Джоди Уильямс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джоди Уильямс latin yazuında])
ингл. Jody Williams
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Туу датасы 9 октябрь 1950(1950-10-09)[2][3][4] (73 яшь)
Туу урыны Братлборо, Читтенден (округ, Вермонт), Вермонт, Америка Кушма Штатлары
Һөнәр төре профессор, хокук яклаучысы, антивоенный активист
Эш урыны Хьюстонский университет[d]
Әлма-матер Джон Һопкинс үниверситеты[d], Вермонтский университет[d], Школа передовых международных исследований Пола Нитце[d] һәм School for International Training[d]
Катнашучы Dialogue for Catalonia[d]
Әгъзалык Нобелевская женская инициатива[d][5]
Бүләкләр
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 5356
 Джоди Уильямс Викиҗыентыкта

Джоди Уильямс (ингл. Jody Williams, 9 октябрь 1950 ел, Братлар, Вермонт) — АКШ активисты һәм укытучы; Пехотага каршы миналарны тыю буенча халыкара хәрәкәтне оештыручы, 1997 елгы тынычлык буенча Нобель премиясе лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елда Вермонт университетында — сәнгать бакалавры, 1974 елда Вермонт халыкара уку мәктәбендә испан телен һәм икенче тел сыйфатында инглиз телен укыту буенча магистр дәрәҗәсен ала. 1984 елда Джонс Хопкинс университетының халыкара тикшеренүләр мәктәбе тарафыннан аңа халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә сәнгать магистры дәрәҗәсе бирелә. Мексикада, Бөекбританияда һәм Вашингтонда укытучы булып эшли, аннан соң үсештәге илләрдә гуманитар эшмәкәрлеккә тотына. 1986 елда Сальвадорда медицина ярдәме күрсәтү буенча Лос-Анджелес хәйрия эшмәкәрлеге оешмасының директор урынбасары була. 1992 елда Пехотага каршы миналарны тыю буенча халыкара хәрәкәтнең (International Campaign to Ban Landmines) җитәкчесе була. Оешманың һәм Уильямсның үзенең тырышлыгы белән 1997 елда Пехотага каршы миналарны җитештерүне һәм куллануны тыю тураһындагы конвенция имзалана (әммә Россия, Кытай һәм АКШ үзе килешүгә кул куюдан баш тарта). Пехотага каршы миналарны тыю һәм юк итү эшмәкәрлеге өчен Уильямс белән ул җитәкчелек иткән оешма 1997 елда тынычлык буенча Нобель премиясе лауреаты ителә. 2003 елда Уильямс АКШның Ирактагы хәрби кампаниясенә каршы чыга, шуның аркасында хәтта кулга алына[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]