Джеймс Бонд турында китаплар сериясе
| Джеймс Бонд турында китаплар сериясе | |
|---|---|
| ингл. James Bond | |
| ... хөрмәтенә аталган | Джеймс Бонд[d] |
| Булдыручы | Ян Флеминг[d] |
| Автор | Ян Флеминг[d] |
| Әсәр яки аның атамасы теле | инглиз теле |
| Башлану вакыты | 1953 |
| Уйдырма дөнья | вселенная Джеймса Бонда[d] |
| Персонажлар | Джеймс Бонд[d], M[d] һәм мисс Манипенни[d] |
| Рәсми веб-сайт | 007.com(ингл.) |
| Медиафраншиза | Джеймс Бонд[d] |
| Библиография | библиография о Джеймсе Бонде[d] |
| Фэндом | James Bond fandom[d] |
| Шигарь | The name is Bond, James Bond |
«Агент 007» — инглиз язучысы Ян Флеминг башлап җибәргән популяр китаплар сериясе. Әлег серия кырыктан артык роман һәм хикәяләр җыентыгыннан тора. Романнарның һәрберсендә инглиз разведкасы Джеймс Бондның бер миссиясе сурәтләнә, ә хикәяләрдә әһәмияте азрак булган миссияләр турында сөйләнә. Беренче "Казино «Рояль» исемле романы 1953 елда басылып чыга.
Авторлар турында мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ян Флеминг
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Джеймс Бонд турындагы сериянең төп өлешен ундүрт китаптан торган җыелма тәшкил итә. Аларның һәркайсы Джеймс Бондның бер миссиясенә багышланган, анда ул Эрнст Ставро Блофельд җитәкчелегендәге совет «Смершасына» яки «Спектр» оешмасына каршы тора.
- Казино Рояль (1953)
- Живи и дай умереть (1954)
- Лунный гонщик (1955)
- Бриллианты вечны (1956)
- Из России с любовью (1957)
- Доктор Но (1958)
- Голдфингер (1959)
- Только для ваших глаз (1960) — сборник
- «Вид на убийство»
- «Только для ваших глаз»
- «Квант утешения»
- «Риск»
- «Уникум Хальдебранда»
- Шаровая молния (1961)
- Шпион, который меня любил (1962)
- На секретной службе Её Величества (1963)
- Живёшь только дважды (1964)
- Человек с золотым пистолетом (1965)
- Осьминожка и Искры из глаз (1966) — сборник
- Осьминожка
- Искры из глаз
- Собственность леди
- Агент 007 в Нью-Йорке
Кингсли Эмис
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1964 елда Ян Флеминг вафат булганнан соң, хәзерге вакытта Ян Флеминг басмаханәсе дип аталган Бонд романнары һәм хикәяләрен бастырып чыгаручы Glidrose Productions Ltd, Джеймс Лизорга киләсе китапны язарга тәкъдим итә, ләкин ул бу тәкъдимнән баш тарта. Роберт Маркем псевдонимы астында «Полковник Сун» китабын язган Кингсли Эмис Джеймс Бонд сериясен дәвам итәргә чакырыла. Роман 1968 елның 28 мартында басылып чыга. Китап яхшы сатыла һәм Financial Times газетасының 1968 елның март һәм апрель айларындагы иң күп сатылган китаплар исемлегенә кертелә.
Джон Пирсон
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1973 елда Glidrose оешмасы Джон Пирсонга үзенең «Джеймс Бонд: 007нең рөхсәт ителгән биографиясе» дип аталган уйдырма биографиясен бастырырга рөхсәт бирә. Китап беренче заттан язылган була, әйтерсең лә Ян Флеминг язган Джеймс Бонд маҗаралары чын кеше сурәтли. Бу авторы нәшрият белән хокукларын бүлешкән Джеймс Бонд турында бердәнбер китап.
Кристофер Вуд
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1977 һәм 1979 елларда «Шпион, который меня любил» («Мине яраткан шпион») һәм «Лунный гонщик» («Ай узышчысы») фильмнары чыга, алар Ян Флемингның шундый ук исемле романнарыннан радикаль рәвештә аерылып торалар. Джеймс Бонд фильмнары төшерүче EON Productions студиясе романнарны сюжетлаштыру хокукын сатып ала. Романны фильмнарның сценаристы Кристофер Вуд яза.
- Джеймс Бонд: Шпион, который меня любил (1977)
- Джеймс Бонд и «Лунный гонщик» (1979)
Джон Гарднер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1981 елда Джон Гарднерга Джеймс Бонд романнарын яңадан торгызырга сорала. 1981 елдан 1996 елга кадәр Гарднер 16 роман яза, шуларның икесе фильм сценарийларына үзгәртелә. Гарднер, Ян Флемингның персонажын саклап калырга тырыша. Зур уңышларга карамастан, Гарднер 1996 елда сәламәтлеге буенча проблемалар аркасында 007 агенты турында китапларын язудан туктый. Америка нәшрият йорты G.P. Putnam’s Sons йогынтысы астында Гарднер американизмнарны ешрак кулланырга мәҗбүр була. Мәсәлән, «The Man from Barbarossa» («Барбароссадан килгән кеше») китабында официант ыштан түгел, ә чалбар кигән. Джеймс Харкер, «The Guardian» газетасында язганча, Гарднерның Джеймс Бонд турындагы китаплары «бөтенләй мәгънәсез» дип белдерә, мәсәлән, «Win, Lose or Die» Джеймс Бонд Маргарет Тэтчер белән дуслаша.
- Лицензия восстановлена (ингл.) (1981)
- За особые услуги (ингл.) (1982)
- Ледокол (Icebreaker (novel)) (1983)
- Почётная роль (Role of Honour) (1984)
- Никто не живёт вечно (Nobody Lives for Ever) (1986)
- Ставки сделаны, мистер Бонд (ингл.) (1987)
- Скорпиус (ингл.) (1988)
- Победи, проиграй или умри (ингл.) (1989)
- Брокенкло (ингл.) (1990)
- Человек из «Барбароссы» (ингл.) (1991)
- Смерть вечна (роман) (ингл.) (1992)
- Никогда не посылайте цветы (ингл.) (1993)
- Операция «Морской огонь» (ингл.) (1994)
- Крах организации C.O.L.D. (ингл.) (1996)
Раймонд Бенсон
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Glidrose Publications нәшрияте тиз арада Гарднерны алыштырыр өчен яңа автор таба. Ул Раймонд Бенсон була. Ул Америка язучысын сайлау белән килешми һәм алдагы авторның эзлеклелеген исәпкә алмый. Раймонд Бенсон бу куркуларны бетерү өчен күп эш башкара: ул үзенең романнарын Бөекбританиядә популярлаштыру өчен даими гастрольләр башлыйы, шулай ук Европа буйлап сәяхәт итә һәм Hodder & Stoughton компаниясенең Бөекбритания офисында, Лондондагы Murder One китап кибетләрендә һәм Джеймс Бонд белгече Adrian Harrington Ltd кибетләрндә китапка кул кую кичәсен үткәрә. 1984 елда Раймонд Бенсон Ян Флемингка багышланган «The James Bond Bedside Companion» дигән документаль роман яза. Ул «Иң яхшы биография» номинациясендә Эдгар Аллан По премиясенә тәкъдим ителә. Бенсон барлыгы 6 роман, фильмнар сценарие буенча 3 роман, 3 кыска хикәяләр җыентыгы яза. Ул Ян Флемингтан соң Джеймс Бонд турында хикәяләр язучы беренче кеше була. Раймонд Бенсон 2003 елда Джеймс Бонд турында язудан туктый.
- Ноль минус десять (ингл.) (1997)
- Факты смерти (The Facts of Death) (1998)
- Время умирать (High Time to Kill) (1999)
- Двойной выстрел (DoubleShot) (2000)
- Никогда не мечтай о смерти (ингл.) (2001)
- Человек с красной татуировкой (ингл.) (2002)
Себастьян Фолкс
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2006 елда, танылган «Пение птиц» һәм «Шарлотта Грей» китаплары чыкканнан соң, Себастьян Фолкс 007 агенты турындагы киләсе китапны язарга сайлана. Авторның исеме һәм романның исеме 2007 елның июлендәге рәсми игълан итү көненә кадәр хәбәр ителми. Китап рәсми рәвештә Ян Флемингтан соң Джеймс Бонд турында язылган беренче роман дип игълан ителә; барлык реклама материалларында да башка авторларның романнары һәм хикәяләре турында бернәрсә дә әйтелми. Себастьян Фолкс сүзләренчә, Джеймс Бонд романы бер тапкыр гына башкарыла торган эш һәм аның дәвамы булмаячак.
- Дьявол не любит ждать (2008)
Джеффри Дивер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Америка язучысы Джеффри Диверга Ian Fleming Publications (Ян Флеминг) нәшриятыннан «Карт-бланш» романын язарга заказ кабул итә, ул роман 2011 елның 26 маенда басылып чыга[1]. 2001 елның 11 сентябреннән әлеге китап Джеймс Бондны MI5 яки MI6 бәйсез агентка әйләндерә[2].
- Карт-бланш (2010)
Уильям Бойд
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2013 елның 26 сентябрендә Уильям Бойдның «Соло» романы Бөек Британиядә Джонатан Кейп (Канада һәм АКШта HarperCollins) тарафыннан басылып чыга. Роман сюжеты 1969 елда гражданнар сугышы чорында булган уйдырма Занзарим илендә бара.
Энтони Горовиц
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кнопка ликвидации (2015)
- Вечность и один день (2018)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ James Bond book called Carte Blanche (2011-01-17). 3 ноябрь 2011 тикшерелде.
- ↑ Jeffery Deaver. The Books. Ian Fleming Publications. әлеге чыганактан 2012-04-15 архивланган. 2011-11-03 тикшерелгән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Повествовательные структуры в произведениях Иэна Флеминга // Эко У. Роль читателя: Исследования по семиотике текста / пер. с англ., итал. Серебряного С. — СПб: Симпозиум, 2007.
