Эчтәлеккә күчү

Джоан Кроуфорд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джоан Кроуфорд latin yazuında])
ингл. Joan Crawford
Рәсем
Имза
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем ингл. Lucille Fay LeSueur
Туу датасы Ошибка Lua в Модуль:Wikidata/date на строке 409: attempt to call field 'wrapSnak' (a nil value).
Туу урыны Сан-Антонио[1]
Үлем датасы 10 май 1977(1977-05-10)[2][3][4][…]
Үлем урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары[1]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе миокард инфаркты[5] һәм ашказаны асты бизе яман шеше[d]
Күмелү урыны Фернклифф[d][6]
Ата Thomas Le Sueur[d][3]
Ана Anna Johnson[d][3]
Кардәш Hal LeSueur[d]
Ире яки хатыны Фэрбенкс, Дуглас (младший)[d], Франшо Тоун[d], Филлип Терри[d] һәм Alfred Steele[d]
Туган тел инглиз теле
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Һөнәр төре актёр, киноактер, телевизион актёр, эшмәкәр, биюче, модель
Эш урыны Metro-Goldwyn-Mayer[d] һәм Warner Bros.[d]
Укытучылары Estelle Liebling[d]
Активлык чорының башы 1925
Активлык чоры тәмамлануы 1974
Фильмография Фильмография Джоан Кроуфорд[d]
Архивлары саклана Нью-йоркская общественная библиотека исполнительского искусства[d]
Жанр вестерн[d]
Бүләкләр
Изображение памятной доски
 Джоан Кроуфорд Викиҗыентыкта

Джоан Кроуфорд[7] (ингл. Joan Crawford, 23 март 1904 ел[8] — 10 май 1977 ел) — Америка кино актеры, 1930 елларда популярлыгы буенча Марлен Дитрих һәм Грета Гарбо белән көндәш булган.

1946 елда Кроуфорд Америка киносәнгать институты тарафыннан иң яхшы хатын — кыз роле өчен Оскарга лаек була һәм AF версиясе буенча 100 ел эчендә 100 иң бөек кино йолдызлары исемлегенә керә.

Люсиль Фэй Лесюр (ингл. Lucille Fay LeSueur) 23 мартта Техас штатының Сан-Антонио шәһәрендә туган. Кроуфордның туган елы ачык кына билгеле түгел, мәгълүматлар төрле. Булачак актрисаның 1904 елдан алда һәм 1908 нчы елдан соңрак тумаган икәне генә билгеле.

Аның ата — анасы бала туганга чаклы ук аерылышкан булган. Ничек кенә булмасын, Люсиль киләсе тормышында берничә мәртәбә кияүгә чыккан әнисе тәрбиясендә үсә.

1920 нче еллар башында Люсиль Миссури штаты Колумбия каласындагы Стивенс-колледж (Stephens College) колледжына укырга керә, әммә тиз арада укуны ташлый. Очраклы урыннарда эшли, шул исәптән супермаркет эскалатор операторы булып та. Люсиль бала чактан биюче булырга хыяллана, дәреслекләр дә ала, бию конкурсларында даими катнашып бара. 1923 елда Люсиль Канзас-Ситида эстрада башкаручылары һәвәскәр конкурсында җиңү яулый.

Бу җиңүдән соң ул чыгыш ясар өчен Чикаго, Детройт һәм Нью-Йорк клубларына чыгып китә.

1925 елның иң башында Люсиль Голливудта бәхет эзләргә була һәм шундук «Сылукайлар» («Красавицы») фильмында роль ала. Ул «Metro-Goldwyn Pictures» студиясы белән килешү төзи һәм студия таләбе буенча «Джоан Кроуфорд» псевдонимын ала. Бу периодтагы фильмнар арасында ул катнашкан Гарри Эдвардсның «Сукбай, сукбай, сукбай» («Бродяга, бродяга, бродяга») (1926) комедиясе, Тота Браунингның «Неизвестный» (1927) драмасы кызыксыну уята.

Чын танылыш аңа тик «Безнең биюче кыз» («Наши танцующие дочери») (1928) фильмында төп рольне башкарганнан соң килә. Бу фильмнан соң тагын берничә уңышлы фильмнары була. Тавышлы киноның барлыкка килүе Кроуфордта карьерасына кире йогынты ясамый, чөнки ул көчле, ачык тавышлы була.

Кроуфорд өчен беренче тавышлы фильм булып «Үпкәчел» («Недотрога») (1929) фильмы тора. Бу фильмда ул берничә җыр башкара.

1929 нче елдан 1933 елга кадәр ул актер һәм Икенче Дөнья сугышы булачак герое кече Дуглас <a href="https://ba.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D1%8D%D1%80%D0%B1%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D1%81_%D0%94%D1%83%D0%B3%D0%BB%D0%B0%D1%81_(%D0%BC%D0%BB%D0%B0%D0%B4%D1%88%D0%B8%D0%B9){{Deadlink|date=August 2021 |bot=InternetArchiveBot |fix-attempted=yes }}" rel="mw:ExtLink" title="Фэрбенкс Дуглас (младший)" class="new cx-link" data-linkid="127">Фэрбенкста</a> кияүдә була. Аерылышу сәбәбе булып Клоуфордның билгеле артист Кларк Гейбл[9] белән мавыгып китүе тора. 1930 елларда Кроуфорд карьерасы бик уңышлы үсә, ул "MGM"студиясендә иң билгеле артистлар арасына керә һәм аның өчен бик мөһим булган «Украденные драгоценности» (1931), «Гранд-отель» (1932), «Сэйди Макки» (1934), «Только без дам» (1935) һәм «Любовь на бегу» (1936) фильмнарында төшә.

Джоан Кроуфорд «Что случилось с Бэби Джейн?» (1962) фильмында
  • «Все целуют невесту» (1942) фильмында Кроуфорд Кэрол Ломбард уйнарга тиеш булган рольне уйный. Бу рольне ул Ломбардның армия фондына акча җыю туры үткәргән чакта авиаһәләкәттә һәлак булганнан соң уйнарга риза була. Бөтен гонорарын Кроуфорд Кызыл тәрегә тапшыра. Хәтта ул бер агентны бу акчадан үзенә тиешле дип санаган акчаны алып калганы өчен эштән чыгара.
  • Кроуфорд үзен һәр фанатка шәхсән язарга җаваплы дип санаган. Фанатларына ул автографларын җибәргән. Күп еллар дәвамында бу тәҗрибә аның буш вакытын алган. Үзенең Стивенс — колледждагы классташларына гына ул моны эшләмәгән, чөнки алар Кроуфордта уку вакытында бик газаплаганнар.
  • Кроуфордта чисталык маниясе булган. Ул ун минут саен кулларын юган һәм кунаклар артыннан фланель чүпрәк белән алар кагылган урыннарны сөртеп йөргән; ул сигаретларны үзенең пачкасыннан гына тарткан.