Эчтәлеккә күчү

Джон Хопнер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джон Хопнер latin yazuında])
Рәсем
Ватандашлык  Бөекбритания[1]
Туу датасы 4 апрель 1758(1758-04-04)[2][3][4]
Туу урыны Уайтчепел[d], Тауэр-Хэмлетс[d], Зур Лундын[d], Англия, Бөекбритания короллеге[d]
Үлем датасы 23 гыйнвар 1810(1810-01-23)[5][6][2][…] (51 яшь) или 25 гыйнвар 1810(1810-01-25)[4] (51 яшь)
Үлем урыны Уайтчепел[d], Тауэр-Хэмлетс[d], Зур Лундын[d], Англия, Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
Ире яки хатыны Phoebe Hoppner[d]
Балалар Belgrave Hoppner[d][7], Lascelles Hoppner[d][7] һәм Henry Parkyns Hoppner[d]
Һөнәр төре рәссам, гравёр, рәсемче, сәнгатькәр
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Активлык урыны Англия
Хранилище архивных досье деятелей искусства Smithsonian American Art and Portrait Gallery Library[d][8] һәм Библиотека Фрика по исследованию искусства[d]
Әсәрләр җыентыгы Штеделевский художественный институт[d], Миннеаполис сәнгать музее[d], Прадо[d], Музей искусств Нельсона-Аткинса[d], Auckland Art Gallery[d], Тейт[d], Виктория милли галереясе[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Национальная галерея Канады[d], Коллекция Фрика[d][9], Художественный музей Филадельфии[d], Метрополитен-музей[d][10], Национальные галереи Шотландии[d], Royal Museums Greenwich[d], Бирмингемский художественный музей[d], Музей изобразительных искусств Сан-Франциско[d], Художественная галерея Нового Южного Уэльса[d], Смитсоновский музей американского искусства[d], Музей искусств округа Лос-Анджелес[d], Эрмитаж музее[d], Йельский центр британского искусства[d], Национальный музей в Варшаве[d], Лондон милли галереясе[d], Художественный музей Индианаполиса[d], Музей изящных искусств[d], Музей искусств Карнеги[d], Национальная портретная галерея[d], Национальная портретная галерея[d], Музей Фицуильяма[d], Музей изобразительных искусств[d], Уэлс милли китапханәсе[d], Музей Род-Айлендской школы дизайна[d], Детройтский институт искусств[d], Национальная галерея Ирландии[d], Музей Ринглинг[d], Художественный музей Цинциннати[d], Национальный музей старинного искусства[d], Институт искусств Стерлинга и Франсин Кларк[d], National Museum Paleis het Loo[d][11], Нью-Йоркское историческое общество[d], Собрание Уоллеса[d], Гарвардский художественный музей[d], Holburne Museum[d], Музей фюрера[d], Художественный музей Принстонского университета[d], Художественный музей Фогга[d], Берлинская картинная галерея[d], Picker Art Gallery[d], Национальный музей Кардиффа[d], Эпсли-хаус[d], Галерея искусств Уокера[d], Кенвуд-хаус[d], Художественная галерея леди Левер[d], Виктория һәм Альберт Музее, Музей и художественная галерея Брайтон и Хоува[d], Ferens Art Gallery[d], Королевская академия художеств[d], Guildhall Art Gallery[d], Salford Museum and Art Gallery[d], York Art Gallery[d], Maidstone Museum and Bentlif Art Gallery[d], Музей Бойманса-ван Бёнингена[d][12], Cliffe Castle Museum[d], Wardown Park Museum[d], Hunterian Museum[d], Bank of England Museum[d], Royal Albert Memorial Museum & Art Gallery[d], Sudley House[d], National Museum of the Royal Navy, Portsmouth[d], Waddesdon Manor[d], Челсидагы хәрби һоспиталь[d], Temple Newsam[d], Cannon Hall[d], The Bishop's Palace and Gardens[d], Burton Constable Hall[d], Weston Park[d], Mansion House, York[d], Gordon Highlanders Museum[d], Lydiard House[d], Порт-Элиот[d], Royal Welch Fusiliers Museum[d], Erasmus Darwin House[d], Thirlestane[d], Glasgow Museums Resource Centre[d], Dorich House Museum[d], Bradford Museums and Galleries[d], Museum of Freemasonry[d], Dundee Art Galleries and Museums[d], Barts Health Archives[d], Taft Museum of Art[d], Stratfield Saye House[d], Фулхэм Пэлэс[d], Christ Church Picture Gallery[d], Элторп[d], Музей Галуста Гюльбенкяна[d], Ham House[d], Ноул-хаус[d] һәм Eton College Collections[d]
Әгъзалык Королевская академия художеств[d]
Жанр портрет[d]
Сурәтләнә Автопортрет[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите John Hoppner
 Джон Хопнер Викиҗыентыкта

Джон Хопнер (инглиз телендә: John Hoppner; 1758 елның 4 апреле, Лондон1810 елның 23 январе, Лондон) — немец килеп чыгышлы инглиз рәссамы, рәсем ясаучы, акварелист, король Георг IV-нең сарай яны живописец-портретисты[13].

Тормышы һәм иҗаты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джон Хопнер король Георг III-нең хатыны инглиз королевасы Шарлотта камеристкасы (килеп чыгышы буенча немец хатыны) гаиләсендә туган. Король малайга шулкадәр әтиләрчә кызыксыну һәм яклау күрсәткән ки, Джонның замандашлары аны корольнең никахтан тыш баласы итеп кабул иткәннәр (бу чынбарлыкка туры килмәгән)[14]. Балачагында Джон Король сарай яны капелласының малайлар хорында катнашкан. Әмма балачактан нәфис сәнгатьләргә сәләте булып Георг III рөхсәте белән 1775 елда уку өчен Король художестволар академиясенә күчкән. 1778 елда натурадан рәсем өчен көмеш медаль белән бүләкләнгән булган, ә 1782 елда Академиянең иң югары бүләген – “Король Лир” темасына тарихи живопись өчен алтын медальне алган. 1785 елда Хопнер корольнең өч кече кызының – принцессалар Эмилия, Мария һәм София портретларын барлыкка китерүгә заказ алган [15]. Иҗатының иртә чорында Джон Хопнер пейзаж живописен яраткан, әмма соңрак күбрәк игътибарны портретка биргән. Портретист буларак ул Джошуа Рейнольдсның художество традицияләрнең дәвамчысы булган. Иң уңышлы Лондон портретистларының берсе булып Хопнер сэр Томас Лоуренс кебек живописецка чын көндәшлек күрсәткән. 1789 елда ул Уэльс принцы тәхете варисы, Бөекбританиянең киләчәк короле Георг IV-нең сарай яны рәссамы булган. 1795 елда ул Король художестволар академиясенең әгъзасы булып сайланган булган, шунда 1809 елга кадәр картиналарын күргәзмәгә тәкъдим иткән (барысы Хопнерның 170-тән артык картинасы күргәзмәгә тәкъдим ителгән булган). 1803 елда рәссам Чарлз Уилкин тарафыннан живопись оригиналлары буенча гравирлаган “Хатын-кыз портретлары сериясе”н нәшер иткән, ә 1805 елда – көнчыгыш әкиятләрнең инглиз теленә шигырьләр белән тупламага иллюстрацияләр нәшер иткән. Дж. Хопнер Бөекбританиянең мәдәни һәм сәяси тормышының күп мәшһүр эшлеклеләрнең Вальтер Скотт, Уильям Питт-кечесе, герцог Веллингтонның, адмирал Нельсонның, Йозеф Гайднның һәм башкаларның портретларының авторы булып тора.

Рәссам төньяк Америка колонияләренең Англиядән бәйсезлегенең актив яклаучысы Америка рәссам-сынчы хатын-кызы Патиенс Райт кызы Фиби Райтка өйләнгән булган. Аларда биш бала булган. Рәссамның улы Ричард Белгрейв Хопнер күренекле живописец-маринист булган.

  1. KulturNav — 2016.
  2. 1 2 Encyclopædia Britannica
  3. Brockhaus EnzyklopädieF.A. Brockhaus, 1796.
  4. 1 2 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  5. RKDartists
  6. John HoppnerOUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
  7. 1 2 Bénézit E., Zeiger-Viallet E., Busse J. Dictionnaire critique et documentaire des peintres, sculpteurs, dessinateurs et graveurs de tous les temps et de tous les pays
  8. https://library.si.edu/art-and-artist-files
  9. https://collections.frick.org/people/111/john-hoppner/objects
  10. Метрополитен-музей — 1870.
  11. Portret van Willem V, prins van Oranje-Nassau (1748-1806) — 1799.
  12. Collectie Boijmans Online — 2010.
  13. Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
  14. Encyclopædia Britannica, 1911
  15. Dictionary of National Biography, 1885—1900/Hoppner, John 2024 елның 21 апрель көнендә архивланган
  • McKay, William and W. Roberts: Hoppner, John Hoppner. New edition with supplement and index, London 1914.