Джон Локк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Джон Локк

Джон Локк
Тулы исеме John Locke
Һөнәре фәлсәфәче, педагог
Туу датасы 29 август 1632(1632-08-29)
Туу җире Рингтон, Сомэрсет, Англия
Ватандашлыгы Бөек Британия
Үлем датасы 28 октябрь 1704(1704-10-28) (72 яшь)
Үлем җире Эссекс, Англия

Джон Локк (ингл. John Locke) — инглиз фәлсәфәчесе, мөгаллим, эмпиризм һәм либерализм вәкиле. Сенсуализм таралышына зур өлеш керткән һәм үзенең фикерләре белән күп фәлсәфәчеләргә тәэсир иткән күренекле шәхес.

Тормыш юлы[үзгәртү]

1632 елның 29 августында Англиянең кечкенә Рингтон шәһәрендә, адвокат гаиләсендә туа. 1646 елда Вестминстер мәктәбенә укырга керә. 1652 елда мәктәпнең иң яхшы укучысы буларак, Оксфорд университетына кабул ителә. 1656 елда бакалавр дәрәҗәсен ала, 1658 елдан — шул университетның магистры.

1667 елда лорд Эшлиның тәкъдимен кабул итә һәм аның улының укытучысы булып эшли башлый. 1668 елда Локкны Патша җәмгыяте әгъзасы, ә 1669 елда аның Шурасы әгъзасы итеп сайлыйлар. 1683 елда Голландиягә күчеп китә. Үзенең төп хезмәте булып саналган «Кешенең гакылы турында тәҗрибә» китабын ул шунда иҗат итә.

1704 елның 28 октябрендә авыр астма авыруыннан вафат була.

Карашлар[үзгәртү]

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү]

Локк фәлсәфәнең төп мәсьәләләрендә материалистик позициядә тора. Ул тойгыларның чыганагын объектив реальлектә күрә. Локк фәлсәфә тарихында материализмның сенсуалистик карашындагы вәкиле булып санала. Ул танып белүдә беренче рольне тоюга, эмпирик белемнәргә бирә. Галим «Безнең барлык белемнәребез тәҗрибәгә нигезләнгән» дип, үзенең материалистик карашта торганлыгын катгый рәвештә белдерә. Яңа туган баланың аңы — буш савыт, «чиста такта», аларны нәрсә беләндер тутыру фәкать кешенең тәҗрибәсеннән генә тора, дип яза Локк. Шушы юнәлештә фикерләү балаларны тәрбияләү процессында тышкы даирәнең роле дигән концепцияне дә барлыкка китерә.

Локк фәнгә рефлексия төшенчәсен кертеп, аның мәгънәсен кешенең предметларны танып белү процессында рациональ баскычтагы уйланулары дип саный. Димәк, рефлексия, Локк карашынча, беренчел түгел, ул — икенчел. Ә беренчел рольне кешенең тәҗрибәсе, аның шушы тәҗрибә нигезендәге тойгылары уйный, дип саный ул.

Танып белү теориясендә Локк тойгыларга нигезләнгән идеяләрне беренчел һәм икенчел сыйфатларга бүлә. Беренчел сыйфатларга ул — аралык, фигура, этәрү, хәрәкәт кебек күренешләрне, ә икенчел сыйфатларга тавыш, тәм, яктылык, төс кебек күренешләрне кертә. Кайвакыт Локк икенчел сыйфатларны «алар реаль предметларның хасиятләре түгел, алар реаль хасиятләргә охшамаган да» дип идеализм арбасына утырганын күрсәтә.

Локкның беренчел һәм икенчел сыйфатлар турындагы теориясе эзлекле түгел, аңа логик каршылыклар хас. Локк әхлак теориясендә, игелек белән золымлык категорияләрен аерып алып, аларны үзенчә аңлатырга тырыша. Игелеккә ул кешегә ләззәт һәм ниндидер файда бирә торган күренеш дип карый. Ләкин игелекне аңлатканда бу сыйфатлар белән генә чикләнми, аны җәмгыять интересларына бәйләп эш итәргә омтыла.

Сәясәт турында карашлар[үзгәртү]

Сәяси идеяләргә килгәндә, Локк, туып кына килә торган буржуазия вәкиле буларак, шушы яңа сыйныфның дворяннар сыйныфы белән килешүдә булуын тели. Локк дәүләт төзү мәсьәләсендә икегә аерылган позицияне алга этәрә. Бер яктан, ул демократия, ягъни парламент республикасы һәм идарә итүдә икегә бүленгән хакимлекне, икенче яктан, конституцион монархия формасын яклый.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар[үзгәртү]