Диване лөгатет-төрк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диване лөгатет-төрк latin yazuında])
(Диване лөгать эт-төрк битеннән юнәлтелде)

«Диване лөгатет-төрк» (төрки телләре сүзлеге) — Мәхмүд Кашгарый тарафыннан 10721074 елларда язылган китап.

Ул — сүзлек характерындагы җыентык, ләкин биредә төрки халыкларының мифологиясенә, фольклорына, язма әдәбиятына, теленә, тарихына, тормыш-көнкүрешенә бәйле күп мәгълүматлар бар. Китап материалларын Мәхмүд Кашгарый үзе озак еллар дәвамында туgлавын искәртә.

Диване лөгатет-төрктә белдерелгәнчә, Караханид ханлыгы (ингл) дәүләтендә барлык документлар һәм ханның хатлары иске уйгур әлифбасы (ингл) белән языла иде.[1]

Китап зур күләмле. 1266 елгы кулъязмада ул 638 бит тәшкил итә. Биредә якынча 9 мең төрки сүзгә һәм сүзтезмәгә аңлатма бирелә, мисал рәвешендә 300 дән артык мәкаль теркәлә. «Диване лөгатет-төрк» китабы беренче тапкыр 19151917 елларда Истанбулда нәшер ителә. Соңрак үзбәк, рус һәм кайбер башка телләрдә дә чыга. Татар телендә аерым өлешләре Нәкый Исәнбәт, Хатыйп Госман, Хуҗи Мәхмүтов хезмәтләрендә бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Larry Clark. Turkology in Mainz, Otto Harrasowitz GmbH & Co., 2010, 96 бит, ISBN 978-3-447-06113-1, "The Turkic script and Kutadgu Bilig" бүлеге

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.