Джордж Һаррисон һәм Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джордж Һаррисон һәм Һинд дине latin yazuında])
Harrison with two Hare Krishna devotees, 1996
Һаррисон Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тугърылары Шьямасундара Даса һәм Мукунда Госвами белән, 1996 елда, Һиндстанда, Вриндаванда Джива Госвами Самадхи каршында

1960-ынчы еллары уртасына Һаррисон Һиндстан мәдәнияте һәм мистикасы сокланучысы булып киткән һәм аны башка "Битлз" катнашучыларына тәкъдим иткән.[1] Баһамаларда Help! фильмын төшергәндә, алар Шивананда Йога нигезләүчесе Вишнудэвананда Сарасватига очраганнар, ул аларның һәрберсенә үзенең "Тулы Сурәтле Йога Китабы"ның имзаланган нөсхәсен бүләк иткән.[2] Битлзның соңгы 1966 ел туры һәм Sgt Pepper-ны язу сессиялары арасында, ул хатыны Пэтти белән Һиндстанга дини сәфәр кылган; анда ул Рави Шанкар белән ситарны өйрәнгән, берничә гуру белән очрашкан һәм төрле изге урыннарга зиярәт кылган.[3] 1968 елда ул Махариши Махеш Йоги белән медитацияне өйрәнер өчен төньяк Һиндстанга Ришикешка сәфәр кылган.[3] Һинд дине Йога традициясе буенча Һаррисон 1960-ынчы еллар ахырында вегетариан булып киткән.[4] 1966 елда Шанкар тарафыннан төрле дини текстлар бирелгәч, ул Свами Вивекананда һәм Парамаханса Йогананда укуларның гомер буе яклаучысы булып киткән - алар йогиннар һәм туры килгән рәвештә Раджа Йога һәм Йогиның Автобиографиясе китапларының авторлары булган.[5] 1969 ел уртасында ул Һаре Кришна Мантраны ясаган, аны Лондон Радха Кришна Гыйбадәтханәсе әгъзалары башкарган.[6] Гыйбадәтханә тугърыларына Британиядә калырга ярдәм итеп, Һаррисон шуннан соң аларның җитәкчесе Бхактиведанта Свами Прабхупада белән очрашкан, аны ул "минем дустым...минем хуҗам" һәм "ул вәгазь укыганның камил мисалы" дип тасвирлаган.[7] Һаррисон Һаре Кришна традициясен кабул иткән, бигрәк тә тәсбих тартып Джапаны укуны һәм гомер буена тугъры булып калган.

Башка диннәр турында сөйләгәндә ул шулай дип билгеләп үткән: "Барлык диннәр бер зур агачның ботаклары. Ничек Сез Аны атыйсыз барыбер, исемен атавыгыз гына булсын."[8] Ул үз ышанулар турында шулай комментарий биргән:

Чынлыкта Кришна кешенең тәнендә;... Моны катлаулы итүче нәрсә, ул Ходай булса, ул сугыш кырында көрәшеп нишли микән? Моны аңлар өчен минем "ярты гомерем узды" һәм ниһаять Йогананданың "Бхагавад-гита"ның рухи интерпретациясендә моның нәрсә икәнен аңладым. Безнең сугыш кырында Кришна һәм Арджунаның сугыш арбасында барулары. Шулай итеп, асылы шунда - без бу тәннәрдә, ул арба шикелле, һәм без бу инкарнация, тормыш аша барабыз, ул сугыш кыры сыман. Тәннең сизүләре - алар арбаны тартучы атлар һәм без йөгәннәрдән контроль ясап арбадан шулай ук контроль ясарга тиеш. Һәм соңында Арджуна әйтә, "Кришна, рәхим ит, син арбаның йөртүчесе бул", чөнки без Гайсә пәйгамбәрне яки Кришнаны яки Будданы яки башка рухи җитәкчебезне йөртергә куймасак;... без арбаны җимерәчәкбез һәм авачакбыз һәм без сугыш кырында үтерәләчәкбез. Шуңа күрә без "Һаре Кришна, Һаре Кришна" дип әйтеп Кришнаны килеп арбаның йөртүчесе булырга дип сорыйбыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Schaffner, 1980, 77–78 битләр.
  2. Lavezzoli, 2006, 173 бит.
  3. 3,0 3,1 Doggett, 2009, 33 бит.
  4. Greene, 2006, p. 69: In line with the Hindu yoga tradition; Clayson, 2003, p. 208; Greene, 2006, p. 158: Harrison became a vegetarian in the late 1960s.
  5. Greene, 2006, pp. 68–73; Tillery, 2011, pp. 56–58.
  6. Partridge, 2004, 153 бит.
  7. Clayson, 2003, pp. 267–70; Chant and Be Happy, 1997, pp. 26–27.
  8. Tillery, 2011, 78 бит.