Джулиан Һаксли
Джулиан Сорелл Һаксли (ингл. Sir Julian Sorell Huxley, 22 июнь 1887— 14 февраль 1975) — инглиз биологы, эволюционист һәм гуманист, сәясәтче. Эволюциянең синтетик тәгълиматын төзүчеләрнең берсе, ЮНЕСКО беренче генераль директоры, бу оешманы барлыкка китерүдә төп рольне уйнаучы шәхесләрнең берсе, Бөтендөнья кыргый табигать фондына нигез салучыларның берсе
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Джулиан – борынгы Һаксли нәселенең вәкиле. Ул үзе биолог Томас Һакслиның оныгы; энесе – танылган инглиз язучысы Олдос Һаксли, абыйсы – Нобель бүләге иясе Эндрю Һаксли.

Оксфорд университетының Бейллиол-көллиятен тәмамлый, аннары шунда 1910-1912 елларда зоологиядән лекцияләр укый.
1956 елда Патша җәмгыятенең Дарвин медале белән бүләкләнә. 1958 елда рыцарь дәрәҗәсенә лаек була.
Шәхси карашлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Джулиан Һаксли һуманизм кыйммәтләрен тарату өчен күп хезмәт куя, чыгышлар ясый. Ул төрле һуманизм оешмаларында әгъза була, шул исәптән, Халыкара һуманизм һәм этика берлегендә әгъзалык итә. Эйнштейн, Томас Манн һәм Джон Дьюи белән бергә Нью-Йоркның Беренче һуманистик җәмгыятендә җитәкчелек итә.
Фәнгә керткән өлеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Эволюциянең синтетик теориясе
Джулиан Һаксли эволюциянең синтетик тәгълиматын барлыкка китерүдә зур роль уйный, моннан тыш, аны популярлаштыруга да зур өлеш кертә.
- Терминнар
Хәзерге фән куллана торган берничә истилахны Джулиан Һаксли уйлап тапкан:
- Ритуаллашу, 1914.
- Этник төркем, 1936.
- Клин, 1938.
- Морф, 1942.
- Клада, 1957.
- Трансһуманизм, 1957.
- Града, 1959.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- 1 2 3 4 5 6 Bibby C. Encyclopædia Britannica
- 1 2 Internet Speculative Fiction Database — 1995.
- ↑ SELIBR — Швеция милли китапханәсе, 2007.
- 1 2 3 4 5 6 7 8 Kindred Britain
- 1 2 3 Lundy D. R. The Peerage
- 1 2 3 База данных Национальной библиотеки Чешской Республики