Джапа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джапа latin yazuında])
Джапа-мала, изге Туласи агачыннан эшләнгән һәм 108 бөртектән ясалган.

Джа́па (санскр. जप, санскр. (IAST) japa) — Һинд динендә Ходай Исемнәрен һәм Мантраларны кабатлау (рецитация) рухи практикасы. [1]. Джапа кычкырып, шыпырт яки акылда гына укылырга мөмкин, медитатив позициядә яки атлап барганда, һәм шулай ук кешеләр төркеме белән формаль йола өлеше буларак. Догаларны кабатлауның охшаш йоласы төрле формаларда дөньяның барлык диннәрендә дә бар, әмма Һиндстан диннәрендә бу практикага аеруча зур игътибар бирелә.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит сүзе «जप»(санскр. (IAST) japa) джап- тамырыннан килә, бу «шыпырт әйтергә, эчтән укырга, мыгырданып укырга».[2]

Джапа-мала[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек джапа төрләрендә кабатлау өчен "джапа-мала" исемле тәсбих кулланыла. Вайшнавизм тарафдарлары джапаны туласи яки ним агачыннан ясалган тәсбихта укыйлар; шул ук вакытта Шиваизм тарафдарлары рудракша агачы җимешләре төшләреннән ясалган тәсбихны кулланалар. Джапа тәсбихында бөртекләр саны гадәттә 108 булып тора һәм ике традициядә дә сакраль мәгънәгә ия. Гадәттә джапа-маланы муенга асалар, гәрчә кайберәүләр (мәсәлән, Кришнаитлар) аны махсус капчыкларда йөртергә сайлыйлар, бу аны чисталыкта тотар өчен.

Джапа практикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джапаныж өч төп формасы бар, монда мантра яки дога өч төрле ысул белән кабатлана: кычкырып уку (вачика), пышылдап уку (упамшу) һәм акылда кабатлау (манасика).[3][4]

Вайшнавизмда, джапаны утырып, торып яки йөреп укырга мөмкин, иң мөһиме мантра тавышларында концентрацияләнгә кирәк. Йоглар бер генә позициядә укыйлар. Гаудия-вайшнавизмда джапаны "Брахма-мухурта"да кабатларга киңәш ителә - бу иртәнге сәгатьләр, алар бу практика өчен иң яхшы тәүлек вакыты буларак карала.

Джапаның максатлары кулланган мантрага һәм аны гамәл итүченең дини фәлсәфәсенә карап нык аерыла. Буддист традицияләрендә дә, Индуист традицияләрендә дә, мантралар өйрәнчекләренә аларның гуру тарафыннан махсус форма рухи кабул итүдән соң бирелә. Ахыргы максат булып "Даршан" (яныңа ниндидер булса рухи җан иясе килү), "Сиддхи" (өстен-мөмкинчелеккә ия булу), нирвана (туулар-үлүләр әйләнүеннән азат булу), бхакти (Ходайлар белән мәхәббәт һәм хезмәт итү мөнәсәбәтләрен төзү), яки гади рәвештә генә Ходай белән шәхси рухи әңгәмә.

Башка традицияләрдә аналоглар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моңа охшаш традицияләр, Христианлыкта да, Исламда да бар. Джапа-медитация шулай ук Тибет Буддизмының әһәмиятле рухи практикасы булып тора.Сикхизмда ул шулай ук бар.

Популяр мантралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джапа практикасында еш кулланыла торган кайбер мантралар:

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: словарь, М., Республика, 1996, 576, под общ. ред. Альбедиль М.Ф. и Дубянского А.М., isbn =5-250-02557-9, Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: словарь

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: словарь, 1996
  2. V. S. Apte. A Practical Sanskrit Dictionary. p. 447.
  3. Абхинавагупта. Паратришикха-виварана.
  4. Глава 1 // Шандилья-упанишада. — шлока 2.