Диарея

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диарея latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Диарея
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм гастроэнтерология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару угольная кислота[d][1], лидамидин[d][2] һәм oral rehydration therapy[d]
ICD-9-CM 787.91 һәм 009.2[3]
ICPC 2 идентификаторы D11
NCI Thesaurus идентификаторы C2987
Commons-logo.svg Диарея Викиҗыентыкта

Диарея яки эч китү Русиядә киң таралган авырулар арасында икенче урында тора.

Эч борып, тизрәк бушанасы килү теләге, мөгаен, һәркемгә таныштыр.

Диареяне вируслы һәм хроник төрләргә аерып йөртәләр. Вируслы диареяләр — ашказаны-эчәклек трактының югары өлешен зарарлаучы кискен инфекцияле авырулар группасы. Бу авырулар вакытында сулыш юлларының ялкынсынуы һәм организмның сизелерлек дәрәҗәдә агулануы күзәтелә.

Вируслы диарея—бер яшькә кадәр балаларның эчәклек дисфункциясенә төп сәбәп булып тора. Сабыйлардагы бик авыр формадагы вируслы диареянең сәбәбе — вируслы диареянең бактериаль инфекция белән бергә баруы.

Елның теләсә кайсы вакытында күзәтелә торган ротавируслы инфекция— яшь балалардагы инфекцияле диареясенең төп сәбәбе. Инфекциянең чыганагы булып авыру кеше тора. Чир ризык, су, турыдан-туры контакт, сирәгрәк һава аркылы бирелә. Вируслы диарея бар яшьтәге кешеләрдә очрый һәм сабыйларның беренче айларында ешрак күзәтелә.

Авыру барышын периодларга бүләләр. Инкубация чоры — 1-5 көн, аның дәвамлылыгы авыру кузгатучы вируска һәм нинди юл белән зарарлануга бәйләнгән. Авыруның ачык беленү периоды 2-7 көнгә кадәр дәвам итә һәм бу вакыт инфекциянең төренә бәйле. Сәламәтләнү периоды — 5-10 көн.

Барлык вируслы диареяләргә уртача дәрәҗәдәге агулану синдромы (хәлсезлек, баш авырту, мускуллар авырту, аппетит югалу, озакка бармаган бизгәк тоту) характерлы. Ашказаны-эчәк трактының югары һәм урта бүлек- ) ләре зыян күрүе сиздерә: эчнең бар өлешен камап алган авырту, күңел болгану, берничә тапкыр косу, бик күп булмаган күбекләнүчән кансыз, сусыл ! сыекчалы тәрәт интектерә. Сырхауның гәүдә авырлыгы кимергә мөмкин.

Диагноз кую өчен биохимик анализ ясала. Корсак куышлыгындагы орган- : нарга вертикаль һәм горизонталь торышта рентгенография уздырыла. Тәрәттә кан күренсә, ректаль көзге яисә ректоскоп аша туры эчәк һәм сигмасыман < эчәкнең лайлалы тышча өслеген тикшерәләр. Вирусны табу өчен латекс-агглютинация реакциясе ясала һәм башка төр тикшерүләр башкарыла.

Авыру балаларда катлаулы барган очракта, эпидемиологик күрсәткечләрне исәпкә алып, табиблар балалар бакчасында авырганнарны хастаханәгә салып тикшерәләр һәм аларны организмга парентераль рәвештә тозлы эремәләр кертеп дәвалыйлар.

Кискен диарея вакытында диета саклау кирәк. Каһвә, алкоголь, сөт

продуктларын, җиләк-җимешләр, яшелчәләрнең кайберләрен, ит ашарга киңәш ителми. Эч китү туктап, 12 сәгать вакыт узганнан соң, рационга дөге, майсыз шулпа, мичтә пешкән бәрәңге, тавык ите салынган дөге яки г токмачлы аш кертергә була. Соңрак рационга пешерелгән балык ите, банан, алма соусы өстәргә ярый.

Хроник диарея системалы рәвештә — 3 атнадан артык вакыт дәвамында (тәүлегенә 300 граммнан күбрәк тәрәт булуы белән характерлана. Хроник диарея берничә төр: экссудатив, осмотик, секреторлы, моторлы, висцераль (эчке әгъзалар) невропатиясе диареяләренә аерыла. Авыруның башлангыч чорында тәүлегенә 3-5 тапкыр эч китә. Тәрәт ачык ’ төстә, лайлалы була. Эчне бора, ул кабара, авырта, температура күтәрелергә мөмкин. Бушангач, авыруның хәле җиңеләеп китә. Моннан тыш баш авыртуы » борчый, тамакка төер утырган кебек була. Ярсыта, елыйсы килә, йөрәк тибеше ешая, «кече» йомыш бозыла. Кискен, көчле тавышлар начар тәэсир ; итә, болар барысы да депрессиягә китерергә мөмкин. Әмма авыру озакка сузылса да, кеше эш сәләтен югалтмый. Экссудатив диарея булганда, тәрәт : сыек, анда еш кына кан, эрен була. Осмотик диарея вакытында тәрәт бик мул, яртылаш кына эшкәртелгән була. Секреторлы диарея авырттырмыйча, бик күп сусыл тәрәт бүленеп чыгуы белән характерлы. Моторлы диарея булганда, тәрәт күп булмый, анда эшкәртелеп бетмәгән калдыклар була.

Диагноз кую өчен, вируслы диарея вакытындагы кебек тикшерүләр уздырыла. Тагын яшерен канны табу буенча проба ясала. Тизәктәге мик­ робларның төрен аеру өчен дә анализ ясыйлар. Махсус тикшерү — ирри- гография уздырылырга мөмкин.

Дәвалау өчен №4Б диета өстәле кулланыла. Бу диета перистальтиканы . тормозлауга, эчәклек куышлыгына су һәм электролитларның азрак бүленеп чыгуына китерә. Туклану аксым, май, углеводлар, бигрәк тә витамин һәм микроэлементлар буенча балансланган булырга тиеш. Ал арны табиб билгели. Рационнан яңа сауган сөт, терлек майлары, газлы эчемлекләр, кәбестә, кузаклылар, какао, шоколад кебек ризыкларны чыгару зарур.

Авыру тынып торган арада, чама белән җиләк-җимеш ашарга мөмкин.

Дарулардан бактисубтил билгеләнә ала. Тәүлегенә 2-3 мәртәбә ашаганчы 1 сәгать кала берәр капсула эчәргә. Энтерол — тәүлегенә 2-4 капсула, дәвалау курсы 3-5 көн. Хилак-форте 40-60 тамчы—тәүлегенә 3 мәртәбә, ике атнадан дозаны 20-30 тамчыга кадәр киметеп, янә 2 атна буе дәвалыйлар.

Кискен диарея булганда, башлангыч чорда 4 мг, аннан 2 мг лоперамид эчәргә тәкъдим ителә. Сыек тәрәт булганнан соң, тәүлегенә 16 мг га кадәр бирелә. 12 сәгать тәрәт булмый торса, препарат бирүне туктатырга кирәк. Составында үт булмаган ферментлар — панкреатин, трифермент, ' мезим-форте кебекләре ашкайнату процессын яхшырта, эчәклекнең ялкынсынуын бетерә. Дарулар белән дәвалауны табиблар гына алып барганын онытмагыз. , Халык медицинасында диареяны дәваларга кызылбаш (кровохлебка), J чагыр (бадан), тәпичә (калган) үләннәре тамыры ярдәм итә. Өй шартларында алардан төнәтмә әзерләргә кирәк. 30 г изелгән тамыр катнашмасын 250 г чиста спирт яки 500 г аракыга салалар. Вакыт-вакыт селкеткәләп, 2 атна караңгы урында тоталар. Сыеклык коңгырт-кызыл төскә кергәч, көнгә 3' тапкыр ашар алдыннан 1 әр аш кашыгы эчәләр. Бу уңайдан сары мәтрүшкә, шалфей, тырнак гөл (календула), меңъяфрак (тысячелистник), тубылгы (таволга), чыпчык аягы (спорыш), бәбкә үләне, канәфер, эт тигәнәге (репешок), үги ана яфрагы да кулланыла. Җиләкләрдән кара карлыган, караҗиләк, шомырт, саз җиләге (морошка), кизил, гөлҗимеш файдалы.

Эч күпмәсен өчен, укроп, ромашка чәчәге, песи үләне (валериана) тамыры төнәтеп эчү шифалы.

Эч китү белән бергә хәлсезлек тә күзәтелсә, 1 чәй кашыгы аш тозы белән 8 кашык шикәр комын, 1 литр кайнаган суга салып, болгатырга һәм шуны һәр сәгать саен 1 аш кашыгы эчәргә кирәк. Бу вакытта яшелчә, җиләк- җимеш ашарга, каһвә, сөт, газлы су, спиртлы эчемлекләр кулланырга, тәмәке тартырга ярамый.

Шуны исегездән чыгармагыз: диарея артында җитди авыру яшеренгән булуы ихтимал. Табибка тизрәк күренсәгез, дәвалану уңышлырак узачак.

Диареягә китерүче дәва чаралары—эч йомшарткыч дарулар; составында магний тозлары булган антацид чаралар; антибиотиклар (клиндамицин, линкомицин, ампициллин, цефалоспориннар); аритмиягә каршы чаралар (хинидин, пропранолол); уймак чәчәк (наперстянка) препаратлары, составында калий тозлары булган дәва чаралары, ясалма шикәр (сорбитол, маннитол), сульфасалазин, антикоагулянтлар.

Эч китү, фәнни тел белән әйткәндә, диарея—ул сыек тизәкнең эчәкләрдән ашыгыч рәвештә бүленеп чыгуы. Бу хәл эчәкләрнең кыскаруы (перисталь- тика) көчәю һәм суның юан эчәк бүлегендә организмга үтеп керә алмавы аркасында килеп чыга.

Моны нәрсә китереп чыгара соң? Еш кына бу күренеш җәй-көз көннәрендә.

агуланганда, яки кайбер ризыкларга аллергия булганда күзәтелә. Андый очракларда «бер-бер нәрсә ашагандыр» дип әйтергә күнеккәнбез.

Кайвакыт эч китү ризыкларның ашказанында, эчәклектә эшкәртелүе бо­ зылганда килеп чыга һәм диспепсия дип атала. Диарея ашказаны соклары һәм ферментлар җитәрлек булмаган вакытларда да очрый. Шулай ук төрле дарулар тәэсирендә, әйтик, антибиотикларны күп кулланганда эч китү оч­ раклары булырга мөмкин. Кайвакыт диарея нерв системасының киеренке­ леге, стресс вакытларында килеп чыга. Эч китү шулай ук еш очрый торган дизентерия, сальмонеллез, амебиаз кебек инфекцион авыруларның клиник күренешендәге симптом булып тора. Эч китүнең сәбәпләре күп булганлык­ тан, диагнозны лаборатория анализлары уздыргач кына куярга мөмкин.

Әгәр дә тизәктә кан яки лайла барлыгы беленсә, шунда ук табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Эч китү күп очракта юан һәм нечкә эчәкләр ялкынсыну симптомы. Шуңа күрә гастроэнтерологка күренергә киңәш ителә, чөнки эч китү авыр яки озак барса, бу авыру кешенең ябыгуына һәм гиповитаминозга китерергә мөмкин.

Эч китү җиңел уза торган, озак дәвам итмәгән очракларда ашау рационын төзәтүгә игътибар бирергә кирәк.

Диарея борчыганда саклану диетасы кулланырга тәкъдим ителә: рационда углеводка бай ризыкларны киметергә, майлы, әче ашамлыклардан тыелырга, көн дәвамында аз-азлап, яхшы чәйнәп ашау шарт. Агуланып эч китә баш­ ласа, 24-36 сәгать буе ашамый торырга, ә аннан соң 3-4 сәгать саен кечкенә порцияләр белән дөге, солы боткалары ашарга тәкъдим ителә. 3 көннән соң ашау рационына пешерелгән ит, балык, бәрәңге, кишер пюресы, омлет, күрәгәдән, йөземнән кайнатылган шикәрсез компот кертергә була. Берничә көн буе чи яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм соклардан тыелып торырга кирәк.

Эчәклек эшчәнлеген активлаштырып җибәрергә кальций карбонаты, висмут препаратлары, танальбиннар ярдәм итә. Имән кайрысы, сары мәтрүшкә, бүре тырнагы тамыр-сабаклары, кара җиләк төнәтмәләре ныгы­ ту, бөрештерү үзлегенә ия чара булып тора. Дару ромашкасы чәчәкләренең төнәтмәсе ялкынсынуга каршы тәэсире бар.

Дисбактериоз аркасында эч киткән вакытта колибактерин, лактобак- терин, бификол, бифидумбактерин кебек препаратлар билгелиләр. Орга­ низмда ашказаны согы, ферментлар начар эшләнсә, ашказаны согы яисә ферментлы препаратлар эчәргә тәкъдим ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]