Динә Арсланова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динә Арсланова latin yazuında])
Динә Арсланова
Туган 27 июль 1953(1953-07-27) (70 яшь)
Югары Эткол[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк (2001), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998).

Арсланова Динә Габдрәхим кызы (27 июль 1953 ел) — совет журналисты. 1978 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Динә Габдрәхим кызы Арсланова 1953 елның 27 июлендә Башкорт АССРның Макар районы (хәзер — Башкортстан Республикасының Ишембай районы) Югары Эткол авылында туган.

1975 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген «Совет Башкортстаны» газетасында башлый. 1981 елдан — «Башкортстан кызы» журналы хезмәткәре, 2001 елдан «Башкортстан» газетасының бүлек мөдире.

Башкортстан хөкүмәте 2013 елның июлендә журналистың 60 яшен билгеләде[1]/

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк (2001).
  • "Иң яхшы журнал әсәре" Бөтенрәсәй конкурсының «Җиңеп чыгу» номинациясендә лауреат була (2010)[2][3]
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Арсланова Динә Габдрәхим кызы//Башкорт энциклопедиясе. 7 к./Баш мөхәррир. Илһамов М. А. Том 1 : А — Б. Уфа: Башкорт энциклопедиясе, 2005. — 624 б.: илл.: карт. 191. б.
  • Ишимская энциклопедия|место=Уфа|издательство=Башкирская энциклопедия|год=2015|страницы=76|страниц=656|isbn=978-5-88185-205-4|тираж=3000}}

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]