Динар Фәйсханов
| Динар Фәйсханов | |
|---|---|
| Туу датасы: | 2 октябрь 1981 (45 яшь) |
| Туу урыны: | Мәскәү, ССРБ |
| Эшчәнлек төре: | җырчы |
| Жанр: | татар поп-музыкасы |
| Яшәү җире | Новокосинская улица[d] |
Динар Фәйсханов (2 октябрь 1981 (45 яшь), Мәскәү, ССРБ — , ) — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче популяр татар автор-башкаручысы. Alga татар интернет-радиосын оештыручы.
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1981 елда Мәскәүдә туган. Әтисе тумышы белән Шөбиле авылыннан, әнисе — Анды авылыныкы. Атасы гармунчы булганлыктан, Динар да 5 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнә. 7 яшендә беренче җырын яза. Яшьтән Таһир Якупов, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Гали Ильясов җырларын тыңлап үсә. 1981 елда әнисе Динарны Диләфрүз театрына алып килә.
1994 елда музыка мәктәбен баян классы буенча тәмамлый. «Алтын Лалә» (Казан, 1998), «Тургай 98» (Казан), «Тургай 99» (Чаллы), «Энҗе бөртекләре» (Мәскәү, 1998), Рәшит Ваһапов исем. конкурс (Мәскәү, 1998), ел саен узучы «Туган як моңнары» (Мәскәү) конкурслары лауреаты.[1]
2009 елның 8 февралендә Мәскәүдә беренче соло концертын куя. Шул елдан алып февраль аенда Мәскәү тамашачылары өчен бер концерт кую матур традициягә әйләнә.
2020 елда Д.Фәйсханов Alga интернет-радиосын гамәлгә куя. Радиодан музыкаль номерлар, мәзәкләр, Нижгар ягының атаклы якташлары турында сюжетлар тапшырыла. 2024 елдан радио Telegram-нан гына аваз сала (https://t.me/radioalga).
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йөздән артык җыр авторы. Текстларын үзе да иҗат итә, шулай ук шагыйрьләр Р.Вәлиева, М.Разов, М.Шәйбәков, Н.Камал, М.Мөхәммәтшин, Р.Корбан һәм башкаларныкын текстларын көйгә сала. Репертуарында аерым урынны Нижгар кыска көйләре алып торалар һәм тамашачыларда җылы кабул ителәләр.
Иҗат төркеменә баянчы Минхан Хөсәинов (Суыксу), гитарачы Гамил Мәхмүтов (Петрякс), гитарачы Рәшит Фәйзрахманов (Шөбиле) керәләр. Башлангыч елларда шулай ук виртуоз музыкант Мәсүм Фәйзуллин, баянчы Наил Абделкаюмов белән хезмәттәшлек итә.
Дискография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2009 — «Нижгар-Мәскәү-Казан» 2011 — «Сагынам туган авылымны» (DVD) 2019 — «Рәхмәт сезгә!»
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М.Мөхәммәтшин. Динар Фейсханов. Биография. 2025 елның 13 сентябрь көнендә архивланган
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ М.Мөхәммәтшин. Динар Фейсханов - нижегородский самородок, самоцвет.