Эчтәлеккә күчү

Джйотиша-веданга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джйотиша-веданга latin yazuında])

«Джьоти́ша-веда́нга» (санскр. (IAST) Jyotiṣa Vedānga) яки «Веда́нга-джьоти́ша» (санскр. (IAST) Vedānga Jyotiṣa) — Безнең эрага IV гасыр - безнең эрага кадәр V гасырга карый торган Һинд астрономиясе һәм джйотиша(астрология) буенча борынгы Һинд Санскрит трактаты.[1]. Трактатның авторы итеп борынгы һинд астрономы һәм астрологы Лагадха санарга кабул ителгән.

Трактат текстында яджна (Ведик корбан чалу) өчен Кояш һәм Ай хәрәкәтен исәпләү кагыйдәләре тасвирланган. Трактатны Һиндстанда математик астрономия буенча беренче эш дип санарга була.

Безнең көннәргә кадәр «Джьотиша-веданга»ның ике юрамасы барып җиткән. Аларның берсе 36 шигырьдән тора һәм "Риг-веда"га иярә, ә башкасы 45 шигырьдән тора һәм "Яджур-Веда"га иярә.[2] Ике юрамада да 29 шигырь тулысынча тәңгәл килә.[3].

Кызыклы мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер Һинд тәгълиматлары буенча, тумыштан гороскобы әйбәт булмаган кеше әти-әнисенә дөрес итеп ихтирам күрсәтсә, аның гороскобында Ай һәм Кояш дөрес урыннарга баса.

  1. Michael Witzel Autochthonous Aryans? The Evidence from Old Indian and Iranian Texts 2008 елның 28 март көнендә архивланган. // Electronic Journal of Vedic Studies, Vol. 7 (2001) issue 3 (May), §30.
  2. All extant manuscripts number only 43 of these verses. Why two verses are not numbered is not known
  3. D. Pingree (1981), Jyotiḥśāstra. Otto Harrassowitz, Wiesbaden, p.9