Диксон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диксон latin yazuında])
Диксон
Карта
Ил Россия
Регион Красноярск крае
Район Таймыр районы
Координатлар 73°30'30"тн, 80°31'28"кнч
Нигезләнгән 1929
Мәйдан 118 км²
Халык саны 643 кеше
Сәгать кушагы UTC+8
Телефон коды +7 39152
почта индекслары 647340, 647341

Диксон (рус. Диксон) — Россиянең Красноярск краенда шәһәр тибындагы бистә, Россиянең иң төньяк порты һәм Россиянең иң төньяк шәһәр тибындагы бистә.

Халык саны — 643 кеше.[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диксон Котып аръягында, Дудинкадан 658 километр төньяк-көнчыгыштарак, Таймыр ярымутравының төньяк-көнбатыш кырыенда һәм бер үк исемле утрауда урнаша.

Кара диңгезендә диңгез порты. Аэропорт.

Майавгустта бистәдә поляр көн, ә ноябрьфевральдә поляр төн була.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диксон климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C −0,5 −1,3 −0,2 1,7 10,4 22,2 26,8 26,9 16,6 6,2 1,9 0,3 26,9
Уртача максимум, °C −23 −23 −20 −15 −6 2 7 7 3 −6 −16 −21 −9
Уртача температура, °C −25,4 −26 −23,9 −17,1 −8,1 0,2 4,6 4,8 1,5 −7,8 −17,9 −22,2 −11,4
Уртача минимум, °C −28 −28 −25 −21 −10 −1 3 4 0 −9 −20 −25 −13
Абсолют минимум, °C −46,2 −48,1 −44,1 −38 −28,8 −17,3 −3,4 −3,6 −12 −31,3 −42,8 −46,6 −48,1
Явым-төшем нормасы, мм 19,4 17,7 15,6 12,6 14,2 16,8 22,1 26,8 28,2 25,1 16,4 18,1 233
Чыганак: MSN WeatherThermo-Karelia

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диксонның 50 еллыына багышланган почта маркасы

Диксон 1915 елда бер үк исемле утравында поляр станциясе буларак нигезләнә.

1942 елда «Адмирал Шеер» исемле алман корабы Диксонга десант төшерү максаты белән бистәгә һөҗүм итә һәм аны тупка тота.[2] Бик тиз уза торган сугыштан соң «Адмирал Шеер» чигенергә мәҗбүр була.

1956 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

19572007 еллдарда — Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округының Диксон районы үзәге.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
3 470 3 889 4 045 4 449 1 198 643

Милли состав (2002): руслар — 83,%, украиннар — 7,5%, белоруслар — 2,5%, татарлар — 1,0%.[8]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диңгез порты.

Диксон тирәсендә — алтын, күмер һәм графит чыганаклары.

Топографик карталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]