Динә Гарипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динә Гарипова latin yazuında])
Динә Гарипова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Динә Фәһим кызы Гарипова

Туу көне

25 март 1991(1991-03-25) (32 яшь)

Туу урыны

Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР

Эшчәнлек еллары

1999

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

1 канал Бөтенроссия «Голос» яшь башкаручылар конкурсы җиңүчесе (2012)

Рәсми сайт
IMDb

ID 5533156

Динә Гарипова Евровидение-2013 ярышында
Динә Гарипова Евровидение пресс конференциясендә

Динә Фәһим кызы Гарипова (tat. lat. Dinä Fähim qızı Ğäripova(үле сылтама)) (1991 елның 25 мартында, Яшел Үзәндә туган[1], Татарстан) — татар җырчысы, Беренче каналда «Голос» («Тавыш») тапшыруы җиңүчесе[2], Татарстанның атказанган артисты.

«Голос» тапшыруында Динә Александр Градский төркемендә катнашты. 2012 елның 29 декабрендә «иң яхшы Россия тавышы» булып сайланды. Финалга ике татар кызы Эльмира Кәлимуллина һәм Динә Гарипова чыкты. Бөтен Россия буенча тавыш бирүдә Динә Гарипованы 927 мең 282 кеше яклады (54,1 %), Эльмира Кәлимуллинага 463 697 (27,1 %) тавыш бирде, бөтен җибәргән СМС-бәясе җыелган акчалар (50 млн. сум артык) авыру балаларга тапшырылган.

Татарстан Җөмһүрияте президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә тапшыруда җиңгәннән соң Динә Гариповага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә (30 декабрь, 2012)[3].

Динә Гарипова 6 яшьтән «Алтын микрофон» (Яшел Үзән) Җыр Театрында вокал белән шөгыльләнде. Хәзер Динә Яшел Үзәндә яши. Җырчы Габделфәт Сафин иҗат төркемендә гастрольләрдә чыгыш ясый.[4]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Динә Гарипова 1991 елның 25 мартында Татарстан ССРның Яшел Үзән шәһәрендә медиклар гаиләсендә туа. Әтисе Фәһим Мөхәммәт улы, әнисе Әлфия Газизҗан кызы - медицина фәннәре кандидаты.

6 яшеннән Динә Яшел Үзәннең «Алтын микрофон» җыр театрында вокал белән шөгыльләнә (вокал буенча педагог ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Антонова). 1999 елда ул «Жар-птица» (Иваново) Бөтенроссия конкурсының I дәрәҗә лауреаты, 2001 елда «Созвездие — Йолдызлык» республика фестиваленең I дәрәҗә лауреаты була. 2005 елда Динә Гарипова Тарту шәһәрендә (Эстония) Халыкара конкурс лауреаты була.

2008 елда «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә Гарипова беренче урынны яулаганнан соң, аның белән Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин (татар) элемтәгә керә. Ул яшь җырчыга аның музыкаль коллективы гастрольләрендә катнашырга тәкъдим итә.

2008 елда Гарипова «Алтын микрофон» театры куйган һәм Франциядә Халыкара конкурс гран-прига лаек булган мюзиклда катнаша.

2009 елдан бирле җырчы Роман Оболенскийның продюсерлык студиясе ярдәмендә аның соло концертлары Яшел Үзәндә 2010 һәм 2012 елларда уза. 2010 ел башында Гарипова үзенең музыкаль коллективы белән «Кышкы эстрада» шәһәр бәйгесендә катнашып, Гран-прига лаек була. Рок-музыкага гашыйк буларак, төркем белән чыгыш ясап, Nirvana репертуарындагы җырларны башкара.

2012 елның җәендә, «Голос» проектын төшерү башланыр алдыннан, Гариповның Британиянең Britain ' s Got Talent телетамашасына кастинг узган, тик ул, Россия проектында катнашып, Бөекбританиягә бармаган.

Джош Гробан концертында кунак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның 19 маенда Динә Гарипова Мәскәүдә Джош Гробанның беренче концертын «Крокус Сити Холл» сәхнәсендә ачты[. Җырчы берничә композиция башкарды, шул исәптән татар телендә дә. Дина сүзләренә караганда, Гробан җырларын тыңлап, ул кайчан да булса аның концертына тамашачы буларак эләгергә, ә аның чыгышы алдыннан җырларга хыялланган - бу аның өчен зур дәрәҗә.

Евровидение-2013[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче канал карары буенча Динә Гарипова Евровидение-2013 бәйгесендә (Малмө шәһәре, Швеция) Россиянең вәкиле булып катнашты. Ул анда швед җыры инглиз телендә «What if» («Нәрсә, әгәр…») башкарып, бишенче урын яулады. Дания җырчысы Эммили де Форест «Only Teardrops» җыры белән бәйгесендә җиңде.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]