Динес (Федоровка районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динес (Федоровка районы) latin yazuında])
Динес
География
Ил Россия
Координатлар 53°0'45"тн, 55°8'28"кнч
Почта индексы 453282 Edit this on Wikidata
Карта

ДинесБашкортстанның Федоровка районында урнашкан татар авылы. Уфадан 250 км, Фёдоровкадан 30 км ераклыкта урнашкан. Динес авылынын тап уртасыннан жырларда жырланган Ашказар елгасы агып ята. Авылны таулар уратып алган. Чыршы, нарат, каен, имән урманнары бар. Әҗәт, Пионер, Йолдыз чишмәләре.

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 637 кешенең яшәве мәгълүм.[1] 2012 елда Динестә 230 йортта 661 кеше яши. Килен булып төшкән берничә башка милләт кешесен исәпкә алмаганда, Динес тулысы белән татар авылы. Веселовка, Новомихайловка, Динес, Кирюшкино, Новоселка, һәм Филипповка авылларын берләштергән Динес авыл Советы үзәге урнашкан. Әлеге торак пунктларында 2 меңгә якын кеше гомер кичерә. Шулар арасыннан иң зрусы — Динес авылы.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи мәгълүматлар буенча Динес авылына 1770 елда нигез салына. Беренчеләрдән булып бу төбәккә Казан губернасының Бөгелмә өязе Динес авылыннан дүрт бертуган Йосыповлар күченеп килгән. Авылга Динес исемен алар биргән дигән фараз бар. Шул ук вакытта авылның бер очына Ырынбур ягыннан да татарлар килеп утырганнар. Заманында авыл Тукмак-Карамалы исемен дә йөрткән. Динес авылы тарихына караган материаллар Нәфисә Бохараева җитәкләгән мәктәп музеенда саклана.

Мидхәт Фәйзуллин язып калдырган мәгълүматлар буенча авылда беренче мәдрәсә 1834 елда ук төзелә. Моңа кадәр дә авыл балалары мулла һәм мөгаллимнәр өйләрендә сабак ала. Үз чиратында Динес мәдрәсәсен тәмамлаучылар арытаба күрше-тирә авылларда халыкка аң-белем тарата. Мисал өчен, күршедәге Батыр авылы мәдрәсәсен дә Динес авылы кешеләре ача. Октябрь инкыйлабына кадәр авылда ике мәчет эшләвен, Динеснең төбәктә үзенә күрә дини үзәк булып торуын да атап үтәргә кирәк. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: димәк, Динескә шактый зыялы кешеләр күченгән һәм нигез салган. Авылның арытабангы үсеше дә турыдан-туры шуңа ишарәли. 1922 елда авылда совет мәктәбе ачыла. 1930 елда берьюлы өч колхоз — “Чит бүләк”, “Алтынбай” һәм “Игенче” хуҗалыклары оеша. 1947 елда мәктәп — җидееллык, 1958 елда — сигезьеллык, 1973 елда ике катлы яңа бинасы файдалануга тапшырылганнан соң урта мәктәпкә әйләндерелә. Бу елларда да балалар бакчасы, почта, мәдәният йорты, китапханә, медпункт, кибет, башка социаль учреждениеләр челтәре ныклы үсешкән Динес тирә-як авыллар халыклары өчен үзәк пункт булып тора.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[2] 2009[2] 2010[1]
660 660 637

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

11 еллык Татар мәктәбе. Әлеге көндә 74 укучы белем ала. "Гөлләр" бию ансамблендэ 60 укучы шөгыльләнә.

Социаль-икътисади өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Советы территориясендә урнашкан Фрунзе исемендәге хуҗалык кына да 125 кешене даими эш урыннары һәм хезмәт хакы белән тәэмин итә. Моннан тыш, башка учреждениеләр челтәре дә яхшы үсешкән. Авыл Советы буенча 9 кибетнең дүртесе Динестә урнашкан. Мәктәп, балалар бакчасы, почта, мәдәният йорты, китапханә, медпункт, мәчет бар. Янә дә егермеләп кеше Себергә йөреп эшли. Алар эшләп тапкан акча шушы төбәккә кайта, гаиләләренең йөзендә авылның социаль хәлен яхшыртуга хезмәт итә. Үз чиратында авыл Советы территориясендә куәтле җитештерү ширкәтләре булу урындагы бюджетны формалаштыру өчен дә төп чыганак булып тора. Әйтик, Динес авыл Советының еллык бюджеты якынча 1 миллион 900 мең сум тәшкил итә. Шуның 50 проценттан күбрәге — үз керемнәре. Аңлашыла, әлеге салым базасын туплауда Фрунзе исемендәге хуҗалык мөһим урын били.

Үсемлекчелек тармагы гына түгел, терлекчелек тә хуҗалыкта ныклы үсешә. Бүген кооперативның Динес һәм Веселовка авыллары фермаларында җәмгысы 1500 баш сыер малы асрала. Шуларның 500е — савым сыерлары. Тагын да шул: ферма маллары соңгы елларда тулысынча диярлек токымлыга алыштырылган.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәбибулла Габдүшев (1920-1988), Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Республикасы торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-06-04 
  2. 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]