Рәүф Денкташ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәүф Денкташ latin yazuında])
(Денкташ Рәүф битеннән юнәлтелде)
Рәүф Денкташ
Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятенең 1нче президенты
Вазыйфада
1983 ел – 2005 ел
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Дәвамчысы Мәхмәт Гали Тәлгать
Туган 27 гыйнвар 1924(1924-01-27)
Кипр, Пафос
Үлгән 13 гыйнвар 2012(2012-01-13) (87 яшь)
Кипр, Никосия
Белем Линкольнс-Инн[d] һәм The English School[d]

Рәүф Денкташ, Рәүф Раиф Денкташ (төр. Rauf Raif Denktaş, 1924 елның 27 гыйнвары, Пафос, Кипр2012 елның 13 гыйнвары, Никосия) — Кипрның сәяси һәм дәүләт эшлеклесе. Өлешчә танылган ТКТҖ байрагы Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятен нигезләүче һәм дәүләтнең беренче президенты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елның 27 гыйнварында Кипрның көньяк-көнбатышындагы Пафос (төр. Baf) шәһәрендә казый гаиләсендә туган. 1930-1942 елларда Истанбулда лицейда укый. Англия хәрби штабында, Фамагуста судында сәркатип булып, бер ел Истанбул лицеенда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1944-1947 елларда Бөекбританиядә, Линкольнс-Инн шәрәфле җәмгыятенең юридик көллиятендә хокукчы белеме алган.

1947 елдан Никосия шәһәрендә адвокат.

1956-1958 елларда Кипрдагы британ колониаль администрациясендә юстиция министры урынбасары в.б.

1957 елда, һөнәри хәрби Рыза Вурушкан белән берлектә, Кипрны Грециягә кушу фикерен алга сөрүче грек-киприотларның яшерен оешмасына каршы торучы «Төрек каршылык оешмасы»н төзи.

1960 елда, Кипр Британиядән бәйсезлек алгач, Кипр төрекләренең иҗтимагый пулаты рәисе.

1963-1968 елларда Төркиядә мөһаҗирлектә.

1973 елның февраленнән Кипр вице-президенты.

1974 елдан, илне Грециягә кушу яклыларның хәрби түнтәрелешеннән соң һәм Кипрның төньягына Төркия гаскәре кергәннән соң, Кипрның төньягында вакытлы төрек администрациясе башлыгы.

1975 елда төрек-киприотларның Милли бердәмлек фиркасен нигезли.

1975 елның 13 февралендә үзен-үзе игълан иткән Кипрның төрек федератив дәүләтенең президенты итеп сайлана, 1981 елда икенче срокка да сайлана.

1983 елның 15 ноябрендә Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте (Kuzey Kıbrıs Türk Cumhuriyeti) президенты итеп сайлана (1985, 1990, 1995, 2000 елларда яңадан президент итеп сайлана).

Рәүф Денкташ Кипрны берләштерү шартлары турында Макариос III һ.б. Кипр президентлары белән, шулай ук халыкара арадашчылар белән катлаулы сөйләшүләр алып бара. БМО тәкъдим иткән, ике автономияле өлкәдән торган бердәм Кипр дәүләтен кору турында Кофи Аннан планын да кире кага.

2004 елның 1 маенда Кипр республикасы Европа берлегенә кабул ителгәч, Милли бердәмлек фиркасенең һәм аның рәисе Денкташның төрек сайлаучылары арасында популярлыгы кими.

2005 елның 17 апрелендә узган Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте президентын сайлауларда М.А. Талатка җиңелгәч, сәяси эшчәнлеген туктата.

2011 елда инсульт һәм йөрәгенә операция кичерә. 2012 елда Никосиядә университет хастатаханәсендә вафат була[1].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.:НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-338-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]