Дмитрий Живов
Дмитрий Живов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Дмитрий Егорович Живов |
Туган | 26 октябрь 1896 Рязань губернасы Егорьев өязе Селиваниха авылы (Мәскәү өлкәсе) |
Үлгән | 1938 |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | сәясәтче, фирка эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Дмитрий Живов | |
---|---|
![]() | |
Вазыйфада 1922 ел – 1923 ел | |
Аңа кадәр | Алексей Галактионов |
Дәвамчысы | Борис Пинсон |
![]() | |
Вазыйфада 1927 ел – 1929 ел | |
Туган | 26 октябрь 1896 Рязань губернасы, Россия империясе яки Мәскәү өлкәсе |
Үлгән | 19 апрель 1938 (41 яшь) |
Дмитрий Живов, Дмитрий Егор улы Живов, рус. Живов Дмитрий Егорович (1896-1938) — РКП(б) Рязань губерна комитетының (1920-1921), ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының (1922-1923), ВКП(б) Дон округ комитетының (1926-1927), ВКП(б) Кырым өлкә комитетының (1927-1929) җаваплы (беренче) сәркатибе. 1917 елның маеннан РСДРП(б) әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1896 елның 26 октябрендә Рязань губернасы Егорьевск өязе (хәзерге Мәскәү өлкәсе Егорьевск районы) Селиваниха авылында туган. Фабрика мәктәбен, Егорьевск техник (механик-электротехник) училещесын тәмамлаган. Токарь, слесарь, машинист һәм сызымчы булып эшләгән. 1917 елның маенда большевиклар фиркасенә керә. Егорьевскида фирка комитетын җитәкли. 1917 елда Кызыл гвардия сафларына баса.
Инкыйлаб
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1918 елның җәендә Егорьевск өяз башкарма комитеты сәркатибе. Көз көне РКП(б) Рязань губерна комитеты Рязаньга фирка эшенә ала, губком сәркатибе итеп сайлый. Ачыгучы Мәскәү эшчеләренә 10 көн эчендә 800 вагун бәрәңге җыеп җибәрүне оештыра.
- 1920 елда РКП(б) IX корылтаенда, Шураларның VIII корылтаенда катнаша, РСФСР ҮБК әгъзасы итеп сайлана. В.И. Ленинның ГОЭЛРО планының беренче карлыгачы булган Шатур ГРЭСы төзелешенә җирле ресурсларны җәлеп итүне оештыра.
- 1920-1921 РКП(б) Рязань губерна комитеты җаваплы сәркатибе.
- 1921 елда РКП(б) X корылтаенда катнаша. Корылтай барганда купкан Кронштадт фетнәсен бастыруда Рязань делегациясен җитәкли.
ТАССР
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1921 елның көзендә РКП(б) ҮК карары белән Татарстан АССРга РКП(б) өлкә комитетының оештыру бүлеген җитәкләргә җибәрелә. Татарстан АССР халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе урынбасары, 1922 елның июненнән 1923 елның ахырына кадәр РКП(б) Татарстан өлкә комитетын җитәкли. 7 ел барган Беренче бөтендөнья сугышы һәм Ватандашлар сугышы җимереклекләренә Идел буендагы ачлык һәм корылык афәтләре өстәлә. РКП(б) X корылтае карары буенча яңа икътисадый сәясәт (рус. НЭП) кулланып, Татарстан автоном җөмһүриятенең халык хуҗалыгын торгызуны оештыру өстендә эшли. «Известия ТатЦИКа и ОК РКП(б)» газетасында «ТАССР шартларында фирка эшчәнлеге» (рус. Партийная работа в условиях ТАССР) мәкаләсе , «Татҗөмһүриятнең өлкә оешмасындагы барлык РКП(б) әгъзаларына» (рус. Ко всем членам РКП(б) областной организации Татреспублики) дигән өндәмәсе басыла.
- 1923 елда үз соравы буенча Мәскәүгә күчерелә. 1923-1926 елларда РКП(б) ҮК каршындагы марксизм-ленинизм курсларында укый.
- 1926 елда Дондагы Ростовка җибәрелә, 1926-1927 РКП(б) Дон округ комитеты җаваплы сәркатибе булып эшли.
- 1927 елда ВКП(б) Төньяк Кавказ край комитеты сәркатибе.
- 1927-1929 ВКП(б) Кырым өлкә комитетының җаваплы (беренче) сәркатибе.
- 1931-1934 елларда И.В. Сталин исемендәге Мәскәү сәнәгать академиясендә укый. Укуын бетергәнче үк, 4 нче курстан, ВКП(б) ҮК аны тимер юл транспортына җибәрә: башта Донецк тимер юлының Попаснянск округы (1933-1934), соңрак Куйбышев тимер юлы Сембер округынең (1934-1937) сәяси бүлеге башлыгы була.
Сәяси золым
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1937 елда кулга алына. 1938 елда атып үтерелә. Вафатыннан соң исеме аклана[1]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
- Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1898-1991 ССРБ һәм коммунистлар фиркасе тарихы буенча белешмәлек
- Россия архивлары 2009 елның 6 апрель көнендә архивланган.
- Д.Е. Живов «Волостной писарь» сайтында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Фирканең Татарстан өлкә, җөмһүрият комитетлары беренче сәркатипләре, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-11-16
- 26 октябрь көнне туганнар
- 1896 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мәскәү өлкәсендә туганнар
- 1938 елда вафатлар
- Рәзән губернасында туганнар
- 19 апрель көнне вафатлар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатипләре
- Сталин репрессияләре корбаннары
- СБКФ әгъзалары