Дмитрий Бәдретдинов бюсты (Чаллы)
| Һәйкәл | |
Дмитрий Бәдретдиновка һәйкәл | |
46нчы урта мәктәп территориясендә Дмитрий Бәдретдиновкә һәйкәл | |
| Урын | Чаллы, Чулман проспекты, 56 |
| Төзелеш датасы | 2019 ел |
| Материал | бронза |
Дмитрий Бәдретдиновка һәйкәл — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов истәлеген мәңгеләштерү өчен урнаштырылган мемориаль бюст.
Максаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2000 елның 1 мартында Аргун тарлавыгында Чечня территориясендә контртеррористик операция үткәргәндә 76 һава-десант дивизиясе 104нче гвардия парашют-десант полкының 6нчы парашют-десант ротасы террорчыларның күп тапкыр көчлерәк булган каты һөҗүмен кабул итә. Десантчылар селкенми, чигенми, ахырга кадәр үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, кыюлык һәм батырлык күрсәтеп, үз тормышлары бәрабәренә дошманның юлын киртәлиләр[1]. РФ Президенты РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына 104нче гвардия парашют-десант полкының 6нчы парашют-десант ротасы хәрбиләренең истәлеген мәңгеләштерү буенча чараларны тормышка ашырырга тәкъдим итә[2]. Россиядә алтынчы рота сугышчыларына барлыгы 75 һәйкәл куелачак. Десантчыларның Аргун тарлавыгында батырлыгына егерме ел тулу уңаеннан Дмитрий Бәдретдиновка Чаллыда мемориаль бюст ачыла.
Урыны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бюст Дмитрий Бәдретдинов укыган 46нчы урта мәктәп территориясендә (423831, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 56 йорт) ачылган.
Катнашучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тантаналы чарада Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, «армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов катнаша. Һәлак булган солдатларның әниләре дә чакырылган иде. Чарада шулай ук Дмитрий Бәдретдиновның кызы Диана (Березина) да катнаша.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В Набережных Челнах установили бюст в честь погибшего десантника. nabchelny.ru, 3.12.2019
- Виртуальный музей Героев Чеченской войны. Сайт
- В Татарстане открыли памятник «Псковскому десантнику» Дмитрию Бадретдинову.(үле сылтама) Интернет-портал Минобороны России
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Отдали честь павшему смертью храбрых (YouTube видео, 1:37)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||
