Джина Лоллобриджида

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джина Лоллобриджида latin yazuında])
итал. Gina Lollobrigida
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Италия
Тугандагы исем итал. Luigina Lollobrigida
Туу датасы 4 июль 1927(1927-07-04)[3][4][5][…]
Туу урыны Субиако, Италия корольлеге[d][6][7]
Үлем датасы 16 гыйнвар 2023(2023-01-16)[8][9][10] (95 яшь)
Үлем урыны Рим, Италия[11]
Үлем төре табигый үлем[d]
Җирләнгән урыны кладбище Субьяко[d][12]
Ире яки хатыны Милко Шкофич[d]
Һөнәр төре актёр
Эшчәнлек өлкәсе игра в кино[d][13], Фотография[13], скульптура[d][13] һәм журналистика[13]
Активлык урыны Америка Кушма Штатлары[7]
Активлык чорнының башы 1946
Активлык чоры тәмамлануы 1997
Сәяси фирка әгъзасы Демократы[d] һәм Sovereign and Popular Italy[d]
Чәч төсе кара чәч[14]
Әгъзалык Академия изящных искусств[d]
Бүләкләр
Биеклек / буй 1,65 метр[16] һәм 162 сантиметр[14]
Рәсми веб-сайт archive.is/20130216040138/http://www.ginalollobrigida.com/(италь.)
Һәштәге GinaLollobrigida
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][17]
 Джина Лоллобриджида Викиҗыентыкта

Джина Лоллобриджида (Gina Lollobrigida; 1927 елның 4 июлендә Италиянең Лацио төбәгендәге Субьякола туган) — итальян артисты, «Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены бөек офицеры, Мактаулы легион ордены кавалеры, Сәнгать һәм әдәбият ордены офицеры. Джина Лоллобриджидага режиссёр Кристиан-Жакның «Фанфан-лалә» (1952) һәм режиссёр Жан Делануаның «Париж Алиһә-ана соборы» (1956) фильмнарындагы рольләре халыкара дан китергән.

2018 елның 1 февралендә Италия актрисасы Лос-Анджелеста Һолливудның Дан аллеясының исемле йолдызына лаек дип игълан ителде[18].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшьлек еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джина Лоллобриджида буларак аныклык алган Луиджина 1927 елның 4 июлендә Италия үзәгендәге Субьяк шәһәрендә йыһаз осталары гаиләсендә туган. Гаиләдә тагын өч кыз, Джулиана, Мария һәм Фернанда, була. 1945 елда аның гаиләсе Рим шәһәре янына күчеп килә, Джина үзенең беренче акчасын урам рәссамы буларак таба — карикатуралар һәм шаржлар төшерә. Шул ук вакытта ул опера вокалы дәресләрен ала һәм театр училищесында укый. Луиджина скульптор я опера җырчысы булырга тансыклаган. Луиджинаны берничә тапкыр кинода төшергә чакыралар, тик башта бу аны кызыксындырмый, һәм ул баш тарта. Әнисенең димләве һәм акча эшләү перспективасы аны кино мәйданчыгына алып килә. 1946 елда Луиджина «Кара бөркет», «Мәхәббәт эчемлеге», «Джованни Эпик җинаяте», «Паяцы», «Операдан баш югалту», «Яшь Карузо» фильмнарында эпизодик рольләрдә төшә башлый. 1947 елда ул «Италия миссы» конкурсында катнаша һәм өченче урынга чыга. Беренче һәм икенче урыннарны соңрак булачак актрисалар Лучия Бозе һәм Джиана Мария Канале яулый. Әммә алар Луиджи кимәлендә уңышка ирешә алмаган.

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тиздән актриса карьера баскычыннан үрли: «Алина» (1950), «Шәһәр саклана» (1951), «Хәвефле хәл, бандитлар!» (1951) кебек итальян фильмнарында төп рольләрне башкара. Джина Лоллобриджидага Зур кинода данлыклы француз кинорежиссёры Кристиан-Жакның «Фанфан-лалә» (1952) фильмында төп рольне башкарган бөек француз театр һәм кино актёры Жерар Филип белән Аделина ролендә уйнавы тәүге зур уңышка китерә. Француз фильмы «Фанфан-лалә» Канн һәм Берлин кинофестивальләре призларын яулый һәм экраннарга чыгу белән тиңе булмаган халыкара танылу ала. Джина Лоллобриджида да, фильм буенча үзенең бөек партнёры Филип Жерар белән беррәттән, бик популяр булып китә.

Француз фильмы «Фанфан-лалә»нең феноменаль, тиңе булмаган халыкара уңышыннан соң Джина Лоллобриджидага голливуд режиссёрлары игътибар итә, һәм 1953 елда актриса тәүге америка фильмында төшә — «Иблисне оятка калдыр» (1953) фильмында Лоллобриджида Хамфри Богарт менән бергә уйный. Популярлыгы үсә барган саен Джина «Дөньядагы иң матур хатын» исеменә дә ия була. Ул шулай уҡ «Трапеция», «Бер вакытта да шул кадәр аз», «Соломон һәм Сәба патшабикәсе», ә 1961 елда Рок Хадсон белән «Сентябрьдә кил» фильмнарында төшә.

Шул уҡ ваҡытта Аурупада да Лоллобриджида бик популяр була, Аурупаның билгеле режиссёрлары аны бик теләп кинола төшергә чакыра, тамашачы рольләрен ярата. 1952 елда Джина Лоллобриджида «Төнге сылукайлар» фильмында тагын да Жерар Филип белән пар булып уйный.

1954 елда Лоллобриджида төп роль өчен итальян кинотәнъкитчеләренең «Көмеш тасма» премиясенә лаек була. Шул ук елда Берлин кинофестиваленең «Көмеш аю» призын яулый.

«Иң яҡшы актриса» һәм «Иң яхшы чит ил фильмы» (1955) номинацияләренә, иң яхшы сценарий өчен «Оскар» (1955) номинациясенә лаек була. Бу фильм актрисаның режиссёр Луиджи Коменчини белән хезмәттәшлегенә нигез сала. Соңыннан Джина Лоллобриджида бу режиссёрның алда төшерелгән фильмында башланган тарихның дәвамы чагылган «Икмәк, мәхәббәт һәм көнчеллек» (1954) фильмында уңышлы уйный.

1956 елда билгеле француз кинорежиссёры Жан Деланнуа Лоллобриджиданы Виктор Гюгоның «Париж Алиһә-ана соборы» романы буенча төп рольне башкарырғга чакыра. Бу фильм романның иң яхшы һәм иң ышанычлы экранлаштырылуы дип танылды, ә Джина Лоллобриджиданың Эсмеральдасы иң яхшы экран гәүдәләнеше дип санала.

1956 елда Джина Лоллобриджида бик популяр булып киткән Витторио Гассман белән «Донъялағы иң матур ҡатын-ҡыҙ» фильмында төшё. Бу фильмда Лоллобриджида, Джакомо Пуччининың «Сагыш» операсыннан бөтен җыр һәм арияләрен үзе башкарып, төрле яклы сәләтен уңышлы күрсәтте. Бу фильмда төп роль өчен Джина Лоллобриджидага «Иң яхшы актриса» номинациясендә абруйлы «Давид ди Донателло» итальян кинопремиясе тапшырыла.

1960 елда Джина Лоллобриджида данлыклы итальян кинорежиссёры Ренато Кастелланиның «Ярсу диңгез» фильмында Жан-Поль Бельмондо белән бергә уйный. 1963 елда Джина Лоллобриджида «Империя Венерасы» фильмында төшә. Бу фильмда төп роль өчен Лоллобриджида ике абруйлы премиягә: «Давид ди Донателло» һәм Nastri d’argento премияләренә (икесе дә — «Иң яхшы актриса» номинациясендә) лаек була. 1964 елда «Империя Венерасы» фильмы итальян кинотәнъкитчеләре ассоциациясенең «Көмеш тасма» кинопремиясе лауреаты була.

Шул ук елда Бөек Британиядә Бэзил Дирдендың «Салам хатын-кыз» детективында Шон Коннери белән төшә.

1969 елда Джина Лоллобриджида Эрколе Паттиның «Матур ноябрь» романы буенча режиссёр Мауро Болоньини ижат иткән италия-француз драмасында уйный.

Тышкы медиафайллар

1972 елда Джина Лоллобриджида Владимир Набоковның шундаый ук исемле романы буенча режиссёр Ежи Сколимовскийның «Король, дама, валет» интернациональ драмасында төшә.

Артабангы елларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы медиафайллар

1960нчы елларда Лоллобриджида, иҗади кабатлануларны теләмәвенә сылтанып, кинога сирәк төшә башлый, үзенең интервьюларында актриса киләсе һәр яңа роль элгәресеннән яхшырак булырга тиеш, дип аңлата, ләкин гамәлдә, стандарт сценарийлар күп булганлыктан, бу мөмкин дә түгел. Моннан тыш, Лоллобриджида үзенең интервьюларында, кыйммәтле боевикларда түгел, ә экраннан хәкикәтне җиткергән, агай-энеләрчә эзләнгән режиссёрларның картиналарында эшләргә теләвен, шундыйларга өстенлек биргәнлеген сызык өстенә ала. Шушы 1970нче елларда Лоллобриджиданың карьерасы сүнә баруына һәм 1973 елда аның «Үтергеч гонаһ» фильмында катнашуыннан соң тәмамлануына китерде. Моннан соң ул киләсе берничә дистә ел дәвамында барлыгы бер-ике фильмда уйный һәм берничә тапкыр телевидениеда төшү тәкдимнәрен кабул итә.

Бу вакытта Джина фотожурналистика белән шөгыльләнә башлый, һәм аның эшләре арасында Пол Ньюмен, Сальвадор Дали, Фидель Кастро кебек билгеле кешеләрнең фотографияләре, шулай ук Германиянең футбол буенча җыелма командасы рәсемнәре бар. 1973 елда аның фотоэшләреннән «Минем Италия» («Italia Mia») исеме астында фотоальбом нәшер ителә. Фоторепортажлар белән беррәттән ул күпмедер вакыт бронза, мәрмәрдән скульптуралар кыру, кою белән шөгыльләнә. Ул эшләгән «Учында энҗе тоткан кыз» статуэткасы «Балтыйк энҗсе» халыкара кинофестивале призы итеп тәгаенләнгән. 1976 елда актриса үзен режиссёр сыйфатында сынап карарга була һәм Куба турында документаль фильм төшерә, шул максатта өчен Фидель Кастродан интервью ала.

Джина Лоллобриджида (1991)

1973 елда Лоллобриджида VIII Мәскәү кинофестиваленең жюри әгъзасы була, ә 1997 елда XX Мәскәү кинофестивалендә аңа кино сәнгатенә керткән өлеше өчен бүләк тапшырыла. 1986 елда Джина 36нчы Берлин кинофестивалендә жюри рәисе буларак чыгыш ясый. 1992 елда аның балачак белән табигать арасында гармонияне гәүдәләндергән «Бергә яшәү» скульптурасы Италия исеменнән Испания Севильясында бөтендөнья күргәзмәсендә күрсәтелә. Шул ук елда бу эше өчен Лоллобриджиданы Франция президенты Франсуа Миттеран шәхсән [./https://ru.wikipedia.org/wiki/Орден_почетного_легиона Мактаулы легион ордены белән бүләкли. 1999 елда, уңышсыз тәмамланса да, Джина италиянең «Демократлар» сул үзәк партиясыннан Европарламент сайлауларында кандидат булып катнаша. Ирекле башлангыч белән ЮНЕСКО һәм ЮНИСЕФ белән хезмәттәшлек итә.

Джи фотосүрәткә төшерү белән төпле мавыга, фотокүргәзмәләр үткәрә, сынлы сәнгать остаханәләрендә эшли. Аның кырык басма «Минем Италия» фотоальбомы үзенчәлекле итальян энциклопедиясына әверелде. Соңгы фотоальбомнарның берсе «Балалар һәм хайваннар» дип атала, аның картиналарын һәм скульптураларын матурлыкка гашиклар эчкерсез сатып алалар. Билгеле итальян актрисасының скульптуралары күргәзмәсе 2003 елда Мәскәүдә, А. С. Пушкин исемендәге Сынлы сәнгать музеенда, уңышлы үтте, аны дистәләгән мең кеше карады.

Акылы һәм матурлыгы, төрле яклы таланты, көчле ихтыяры һәм уңганлыгы аркасында Джина Лоллобриджида һәр вакыт һәм һәр нәрсәдә уңышка өлгәште. Хәзерге вакытта ул бөтенләй диярлек кинода төшми, әммә ул һаман сокландыргыч. Актриса үзенең Рим, янындагы зиннәтле вилласында яши, монда хуҗабикәнең күп хезмәте салынган, бакчасында 600ләп кош төре исәпләнә. Джина Лоллобриджидага үзенең оныгын бик ярата, актив дөньяви тормыш алып бара, хәйрия акцияләрендә катнаша, элеккегечә ачык декольте күлмәкләргә өстенлек бирә, күп сәяхәт итә, һәм Рәсәйгә дә еш кунакка килә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елда Джина Лоллобриджида югославия табибы Милко Софичка кияүгә чыга. 1957 елның 28 июлендә аларның бердәнбер улы, әтисе хөрмәтенә Милко дип исемләнгән улы туа. 1971 елда Джина ире белән аерылыша. 1979 елда элеккеге ире автомобиль һәлакәтендә һәлак була.

Әлеге вакытта улы Милко — иктисадчы. Аның хатыны — журналист һәм Димитрий исемле улы бар.

Джинаның ике туган оныгы (Франческа Лоллобриджида 1991 елда туган) — Италиянең конькида йөрү спорты буенча чемпионы.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сценарий авторы, режиссёр, продюсер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Кол

  • 1946 — Чёрный орёл — Una ragazza alla festa
  • 1946 — Любовный напиток — Адина
  • 1947 — Человек в доме
  • 1948 — Паяцы — Недда
  • 1949 — Колокола, бьющие в набат — Агостина
  • 1949 — Без ума от оперы — Дора Скала
  • 1949 — Жена не может ждать — Доната
  • 1950 — Мисс Италия — Лисетта Миннечи
  • 1950 — Алина — Алина
  • 1950 — Безграничные сердца — Доната Себастьян
  • 1950 — Собачья жизнь — Маргерита «Рита Бутон»
  • 1951 — Молодой Карузо — Стелла
  • 1951 — История пяти городов — Мария Северини
  • 1951 — Город защищается — Даниела
  • 1951 — Опасно, бандиты! — Анна
  • 1951 — Amor non ho… pero… pero … — Джина
  • 1952 — Фанфан-тюльпан — Аделина Ла Франшиз
  • 1952 — Невеста на одну ночь — Оттавия
  • 1952 — Другие времена — Мари-Антония
  • 1952 — Ночные красавицы — Лейла
  • 1953 — Неверные — Лулла Поссенти
  • 1953 — Провинциалка — Гемма
  • 1953 — Посрами дьявола (Победить дьявола) — Мария Данрейтер
  • 1953 — Хлеб, любовь и фантазия — Мария Де Ритис
  • 1954 — Большая игра — Хелена Риччи
  • 1954 — Учитель Дон Жуана (Скрещенные мечи) — Франческа
  • 1954 — Римлянка — Адриана
  • 1954 — Хлеб, любовь и ревность — Мария Де Ритис
  • 1955 — Самая красивая женщина в мире (Красивая, но опасная) — Лина Кавальери
  • 1956 — Трапеция — Лола
  • 1956 — Собор Парижской Богоматери — Эсмеральда
  • 1958 — Анна из Бруклина (Стремительная и сексуальная) — Анна
  • 1959 — Закон — Мариетта
  • 1959 — Соломон и царица Савская (Соломон и Шеба) — Шеба, царица Савская
  • 1959 — Так мало никогда — Карла Везари
  • 1961 — Иди голым в мир — Джульетта Камерон
  • 1961 — Когда приходит сентябрь (Приходи в сентябре) — Лиза Хелена Феллини
  • 1962 — Красота Ипполиты — Ипполита
  • 1963 — Имперская Венера — Полина Бонапарт
  • 1963 — Бешеное море — Маргерита
  • 1964 — Соломенная вдова — Мария Марсело
  • 1965 — Куколки — Беатриче
  • 1965 — Странные супруги — Тони Винсенте
  • 1966 — Я, я, я и другие — Титта
  • 1966 — Султаны (Итальянская любовница) — Лиза
  • 1966 — Отель Парадизо — Марселла Котте
  • 1966 — Приятные ночи — Домичилла
  • 1967 — Сервантес (Последний рыцарь) — Джулия
  • 1968 — Смерть, снёсшая яйцо — Анна
  • 1968 — Частный флот сержанта О'Фаррелла — Мария
  • 1968 — Доброго вечера, миссис Кэмпбелл — Карла Кэмпбелл
  • 1968 — Трюкач — Евелин Лейк
  • 1969 — Прекрасный ноябрь — Четтина
  • 1971 — Река негодяев (Река плохого человека) — Алисия
  • 1972 — Король, дама, валет — Марта Драйер
  • 1972 — Приключения Пиноккио — Фатина Аззурра
  • 1973 — Смертный грех — Нетти
  • 1985 — Обманы (ТВ) — принцесса Александра
  • 1988 — Римлянка (ТВ) — Мартерита, мать
  • 1995 — Сто и одна ночь Симона Синема — L’epouse medium du professeur Bebel
  • 1996 — Una Donna in fuga
  • 1997 — XXL — Габи Берреби Калып:Конец

Телевидениедагы хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1977-1986 — Лодка любви / Love Boat, The (сериал) — Карла Лучи (серия № 382)
  • 1981-1990 — Фэлконз Крест / Falcon Crest (сериал) — Франческа Джорди (серия № 143)
  • 1975 — Ritratto di Fidel (кыска метражлы, хроника) — сценарий авторы, режиссёр, продюсер (титрларда күрсәтелмәгән)

Документаль фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1994 — В поисках утраченного: Джина Лоллобриджида
  • 2007 — Легенды мирового кино: Джина Лоллобриджида
  • 2010 — Рок Хадсон: Прекрасный и таинственный незнакомец / Rock Hudson: Dark and Handsome Stranger ...Lisa Helena Fellini — (хроника, в литра не указан)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #19866011 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Internet Movie Database — 1990.
  4. Gina Lollobrigida
  5. Encyclopædia Britannica
  6. Deutsche Nationalbibliothek Record #118728954 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. 7,0 7,1 https://www.lamontagne.fr/paris-75000/actualites/deces-de-l-actrice-italienne-gina-lollobrigida-a-95-ans_14246850/
  8. Ugolini C. Morta Gina Lollobrigida, la "bersagliera" del cinema italiano // la RepubblicaRoma: GEDI Gruppo Editoriale, 2023. — ISSN 0390-1076; 2499-0817
  9. Шишкова Е. Умерла итальянская актриса Джина Лоллобриджида // Взгляд — 2023.
  10. Evans A. Gina Lollobrigida, Italian star of the 1950s and 60s dies aged 95 // The GuardianUK: GMG, 2023. — ed. size: 161152 — ISSN 0261-3077
  11. È morta Gina Lollobrigida // ANSA — 2023.
  12. https://fr.findagrave.com/memorial/248409278/gina-lollobrigida
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 Czech National Authority Database
  14. 14,0 14,1 Agenzia Nazionale Stampa Associata — 1945.
  15. Gina LollobrigidaГолливудның Дан аллеясы, 2018.
  16. http://colchide.com/people/gina-lollobrigida-ses-mensurations-sa-taille-son-poids/
  17. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  18. Голливудтың дан аллеяһында йондоҙ исеменә лайыҡ булды джина лоллобриджида