Динар Хөснетдинов
Внешний вид
Динар Хөснетдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Динар Вәзим улы Хөснетдинов |
Туган | 18 май 1990 (34 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | артист |
Бүләк һәм премияләре | «Тантана» премиясе - 2022 |
Динар Хөснетдинов, Динар Вәзим улы Хөснетдинов (1990 елның 18 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — театр һәм кино актеры. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында иҗат итә. «Тантана» премиясе лауреаты (2022). Татарстанның атказанган артисты (2023).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990 елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясен (2007), Казан театр училищесын (2011) тәмамлаган. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстан-Яңа гасыр студиясендә төшерелгән 10 серияле «Ак чәчәкләр» фильмында (2015) төп рольләрнең берсен (Мансур) башкаргач, исеме киң публикага мәгълүм була. Әлеге рольгә зур кастингта җиңеп, сайлап алына.
Мансур ролендә уйнаучы — тере, үзенә тартып тора торган холыклы, сөйкемле тышкы кыяфәтле, гади, фильмда үз урынын тапкан артист. Төрле тормыш вакыйгаларында каушап калмыйча, үзе булып кала торган образ тудыра алган[1]. Гайсә Җиһаншин
|
— «Ак чәчәкләр»дәге Мансур белән синең арада уртаклык бар дип уйлыйсыңмы ? — Әйе, без охшаш. Мин аңарда үземне курәм дисәм дә, ялгыш булмас. Динар Хөснетдинов
|
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мансур — «Ак чәчәкләр» Габдрахман Әпсәләмов
- Айрат — «Балакаем» Илгиз Зәйниев
- Гашыйк Кәриб — «Гашыйк Кәриб» М.Ю. Лермонтов
- Зөфәр — «Тормыш корабы» Әмирхан Еники
- Алмаз — «Студентлар 3D» Наил Гаетбай
- Турыколак — «Акбай һәм сарык малае» Туфан Миңнуллин
- Кияү дусты — «Туй» Бертольд Брехт
- Газиз — «Күк капусы ачылса» Хәй Вахит
- Җеннең әнисе — «Җенле юл билгеләре» Г. Кәшипова
- Ризван — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
- Ромео — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир һ.б.
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2015 ― «Ак чәчәкләр» фильмында Мансур
- 2020 ― «Сөмбел» фильмында Байрас
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2022 ― «Тантана» премиясе ― «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә ― «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Хәзрәт роле өчен [2]
- Татарстанның атказанган артисты ― театр сәнгатенә керткән өлеше өчен[3]
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
«Ромео & Джульетта» спектаклендә Ромео
-
«Ак чәчәкләр» фильмында Мансур
-
«Сөмбел» фильмында Байрас (с)
-
Динар Хөснетдинов
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Звезда Поволжья, 3-9 декабрь, 2015 ел, № 43 (771)
- ↑ Объявлены победители театральной премии Министерства культуры РТ «Тантана». 2022 елның 29 март көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдиновка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Татар-информ, 2.03.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Д. Хөснетдинов «Күңел» радиосы сайтында 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Әлмәт театры рәсми сәхифәсе 2016 елның 2 март көнендә архивланган.
- Артист белән әңгәмә (2015, ноябрь) 2016 елның 5 март көнендә архивланган.