). Что известно о заболевании главного специалиста по борьбе с коронавирусом в России. 2020-04-05 тикшерелгән.
  3. В России введены новые меры по борьбе с коронавирусом (2020-03-31).
  4. Проценко Денис Николаевич (2021-06-02). әлеге чыганактан 2021-11-14 архивланды. 2021-11-30 тикшерелгән.
  5. Проценко Денис Николаевич. әлеге чыганактан 2021-01-18 архивланды. 2021-11-30 тикшерелгән.
  6. История больницы. әлеге чыганактан 2021-01-23 архивланды. 2021-11-30 тикшерелгән.
  7. Галимова Н. Кого Путин выбрал в лидеры «Единой России» на выборах и почему. Главное // RBC.ru, 20.06.2021
  8. Дарья Зарембо (2021-09-29). Лавров, Шойгу, Шмелева и Проценко отказались от думских мандатов «Единой России».
  9. Указ мэра Москвы от 9 августа 2007 года № 81-УМ «О присуждении премий города Москвы 2007 года в области медицины»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]