Диффузия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диффузия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Температура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Молекулаларның хаотик хәрәкәтен еш кына җылылык хәрәкәте дип атыйлар, чөнки ул температура мәгънәсе белән тыгыз бәйләнгән. Җисемнәрнең җылынганлык дәрәҗәсен характерлаучы зурлыкны температура дип атыйлар. Температураны объектив үлчәү өчен термометрлар кулланалар. Гадәти термометрларның эш прицибы җисемнәрнең җылылык киңәюе үзлегенә нигезләнгән. Матдәнең башка үзлекләренә нигезләнгән термометрлар да бар. Төрле температуралы ике җисем орынганда, югарырак температуралы җисем, энергиясенең бер өлешен икенчесенә тапшырып, суына. Шул ук вакытта икенче җисем беренчесеннән энергия ала һәм җылына. Мондый күренешне җылылык алмашы дип атыйлар. Шулай итеп, җисемнәрнең температурасын үлчәп, җылылык алмашы вакытында кайсы җисем энергия бирәчәк, ә кайсысы алачак икәнен алдан ук әйтеп була. Матдә җылынганда, аның молекулаларының уртача тизлеге арта, суынганда – кими. Димәк, молекулаларның тизлеге җисемнең температурасына бәйле.

Диффузия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диффузия (латинчадан "диффузио" – агып җәелү) күренеше молекулаларның хаотик хәрәкәте белән аңлатыла. Ниндидер матдә молекулаларының, хаотик хәрәкәт нәтиҗәсендә пространствода концентрациясе тигезләшү күренеше диффузия дип атала. Температура югарырак булган саен, диффузия тизрәк бара. Диффузия процессы каты, сыек һәм газсыман тирәлекләрдә күзәтелә. Молекулалар арасындагы тәэсир итешүдән бәйле рәвештә, газларга караганда сыеклыкларда, сыеклыкларга караганда каты матдәләрдә диффузия акрынрак бара. S мәйданлы, Δl калынлыгындагы катлам өслекләре арасында концентрацияләр аермасы Δn булса, t вакыты эчендә, диффузия нәтиҗәсендә, катлам аша күчерелгән матдә массасы: . Монда D – диффузия коэффициенты.

Диффузия коэффиценты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диффузия коэффициенты дип, бер берәмлек катлам аша, аның өслекләре арасында концентрация аермасы бер берәмлек булганда, узган диффузияләнүче матдә массасына тигез зурлыкны атыйлар.