Эчтәлеккә күчү

Диёра Келдиёрова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диёра Келдиёрова latin yazuında])
Диёра Келдиёрова
Туган телендәге исеме Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-uz-latn" does not exist.
Туган 13 июль 1998(1998-07-13) (27 яшь)
Җома, Сәмәрканд өлкәсе, Үзбәкстан
Ватандашлыгы  Үзбәкстан
Әлма-матер Сәмәрканд дәүләт университеты[d]
Һөнәре дзюдочы
Өйдәш Азамат Матёкубов
Хәрби дәрәҗә өлкән лейтенант
Спорт
Ил Үзбәкстан
Спорт дзюдо
Weight class 52 кг

 Диёра Келдиёрова Викиҗыентыкта

Диёра Бәхтияр кызы Келдиёрова (1998 елның 13 июлендә, Җома, Пастдаргом районы, Сәмәрканд өлкәсе, Үзбәкстан) — үзбәк дзюдочысы. Үзбәкстан өчен чыгыш ясаган спортчы[1]. XXXI җәйге Олимпия уеннарында 52 кг га кадәр категориядә катнашучы, ике тапкыр Азия чемпионы, җәйге Азия уеннары чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы. 2024 елда Парижда (Франция) узган җәйге Олимпия уеннарында Дуздо 52 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын призер булды. Үзбәкстан Республикасы Оборона министрлыгының өлкән лейтенанты[2].

Диёра Келдиёрова 1998 елның 13 июлендә Пастдаргом районы Җoма шәһәрендә туа[3][4]. Әти-әнисе Келдиёрованы бию түгәрәгенә бирергә теләгәннәр[4], ләкин ул дзюдога бисе Гөлсәрә Джойдикова аркасында килгән[5][6][4][7]. 6 яшеннән тренеры Хөршидә Холикова җитәкчелегендә дзюдо белән шөгыльләнә башлый[3][7][8][9]. Диёра Келдиёрова Пастдаргом районы политехник һөнәри көллиятендә, ә аннары Сәмәрканд дәүләт университетында укый[4].

Бәхтияр Мәрдоновның әтисе Җoма мамык чистарту заводы эшчесе[5], әнисе Дилором Шәрипова — районның 19 нчы мәктәпкәчә учреждениесе тәрбиячесе[3]. Апасы Гулнисо, абыйлары Кувондикбәк, Огабәк[5]. Ире — дзюдочы Азамат Матёкубов (1996 елның 19 апрелендә туган)[10]. Алар 2022 елда никахлашканнар[3][11].