Эчтәлеккә күчү

Диңгез буе крае мөселманнарының Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диңгез буе крае мөселманнарының Диния нәзарәте latin yazuında])
Диңгез буе крае мөселманнарының Диния нәзарәте
Приморье мөхтәсибәте
Духовное управление мусульман Приморского края
Приморский мухтасибат
гыйбадәт йорты:

Россия байрагы Россия / Диңгез буе крае, Владивосток, Крыгин ур., 82

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

имам-мөхтәсиб Җәмал хәзрәт Гарифуллин

Нигезләү
край мөселманнары съезды карары

2020 ел

Россия юстиция министрлыгы край идарәсендә теркәлү

2020 ел

https://dumpk.ru/

Диңгез буе крае мөселманнарының Диния нәзарәте, Приморье мөхтәсибәте[1] (рус. Духовное управление мусульман Приморского края) ― үзәкләшкән дини оешма. 2020 елның 18 августыннан Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ерак Көнчыгыш федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, Приморье халкының якынча 10 % ын (~100 мең кеше) мөселманнар тәшкил итә. Вакытлыча эшкә килүчеләрне исәпкә алганда, мөселманнар саны ― якынча 150―200 мең. Владивостокның үзендә 60 меңләп мөселман яши[2]. Төбәктә үткән сораштыру нәтиҗәсе буенча, Диңгез буе краенда 7,5 меңнән артык мөселман мәчетләргә йөрергә тели.

2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләре буенча, Диңгез буе краенда 3 946 татар исәпләнә. 2010 елгы җанисәптә татарлар саны 10 640, 1989 елда 20 211 кеше булган.

1995 елда Владивостокта Диңгез буе крае «Ислам» мөселман дини оешмасы (Приморье мөфтияте) төзелгән. Шуның базасында Диңгез буе крае мөселманнарының Казыят идарәсе (Приморье казыяты) оештырылган (1999 елның 19 февралендә край Юстиция идарәсе тарафыннан теркәлгән, Казыят идарәсенең беренче рәисе Әлимхан Мәгърүпов була). Диңгез буе краеның барлык гамәлдәге мөселман җәмгыятьләре крайның үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы ― Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Казыят идарәсенә (Приморье казыяты) караган [3].

2020 елның 18 августыннан ― Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составында.

Диңгез буе крае мөселманнарының Диния нәзарәте 2020 елда Приморье крае мөселманнары съезды карары белән оештырыла һәм РФ Юстиция министрлыгының Приморье крае буенча Баш идарәсендә дәүләт теркәвен уза. Край Диния нәзарәтенең беренче рәсми пленумы 2020 елның 4 октябрендә узган.

Приморье мөхтәсибәте Россия Федерациясе субъектларында үзәкләштерелгән дини оешмалар өчен булган РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең типик уставы нигезендә теркәлгән.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елда край Диния нәзарәте Владивосток, Уссурийск шәһәрләрендәге, шулай ук Диңгез буе краеның Надеждино районында[d] урнашкан Тавричанка[d] бистәсендәге дини җәмгыятьләрне берләштерә[1].

Хәзерге вакытта җирле дини оешмаларының зур өлеше бердәм структурага берләштерелгән: Владивосток шәһәре, Уссурийск шәһәре, Тавричанка бистәсе, Артем шәһәре, Находка шәһәре, Арсеньев шәһәре, Фокино шәһәре, Камень-Рыболов авылы һ. б.[4]

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төзелүче Казан мәчете. Владивосток

Владивостокта моңарчы беркайчан да мәчет булмаган. «Казан мәчете» ― Владивостокта беренче ислам гыйбадәтханәсе булачак. Татарлар биредә Владивосток шәһәренә нигез салынган чордан (~1860 ел) яши. Биредә XIX гасыр ахырында патша армиясе составында Татар полклары булган. Мөселман гаскәриләр намаз укыган, ике гыйбадәт йорты һәм 40 шәкерткә исәпләнгән бер мәктәп-мәдрәсә булган.[2] 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Уссури краенда[d] 547 татар (шуның 183е Владивостокта) яшәгән. Күпчелеге ― гаскәриләр булган, 94 татар игенчелек, калганнары вак кәсепчелек белән шөгыльләнгән. Революциягә кадәр биредә ике мөселман зираты, намаз бүлмәләре булган. Хәрби полк мулласы Баһаветдинов якынча 10 ел мөселман-хәрбиләр җәмгыятен җитәкләгән. Шәһәр хакимияте мөселманнарга намаз уку өчен гыйбадәт йортлары итеп 1нче Диңгез һәм Пологая урамнарында махсус биналар бүлеп биргән. 1932 елның 10 гыйнварында Владивосток шәһәр Советы «Мөхәммәт дине тарафдарлары төркемен юкка чыгарылган дип санау турында» карар чыгара, чөнки төркем яңадан теркәлү узмаган булган һәм үз эшчәнлеген туктаткан.[5] Совет хакимияте чорында да татарлар динне сакларга, татар зиратын карап тотарга тырышкан.

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Приморье имам-мөхтәсибе Җәмал хәзрәт (Артем Сиреневич) Гарифуллин (1988 елда Германиядә туган. Уфада Акмулла исемендәге педагогика университетын, Россия ислам университетын тәмамлаган). 2020 елның 27 июнендә дини оешма корылтаенда сайланган, аның кандидатурасы Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин тарафыннан расланган, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле булып тора, шулай ук Владивостоктагы «Иман» (Вера) җирле мөселман дини җәмгыяте имам-хатыйбы [6]. Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгытуга, шулай ук мәдәни-рухи мирасны саклауга һәм арттыруга керткән зур өлеше өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнгән (2024) [7].
  • Край мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары ― Айдар хәзрәт Гарифуллин (Җәмал хәзрәтнең бертуган энесе) [8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]