Деогарһ, Уттар-Прадеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Деогарһ, Уттар-Прадеш latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Деогарһ
Шантинатх Гыйбадәтханәсе баганаларында Җәйничелек монахлары сурәтләнгән
Шантинатх Гыйбадәтханәсе баганаларында Җәйничелек монахлары сурәтләнгән
Шантинатх Гыйбадәтханәсе баганаларында Җәйничелек монахлары сурәтләнгән
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан, Уттар-Прадеш

Деогарһ ул Һиндстанның Уттар-Прадеш штатының Лалитпур районында авыл. Ул Бетва Елгасының уң ярында һәм Лалитпур калкулыкларыннан көнбатышта урнашкан. Ул Гупта Империясе һәйкәлләре һәм кальганың эчендә һәм тышында Һинд дине һәм Җәйничелек чыгышлы борынгы һәйкәлләр өчен мәгълүм.[1][2][3]
Гупта гыйбадәтханәсе Һинд дине Ходае Вишнуга багышланган, популяр рәвештә ул Дашаватара Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм һәм безнең эраның 6-ынчы гасыры белән даталана,[4] ул Төньяк Һиндстанда иң иртә мәгълүм булган Панчьятна гыйбадәтханәсе. Калкулыкта кальганың көнчыгыш өлешендә Җәйничелек гыйбадәтханәләре хөкем сөрә, боларның иң борынгысы 8-енче яки 9-ынчы гасырга карый. Җәйничелек гыйбадәтханәләреннән тыш, "иконографик һәм стилистик төрлелегенең" Җәйничелек сурәтләре стена фрескалары кальганың махус хасиятләре булып тора. Кальгадан Бетва елга ярына керүне тәэмин иткән өч гһат (гһат ягъни "елгага алып баручы таш баскычлар узуы") - Нагар Гһат, Раджгһат һәм Сиддһ ки Гһуфа (изгеләр мәгарәсе) белән гһат археология әһәмиятенә ия.
Деогарһ һәйкәлләре Һиндстан Археология Өйрәнүенең Археология Департаменты тарафыннан саклана һәм аның белән Аграда урнашкан Төньяк Үзәк Офис идарә итә. ASI Деогарһ урынында археология музеен тәэмин итә, ул хәзинәле археологик сыннары өчен мәшһүр.[5]

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Деогарһ" сүзе Санкрит сүзе Део һәм гарһтан алынган, "Илаһ" һәм "кальга" сүзләреннән алынган, бергә аларның мәгънәсе compounded to mean "Илаһлар кальгасы".Бу төшенчә, "Илаһ Йорты", шулай Һиндстан буйлап кальга стеналарында гыйбадәтханәләр янында авыллар урыны өчен киң кулланыла.[6]

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 1049,15 кв. км (405 кв. миля) булган Деогарһ авылы Бетва Елгасының уң ярында урнашкан. Авылда шулай ук ике таштан киселгән үзән бар, алар Наһар Гһати (гһатиның мәгънәсе "үзән") һәм елга буенда аның көньяк ярында Радж Гһати. Авыл Лалитпур калкулык сыртының көнбатыш очында, Лалитпур районында Лалитпурдан 33 км (21 миляда) урнашкан, Җһансида дивизион административ үзәктән көньякта 125 км (78 миляда), Гвалиордан 235 км да урнашкан. Иң якын тимер юл станциясе Җһаклоннан 12 км (7,5 миляда) урнашкан.[7] Авыл 211 метр (692 фут) биеклегендә урнашкан.[8]
Деогарһ кальгасы бераз авышлыгы булган үзәндә урнашкан. Үзән калкулыкларның көнбатыш очында Виндхья Сыртының Бетва Елгасы тарафыннан формалашкан. Элегрәк Ветравати буларак мәгълүм (Санскрит телендә моның мәгънәсе "камышлар булган"), Бетва Елгасы Ямуна Елгасының кушылдыргы һәм көньяк калкулыкның янәшә итәге көньяк якта. Кальга янында борылган урында агучы елганың төбе ташлы. Ул комташ формацияләре ташлы текә ярлар белән тирән чокырлар каскады булып ага. Кальга тирән упкында, елга өстеннән аның уң ярында урнашкан.[9]

Демографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 ел халык санын алу буенча, Деогарһ авылында 152 йортта 783 кеше яшәгән.[1] Төбәктә Һинди һәм Бундели телләрендә сөйләшәләр.[8] Ир кеше һәм хатын-кыз халыкның таралышы тәңгәл килгән ревештә 406 һәм 377 булган. Авылда 331 Теркәлгән Кабилә халкы булган (165 ир кеше һәм 166 хатын-кыз) һәм бер Теркәлгән Каста ир кешесе. Укый-яза белә дип 377 шәхес күрсәткән (211 ир кеше һәм 110 хатын-кыз).[1]:105

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Деккан Платосына борынгы юлда Төньяк Һиндстанда Деогарһның стратегик урнашуы аны тарихи яктан әһәмиятле урын иткән. Ул Бунделкһанд төбәгенең өлеше булган аның Деккан белән сәүдә һәм мәдәни бәйләнеше булган. Аның борынгылык, археология һәм эпиграфия әһәмияте Гупта чорына, 9-ынчы гасыр вакытында ГурджараПратиһараларга (Шантинатһ гыйбадәтханәсендә 862 ел белән даталанган язма шуны күрсәтә), 11-енче гасыр Чандела хөкемдарларына, Гондларга, Дәһлинең Мөслман хөкемдарларына, Британия Раджның Маратхаларына карый.[7][10][11] Җәйничелек чорында 8-енчедән 9-ынчы гасырга кадәр Нагара стиле архитектурасы гыйбадәтханәләр 17-енче гасырга кадәр төзелгән булган. Сиддһа-ки гуфа (мәгарәсендә) Радж Гһати үзәнендә 1285 елдан 1751 елга кадәр даталанган язмалар табылган булган.[7]
Деогарһ тирәсенең иң иртә дини әһәмияте Гупта чорына (320-550) карый (Наһар Гһати язмасының нигезендә), ул Һиндстан Тарихының "алтын чоры" буларак мәгълүм. Моннан соң 8-енче һәм 17-енче гасырлар арасында Җәйничелек чоры булган, биредә күпсанлы гыйбадәтханәләр булган.[6][11]

1918 елда реставрациягә кадәр Җәйничелек гыйбадәтханә комплексында Шантинатһ Гыйбадәтханәсе.


Хәзерге авылның тарихы тирән өйрәнелмәгән булган, гәрчә кальгада һәм үзәндә урнашкан күп язмалар төрле стилистик һәм палеография деноминацияләренә карый. Гәрчә территория белән идарә иткән династияләр мәгълүм булмаса да, кем төзегәне мәгълүм булмаса да, Җәйничелек гыйбадәтханәләре Җәйничелек җәмәгате тарафыннан төзелгән булганы мәгълүм.
Күбрәк археологик казулар биредә бик күп Һинд дине һәм Җәйничелек гыйбадәтханәләре калдыклары табылуны исәпкә алып территория белән идарә иткән династияләр белән бәйләнешләрне күрсәтә алачак дигән фараз бар.
[6] Деогарһның иртә тарихы борынгы Гупта чорына караган архитектура эволюциясенә карый, ул Төньяк Һиндстанда 4-енче һәм 6-ынчы гасырлар арасында чәчәк аткан. Бу период вакытында, сәнгатьләр, фән һәм әдәбият эстетик эволюция кичергән. Ул Брахманик, Буддачылык һәм Җәйничелек эшчәнлеге чәчәк аткан вакытта булган.[10][11]

Бу вакытта сынчылык сәнгатьләре үсеш пигы кичергән һәм "Һиндстан сынның классик фазасына кергән".[12] Гәрчә Гупталар Һинд дине хөкемдарлары булса да, аларның хөкеме вакытында Буддачылык һәм Җәйничелек мәдәниятләре шулай ук үсеш кичергән. Бу чорда Буддачылык сыннары күбрәк пуритан булган һәм сурәтләрдә ялангач булу тулаем бетерелгән булган. Шулай да, үтә күренмәле киемнәр әхлак дәрәҗәләре тарафыннан кушылган булган һәм чикләнгән булган. Бизәлешләрдә потлар белән Һинд дине гыйбадәтханәләре пәйда булган, алар форманың камиллеген алганнар. Моны Деогарһ гыйбадәтханәсендә Шешашайи Вишну зур панеленнән күреп була (Шеша еланында ятучы Һинд дине Ходае Вишну).[12]

Һәйкәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Деогарһ һәйкәлләре урнашуы буенча үзән һәм кальга гыйбадәтханәләре дип төркемләшетерелә ала, алар гомумән кирпеч кызыл төстәге ком ташлардан төзелә торган булалар. Үзән гыйбадәтханәләре күбесенчә Деогарһ авылы янында Гупта чорыннан Һинду гыйбадәтханәләре.[6]

Җәйничелек гыйбадәтханәсе комплексы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шантинатх Гыйбадәтханәсендә панельдә сурәтләнгән Җәйничелектән Паршва һәм башка тиртһанкаралар.
Паршва һәм Супаршва.

Кальга калкулыгының көнчыгыш өлешендә кальга гыйбадәтханәләренең шул өлеше күбесенчә Җәйничелек гыйбадәтханәләре; Биредә Җәйничелек сурәтләре күбесенчә "иконографик һәм стилистик төрлелектә".[6] Җәйничелек комплексы 8-енче гасырдан 17-енче гасырга кадәр төзелгән һәм дөньяда иң зур тупланма булган 2000 сын белән 31 Җәйничелектән гыйбарәт.[13] Җәйничелек гыйбадәтханәләрендә Җәйничелек риваятьләреннән күп панельләр, тиртһанкара сурәтләре һәм язулы такталар бар. Баганаларда меңнәрчә Җәйничелек сыннары кисеп ясалган булган.[14]
Барлык гыйбадәтханәләр ике билгеле чорга төркемләштерелә: иртә урта гасыр чоры һәм урта гасыр чоры. Ислам чорындагы сурәтләр белән көрәшү вакытында гыйбадәтханәләр таланган булган; шуннан соң үсемлекләр үскән һәм караучы булмаган. Җәйничелек җәмәгате гыйбадәтханәләр белән 1939 елдан бирле идарә итә һәм берникадәр төзекләндерү эшен алып бара.[15]
Җәйничелек потларының үзәнчелекле булулары һәм нәзек эшләнеше Бихарның янәш өлкәләре һәм Мадхья-Прадешның якындагы Гвалиорына охшаш.[16] Җәйничелек потлары капкадан юлның ике янында таралып ята, һәм кальганың стеналарында. Биредә күренгән мәшһүр багана Манастамбһа дип атала. Һәрберсенең тулаем сурәте 24 тиртһанкара, алар биредә күренгән кош, чәчәк яки хайванны сурәтлиләр. Якша һәм Якшининың сурәтләре шулай ук шундый сурәтләрнең өлеше булып тора. Комплекс тирәли меңнәрчә сыннар стеналарда сурәтләнгән. Кальга мәйданы тирәли ятучы күпсанлы потлар бу сынчыларның остаханәсе дигән фактны расларга мөмкин итә.[10]
Кайбер Җәйничелек гыйбадәтханәләрендә регуляр рәвештә табыну була. Кальгада иң әһәмиятле Җәйничелек гыйбадәтханәсе булып Шантинатһ гыйбадәтханәсе тора, ул безнең эраның 862 елына кадәр төзелгән булган. Бу гыйбадәтханәнең комитеты һәйкәлләрнең яклавын бөтен урынның тирәсен камилләштерү белән башкара. Шулай да тәкъдим ителгәнчә, төзекләндерү эшләре күбрәк фәнни шартларында ЮНЕСКОның Дөнья Мирасы Урыннары күрсәтмәләре буенча алып барылырга тиеш.[17]

Дашаватара гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Безнең эраның 400-500 елында төзелгән "Дашаватара Гыйбадәтханәсе" яки "Гупта Гыйбадәтханәсе" хәзерге эрага кадәр булган иң борынгы Һинд дине гыйбадәтханәсе булып тора. Вишну Ходаена багышланган гыйбадәтханә беренче мәртәбә капитан Чарлз Страһан тарафыннан ачылган булган. Аңа исемен археолог Каннингһэм биргән. Археологлар бу Төньяк Һиндстанда иң борынгы мәгълүм булган Панчаятана гыйбадәтханәсе дигән нәтиҗә биргәннәр.[18][19] Ул Каннингһэм тарафыннан шуннан соң Дашаватара Мандир яки Дашаватара Гыйбадәтханәсе дип аталган булган (чөнки гыйбадәтханәдә Вишнуның ун инкарнациясе сурәтләнгән), һәм шулай ук Сагар Марһ (мәгънәсе: кое янында гыйбадәтханә). Ул шихара яки манара белән беренче Төньяк Һиндстан гыйбадәтханәсе булган, гәрчә шихара киметелгән һәм аның өлеше югалган булса да. Гыйбадәтханәнең югары плинтусы бар һәм ул нигез өй алды белән ясалган. Дашаватара гыйбадәтханәсенең тузган халәтенә карамастан "һичшиксез булу"ы бар. Тераса нигезендә потлы панельләр бар, sanctum sanctorum яннарында елга Алиһәләре Ганга һәм Ямунаның кисеп ясалган сыннары. Шуңа өстәп ян стеналарда Гаджендра Мокша, Нара Нараяна Тапасья (аскезасы) һәм Шешашайи Вишну (еланда ял итүче) сурәтләнгән Вайшнав мифологиясе сурәтләнгән булган. Гыйбадәтханә тирәли тышлыксыз таштан ясалган саклаучы стена гыйбадәтханә табылганнан соң төзелгән булган. Шулай даHowever, the idol of the гыйбадәтханәнең sanctum sanctorum-ының поты юк, ул тагын кайдадыр янә урнаштырылган булган дип ышаныла.[8][10][20] Борынгы Вишнудһармоттара Пурана трактаты "Сарватобһадра гыйбадәтханәсе"н кертеп берничә гыйбадәтханәне тасвирлый, алар археологлар һәм Һиндстан белегчләре тарафыннан Дашаватара Гыйбадәтханәсе белән тәңгәл китерелгән булган.[21]

Кальга[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калкулыкта кальга Деогарһ авылыннан берничә йөз ярд ераклыкта урнашкан. Башта төзелгәндә кальга 'Карнали' буларак мәгълүм булган. Дәвам иттереп, ул Чандела патшасы Кирттиварман тарафыннан 1057 елда (самват 1154) "Киртигирдурга" дип аталган булган. Шулай да кайберәүләр ышануы буенча кальга 9-ынчы гасырда Каннауҗның Пратиһара хөкемдарлары тарафыннан төзелгән булган, кулларны төзүчеләрдән Ченделаларга һәм Бунделаларга үзгәртәкн, һәм соңыннан Гвалиорның Сциндиалары идарәсе астында булган.[22][23]
Текә калкулык Бетва елгасына авышкан ераганаклардан тыш күп өлеше өчен кальганың тышкы стенасы бар. Ул шулай ук күп эчке стеналарга бүленгән. Циркуляр корылма, көнбатыш капка һәм көнчыгыш капка (Җәйничелек гыйбадәтханәләренең көньяк-көнчыгышы) әһәмияткә ия һәйкәлләр булып тора. Шуңа өстәп, калгага керүнең ике капкасы: "Хатхи Дарваджа", ягъни "Фил капкасы" һәм "Дәлһи Дарваджа", ягъни "Дәлһи капкасы".
Бэтва елгасы ярына килүне тәэмин итүче өч гһат бар, алар археологик әһәмияткә ия. Болар Наһар Гһат, Раджгһат һәм Сидди ки Гһуфа белән Гһат (Изгеләр мәгарәсе).[24]
Кальганың көнчыгыш очында Наһар Гһатның ("наһар" көймә дигәнне аңлата) кальганың платосыннан Бэтва елагсына төшүче текә баскычлары бар. Гһат кыяның стенасына һәм елгага параллель булып тора. "Сиддһи ки Гһуфа" (Изге Мәгарәсе) археологик табыш, кыя стенаснда сулда Неһар Гһаттан төшү буенча урнашкан. Раджгһат буенча төшкәндә кыя стенасы уңда. Уң якта мәгарәдә Маһишасурамардини Алиһәсенең сурәте.[24]
Өч гһат өстеннән кыялар Гупта потлары һәм төрле чорлардан язмалар белән бизәлгән. Наһар Гһатның якынча унике данә нишасы бар, аларда төрле Илаһларның лингалары бар. Археологик перспективалардан бу гһат баскычларның өч узуларның иң бае дип таныла. Раджгһат (Патша баскычлары)нда шулай ук лингалар һәм потлар белән унике данә ниша белән лингалар һәм потлар бар, әмма потлар кечкенә һәм тәмамланмаган халәттә.[24]

Неһар Гһат һәм Раджгһат секцияләрендә Матрика потлары (утырган) шулай ук әһәмиятле археологик табышлар булып тора, чөнки алар 6-ынчы гасыр сынчылык гамәлләре булып тора. Бу ике матрика панельләрендә дә Винадһара Шива сурәтләре (Шива "вина тотучы буларак") һәм аның улы Ганеша, гәрчә ваклыларда аермалар белән. Хатын-кыз потларында зур күкрәкләр, кечкенә билләр һәм киң ботлар сурәтләнгән.[25]

7-енче гасырга карый торган Вараха гыйбадәтханәсе кальганың көньяк-көнчыгыш почмагында урнашкан. Ул биек җагати яки платформада урнашкан. Әмма ул ишек рамнары һәм керү өй алды баганасы архитектура фрагментларыннан тыш хәрабәләрдә. Төп пот биредә капланган потка күчерелгән булган.[7]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок census не указан текст
  2. Titze, Kurt; Klaus Bruhn (1998). Jainism: a Pictorial guide to the religion of non-violence. Motilal Banarsidass Publ.. pp. 102–106. ISBN 81-208-1534-3. https://books.google.com/books?id=loQkEIf8z5wC&pg=PA105&dq=Deogarh+Uttar+Pradesh&lr=#v=onepage&q=Deogarh%20Uttar%20Pradesh&f=false. Retrieved 2010-01-03. 
  3. Universiteit van Amsterdam and Institute of South Asian Archaeology (1958). Studies in south Asian culture, Part 3. Brill Archive. pp. 1–29. https://books.google.com/books?id=2K83AAAAIAAJ&pg=PR15&lpg=PR15&dq=ASI+-Archaeological+Museum+at+Deogarh&source=bl&ots=PqH9ljJPmF&sig=zNROcxhv65SR9TqAqBuOneru-kQ&hl=en&ei=EgBDS9mqMNKHkAWl4_mXBg&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=7&ved=0CB0Q6AEwBjgU#v=onepage&q=ASI%20-Archeological%20Museum%20at%20Deogarh&f=false. 
  4. Alexander Lubotsky (1996), The Iconography of the Viṣṇu Temple at Deogarh and the Viṣṇudharmottarapurāṇa, Ars Orientalis, Vol. 26, The Smithsonian Institution and Department of the History of Art, pp. 65-80
  5. Studies in south Asian culture, p. 7
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Titze p.103
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Deogarh (pdf). Archaeological Survey of India Lucknow Circle. 24 August 2016 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 8,2 Deogarh. Uttra Pradesh Tourism, Government of Uttar Pradesh. әлеге чыганактан 3 January 2010 архивланды. 2010-03-21 тикшерелгән.
  9. Titze pp. 102–103
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 Fortress of the gods. The Hindu (2003-08-24). әлеге чыганактан 2011-06-06 архивланды. 2010-01-05 тикшерелгән.
  11. 11,0 11,1 11,2 Studies in south Asian culture, pp.31, 62-69
  12. 12,0 12,1 Gupta sculpture. Government of India. әлеге чыганактан 10 January 2010 архивланды. 2010-01-04 тикшерелгән.
  13. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-03-13, retrieved 2019-12-30 
  14. Deogarh. әлеге чыганактан 2010-04-09 архивланды. 2010-01-08 тикшерелгән.
  15. Titze pp.103-105
  16. Titze p.105
  17. Titze p.105-106
  18. Incredible Uttar Pradesh :: All Places Of Uttar Pradesh Tourism. Deograh. әлеге чыганактан 2010-03-23 архивланды. 2010-01-07 тикшерелгән.
  19. Lubotsky, Alexander. Isomorphic Reconstruction Map of Sarvodhbhadra temple or the Vishnu temple of Deogarh. pp. 9–10. https://openaccess.leidenuniv.nl/bitstream/1887/2668/1/299_022.pdf. 
  20. Studies in south Asian culture, p.29
  21. Lubotsky pp. 2–3
  22. Deogarh in UP is an abode of gods. The Economic Times (2008-08-28). 2010-01-08 тикшерелгән.
  23. Studies in south Asian culture, p.28
  24. 24,0 24,1 24,2 Studies in south Asian culture, pp.28-29
  25. Schastok, Sara.L. (1985). The Śāmalājī sculptures and 6th century art in Western India. Brill. pp. 70–71. ISBN 90-04-06941-0. https://books.google.com/books?id=jh1fF8HvJmMC&pg=PA70&dq=Deogarh&cd=2#v=onepage&q=Deogarh&f=false. Retrieved 2010-01-07. 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[edit]

  • Lubotsky, Alexander. Isomorphic Reconstruction Map of Sarvodhbhadra temple or the Vishnu temple of Deogarh (pdf).
  • Schastok, Sara.L. (1985). The Śāmalājī sculptures and 6th century art in Western India. The Sixth Century. Brill. pp. 70–71. ISBN 90-04-06941-0. Retrieved 7 January 2010.
  • Solis, Benjamín Preciado- (1984). The Krishna cycle in the puranaas: themes and motifs in a heroic saga. Gupta sculpture. Motilal Banarsidass. p. 106. ISBN 0-89581-226-6. Retrieved 6 January 2010.
  • Universiteit van Amsterdam and Institute of South Asian Archaeology (1958). Studies in south Asian culture, Part 3. Deogarh. Brill Archive. pp. 1–29.
  • Titze, Kurt; Klaus Bruhn (1998). Jainism: a Pictorial guide to the religion of non-violence. Deogarh. Motilal Banarsidass Publ. pp. 102–106. ISBN 81-208-1534-3.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]