Дмитрий Бугай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Бугай latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дмитрий Бугай
Туган 26 гыйнвар 1956(1956-01-26) (65 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Дмитрий Ефим улы Бугай (рус. Дмитрий Ефимович Бугай, 26 гыйнвар 1956 ел) — физик-химик. Техник фәннәр докторы (1999), профессор. Нью-Йорк фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъзасы (1993 елдан)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Ефим улы Бугай 1956 елның 26 гыйнварында Уфа шәһәрендә туган. 1978 елда Башкорт дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый һәм Уфа дәүләт нефть техника университетында эшли, бер үк вакытта 1985 елдан алып — Аз күләмле химия продуктлары һәм реактивлар ГТИның лаборатория мөдире. Бөтен хезмәт биографиясе Уфа дәүләт нефть техника университетының механика факультеты белән бәйле. 1999 елдан материаловедение һәм коррозиядән саклау кафедрасы профессоры. Д. Е. Бугай җитәкчелегендә кафедрада нефть эшкәртү белән бәйле фәнни эзләнүләр үткәрелә. Докторлык диссертациясен каты җисем физикасы темасы буенча яклый (1999). УДНТУ каршындагы кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен (Д 212.289.05 и Д 212.289.01) яклау буенча советлар әгъзасы һәм аларның эшчәнлегендә актив катнаша[1].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре көмеш коррозиясе һәм ашалу процессларының электрохимик кинетикасы проблемаларына багышланган. Д. Е. Бугай металларның механик-химик үзенчәлекләрен анализлау нигезендә аларның җимерелүенең яңа закончылыкларын ачыклый һәм көчәнеш тәэсирендә коррозия ингибиторларын алу ысулларын эшли. Аларның берничәсе ССРБ Газ сәнәгате министрлыгы предприятиеләрендә (шул исәптән, Башнефть, Оренбурггазпром, Татнефть) куллануга кертелә.

400-дән артык фәнни хезмәт һәм 42 уйлап табу, шул исәптән, 6 монография авторы, Русия Федерациясенең 30-дан артык патентын алган[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Төмән Нефть Компаниясе грантлар конкурсы җиңүчесе (2003)[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]