Диана Будисавлевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диана Будисавлевич latin yazuında])
алман. Diana Budisavljević
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Аустрия-Маҗарстан
 Австрия
Тугандагы исем алман. Diana Obexer
Туу датасы 15 гыйнвар 1891(1891-01-15)[1]
Туу урыны Иннсбрук, Аустрия-Маҗарстан[1]
Үлем датасы 20 август 1978(1978-08-20)[1] (87 яшь)
Үлем урыны Иннсбрук, Австрия[1]
Җирләнгән урыны Западное кладбище в Инсбруке[d]
Кабер сурәте
Туган тел алман теле
Һөнәр төре табиб, гуманист
Сәламәтлек торышы чабыртмалы тиф
Бүләкләр
медаль Милоша Обилича за храбрость
 Диана Будисавлевич Викиҗыентыкта
Будисавлевичлар күмелгән кабере

Диана Будисавлевич (кыз фамилиясе Obexer; 15 гыйнвар 1891 ел20 август 1978 ел) — югослав табибы һәм Австрия чыгышлы гуманитар хезмәткәре, нацистларның концлагерыннан 12 000 баланы коткара[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1891 елның 15 гыйнварында Инсбрукта, Австро-Венгриядә, билгеле Обексерлар (нем. Obexer) гаиләсендә туган.

1917 елда Инсбрукта хирургия клиникасында ординатор булып эшләгән, тумышы белән серб милләтле, югослав табибы Юлий Будисавлевичка (Julije Budisavljević; 1882-1981) кияүгә чыккан. 1919 елда ул Загреб университетының медицина мәктәбенә профессор итеп билгеләнгән һәм хатыны белән Загребка күчеп килгән. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр алар шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнашканнар.

Сугыш барышында, 1941 елның апрелендә, Югославияне немец гаскәрләре басып алган һәм серб, яһүд һәм чегәннәрне тотып һәлак итер өчен Хорватиядә күп санлы концентрацион лагерьлар ачканнар. Үлем лагерларында тоткынлыкта балалар барлыгын белеп алган Диана «port louis Diana Budisavljević» дигән акцияне белән җибәргән. Ул Югославиядагы һәм бигрәк тә Ясеновац лагерында булган балаларны һәм хатын-кызларны коткару буенча кулынан килгәннең барысын да эшләгән. Үзенең Австрия иленнән чыкканлыгына һәм иренең эштәге мөмкинчелекләреннән файдаланып, ул балаларны, уллыкка алдыру максатында, Югославиядән Австрияга депортацияләгән. Бу эшкә Кызыл Тәре оешмасының хорват бүлеген дә җәлеп иткән.

Нәтиҗәдә Диана Будисавлевич һәм аның яклы кешеләр концлагерьлардан 15536 баланы алып чыкканнар, шулар исәбендәге 3254 бала, концлагерьдагы төрле җазалаулардан, ачлык, авырудан хәлсезләнгәнлектән, азат иткән чакта үлгәннәр, ә калганнары - тере калган. Бу балаларны коткару акциясендә катнашкан унбер кеше һәлак булган. 1945 елның маена кадәр Будисавлевич дүрт ел дәвамында төзегән картотекасын Югославиянең Социаль сәясәте министрлыгына тапшырган. Шул ук елда Югославиянең Иминлек Советы Диана Будисавлевичның бөтен архивын конфисковать итә һәм аңа үзенең сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы турында сөйләүне тыя[2]. Аның батырлыгы турында киң җәмәгатьчелек Диана үлгәч кенә беләләр. Диананың оныгы кәгазьләр арасында аның көндәлек дәфтәрен табып алган һәм аны киң җәмәгатьчелеккә җиткергән[3]. Диана 1941 елның 23 октябреннән 1947 елның 7 февраленә кадәр көндәлек алып барган һәм анда үзенең эшмәкәрлеге турында язган булган (көндәлек Хорватиядә 2003 елда басылып чыккан)[4]. Загребта 1972 елга кадәр яшәгәннән соң ,ул ире белән Инсбрукка күчеп килә һәм 1978 елның 20 августында Инсбрукта вафат була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2011 елда Загребта Hulahop киностудиясендә Dianina lista дигән документаль фильм чыккан[5].
  • 15 февраль, 2012 ел. Сербиянең Дәүләтчелек көнендә Республиканың Президенты Борис Тадич Диана Будисавлевичны (вафат булганнан соң) Милош Обилич исемендәге(батырлык һәм шәхси героизм өчен бирелә торган) алтын медаль белән бүләкләде[6].
  • 18 октябрь, 2013 ел. Сербиянең Изге Патриарх Ириней Серб православие чиркәвенең — Царица Милица ордены белән Будисавлевич Диананы (вафат булганнан соң) бүләкләде[4][7].
  • 2014 елның июнендә серб режиссеры Тихомир Станич Диана Будисавлевич турында аның көндәлекләренә нигезләнгән кинофильм төшерә башлады[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]