Дженне Бөек мәчете
| Дженне Бөек мәчете | |
|---|---|
| фр. Grande mosquée de Djenné | |
| Нигезләнү датасы | 1906 |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Дҗәннә[d] |
| Материал төре | саман[d] |
| Архитектура стиле | Судано-сахельская архитектура[d] |
| Рәсми ачылу датасы | 1907 |
| Мирас статусы | Бөтендөнья мирасы объекты өлеше[d] |
| Биеклек / буй | 16 метр |
| ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы, 116 номерлы объект рус. • ингл. • фр. |
Дженне Бөек мәчете (рус. Великая мечеть Дженне; гарәп. الجامع الكبير في جينيه) — Мали Җөмһүриятындагы борынгы мәчет; дөньядагы иң зур балчык бина. Мәчет Малиның Дженне шәһәрендә, Бани елгасы тугайында урнашкан. Дженне җәмгыятенең үзәге булудан тыш, мәчет Африкадагы иң танылган истәлекле урыннарның берсе. 1988 елда мәчет Дженненың «Иске шәһәренең» бер өлеше буларак ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Берничә гасыр дәвамында Дженне базар үзәге һәм Сахара чүлендә алтын сәүдәсендә мөһим звено булып торган. XV һәм XVI гасырларда шәһәр ислам үзәкләренең берсенә әйләнгән.[1]
Шәһәрдәге беренче мәчет Мали империясе чорында, 1200 һәм 1330 йылдар арасында, төзелгән. Мәчет турында телгә алынган беренче документ — Әбдрахман ибн Абдулла Садиның (рус. Абдуррахман ибн Насир ас-Саади) «Судан тарихы» хезмәте. Анда әйтелгәнчә, солтан Кунбуру ислам динен кабул иткән, һәм аның сарае сүтелеп, шул урында мәчет төзелгән. Солтан мәчеттең көнчыгыш ягында, үзенә тагын бер сарай төзеткән. Солтанның варисы мәчет манараларын төзеткән, ә икенче солтан бина тирәли дивар корган.
Француз сәяхәтчесе Рене Калье 1828 елда Дженнега килеп, болай дип язган:
| Дженне шәһәрендә бик зур ике манара белән бизәлгән җирдән салынган мәчет бар; ул бик зур булса да, тупас төзелгән. Бина меңләгән карлыгачлар өчен оя кору урынына әйләнгән. Бу начар ис чыгарган, шуңа күрә кечкенә ачык ишегалдында дога кылу гадәти хәлгә әйләнгән. |
Рене Калье килүеннән ун ел элек, фулани[2] хакиме Секу Амаду сугыш башлап, шәһәрне яулап ала. Секу Амаду гамәлдәге мәчетне хупламый һәм аны ташландык хәлгә килеүенә юл куйган. Рене Калье тап шул бинаны күргән булган. Секу Амаду шулай ук күршедәге барлык кечкенә мәчетләрне дә япкан[3]
1834 һәм 1836 еллар арасында Секу Амаду элеккеге сарай урынында, гамәлдәге мәчетнең көнчыгыш ягында яңа мәчет төзегән. Яңа мәчет манарасыз һәм бизәлмәгән зур тәбәнәк бина була.
1893 елның апрелендә Луи Арчинар җитәкчелегендәге француз гаскәрләре Дженне шәһәрен басып ала. Күп тә үтми, француз журналисты Феликс Дюбуа шәһәргә килә һәм мәчетнең хәрабәләрен сурәтли.[4] Аның сәфәре вакытында җимерек мәчет зират буларак кулланылган.[5]
Дюбуа үзенең 1897 елгы «Томбукту ла Мистериеуз» китабында [6] мәчетнең борынгы планын һәм рәсемен бастырып чыгара, ул иман йортының ташландык хәлдә калганчы нинди булуын күз алдына китерә.

Хәзерге мәчет төзелеше өч ел дәвам иткән һәм 1907 елда тәмамланган (башка чыганаклар буенча — 1909 елда). Төзелеш эшләрен Дженне Масоннар гильдиясе күзәткән. Ул вакытта Дженне Көнбатыш Африканың Франция колониясе составында булган, һәм французлар мәчет һәм аның янындагы мәдрәсә төзелешендә сәяси һәм икътисади ярдәм күрсәткән булырга мөмкин. Мәчет прессланган балчыктан, комнан һәм судан төзелгән. Ул XIII һәм XIV гасырлардагы мәчетнең иске бинасы урынында, өч метр биеклектәге платформада төзелгән. Бинаның зурлыгы 75х75 метр, ә үзәк манарасының биеклеге якынча 16 метр.
Мәчеттә электр энергиясе бар. Кайбер урыннарда мәчетнең оригиналь өслеге черепица белән капланган, бу аның тарихи конструкциясен җимергән, ә кайчак хәтта бинаның структур бөтенлеген куркыныч астына куйган. Мәчеткә йөрүчеләр 1990-нчы елларда мондый модернизациягә каршы чыкканнар.
Күп кенә архитекторлар фикеренчә, Дженне җәмәгать мәчете, ислам архитектурасы йогынтысына карамастан, [1] судан-сахель стиленең иң зур казанышы булып тора.
Мәчеткә бары тик мөселманнар гына керә ала. Керү урынындагы мәгълүмат такталары бу хакта кисәтә . Мондый кагыйдә барлык Мали мәчетләренә дә диярлек тарала[1].
Бөтендөнья мирасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1988 елдан, Дженненың «Иске шәһәренең» бер өлеше буларак, Африкадагы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән һәм хәзер Малидагы иң популяр истәлекле урыннарның берсе[1].
Популяр мәдәнияттә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Популяр стратегик компьютер уены Age of Empires II: The Conquerors’та Дженне мәчете Мали цивилизациясе өчен дөнья могҗизасы буларак күрсәтелә.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зур мәчетнең түбәсе
- Бу бина фасадына ел саен ремонт кирәк
- Элекке Бөек Җәмигъ мәчете керү юлы, хәзер анда лицей урнашкан,
- Дженне мәчете, бер ягы өч манара белән
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 Travel.ru
- ↑ Африка халкы
- ↑ Bourgeois, 1987, 55 бит.
- ↑ Dubois, 1896, 154 бит.
- ↑ Dubois, 1896, 162 бит.
- ↑ Dubois, 1896, 155 бит.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Bedaux, R.; Diaby, B. & Maas, P., eds. (2003), «L’architecture de Djenné (Mali): la pérennité d’un Patrimonie Mondial», Leiden: Rijksmuseum, ISBN 90-5349-420-0 .
- Bourgeois, Jean-Louis (1987), «„The history of the great mosques of Djenné“», African Arts (UCLA James S. Coleman African Studies Center) . — Т. 20 (3): 54-92, DOI 10.2307/3336477 .
- Caillié, René (1830), «Travels through Central Africa to Timbuctoo; and across the Great Desert, to Morocco, performed in the years 1824—1828 (2 Volumes)», London: Colburn & Bentley . Google Books: Volume 1, Volume 2.
- Dubois, Félix (1896), «Timbuctoo: the mysterious», New York: Longmans, <https://archive.org/stream/timbuctoomysteri00duborich> .
- Dubois, Félix (1911), «Notre beau Niger», Paris: Flammarion, <http://gallica.bnf.fr/ark:/12148/bpt6k1667505> .
- Gardi, Bernard; Maas, Pierre & Mommersteeg, Geert (1995), «Djenné, il y a cent ans», Amsterdam: Institute Royal des Tropiques, ISBN 90-6832-250-8 . Reproduces postcards and photographs dating from the early years of the 20th century.
- Hunwick, John O. (1999), «Timbuktu and the Songhay Empire: Al-Sadi’s Tarikh al-Sudan down to 1613 and other contemporary documents», Leiden: Brill, ISBN 90-04-11207-3 .
- Maas, Pierre & Mommersteeg, Geert, eds. (1992), «Djenné: chef-d’oeuvre architectural», Amsterdam: Institut Royal des Tropiques, ISBN 90-6832-228-1 .
- Sanogo, Klessigué & Fané, Yamoussa, eds. (2008), "Plan de Conservation et de Gestion des " Villes anciennes de Djenné « — Mali, 2008—2012», République du Mali: Ministère de la Culture du Mali/UNESCO, <http://whc.unesco.org/download.cfm?id_document=102566> .
