Динияр Биләлетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динияр Биләлетдинов latin yazuında])
Динияр Биләлетдинов
Bilya.JPG
Туган телдә исем Динияр Ринат улы Биләлетдинов
Туган 27 февраль 1985(1985-02-27) (38 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия[1]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты[d]
Һөнәре спортчы (футболчы)
Җефет Мария (Позднякова)
Балалар улы Тимур
Ата-ана
Спорт такымы әгъзасы Локомотив, Эвертон[d], Спартак, Торпедо, Анжи, Рубин[1], Ритеряй[d][1] һәм Русия милли аяк тубы җыелмасы

Commons-logo.svg Динияр Биләлетдинов Викиҗыентыкта

Динияр Ринат улы Биләлетдинов — футболчы, Россия җыелма командасының һәм "Спартак" клубының ярым сакчысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Динияр Биләлетдинов 1985 елның 27 февралендә Мәскәүдә туган. Әти-әнисе — Түбән Новгород өлкәсе татарлары. Футбол белән кызыксынуы нәселдән килә. Әтисе, танылган футболчы һәм тренер Ринатның футболга һәвәслеге олы улы Марат һәм урта улы Диниярга да күчкән. Диниярның энесе Данил исә фехтование белән профессиональ шөгыльләнә.

Динияр 2004 елдан бирле Россиянең яшьләр җыелма командасында (Андрей Чернышев җитәкчелегендә) футбол уйный. 2009 елга кадәр төзегән килешү буенча ул "Локомотив" командасы футболчысы була. Тренеры әйтүенчә, Динияр — бик тырыш һәм максатына ирешүче футболчы. Бабасы Сәйяр әйтүенә караганда, бу тырышлыгы аның татар милләтенә хас тырышлык. Динияр әйтүенчә, аның өчен тормышта иң мөһиме — туган-тумачаларының иминлеге һәм якын дусларының дуслыгы.

Футбол уйнаудан тыш, Динияр Мәскәү дәүләт индустрия университетында укый.

Клублар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Ринат Билалетдинов (1957), футбол буенча тренер, әнисе Гаделия Габделәхәт кызы, табиб-акушер-гинеколог, косметолог. Ир туганнары: Марат (абыйсы, 1984), Данил (энесе, 1993)[3]

Хатыны Мария (Позднякова), 2011 елда өйләнешкәннәр. Уллары Тимур (21.03.2012)[4][5].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Д. Билалетдинов (с), абыйсы Марат, энесе Данил, әтисе (у) белән

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]