Эчтәлеккә күчү

Дмитрий Левицкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Левицкий latin yazuında])
Сурәт
Ватандашлык  Гетманщина[d]
 Россия империясе
Туу датасы 1735[1][2][3][…]
Туу урыны Киев, Россия империясе
Үлем датасы 4 (16) апрель 1822
Үлем урыны Санкт-Петербург, Россия империясе
Күмелү урыны Смоленск праваслау зираты[d]
Ата Левицкий, Григорий Кириллович[d]
Һөнәр төре рәссам
Эшчәнлек өлкәсе нәкышь сәнгате[d]
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Әлма-матер Император сынлы сәнгать академиясе[d]
Укытучылары Алексей Петрович Антропов[d] һәм Левицкий, Григорий Кириллович[d]
Шәкертләр Владимир Боровиковский һәм Лаврентий Калиновский[d]
Активлык урыны Киев[4] һәм Санкт-Петербург[4]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Әсәрләр җыентыгы Третьяков галереясе, Государственный Русский музей[d], Эрмитаж музее[d], Национальный музей в Варшаве[d], Музей Хиллвуд[d], Национальная картинная галерея Армении[d], Харьковский художественный музей[d], Женевский музей искусства и истории[d], Саратовский художественный музей имени А. Н. Радищева[d], Ярославский художественный музей[d], Новгородский музей-заповедник[d], Одесский художественный музей[d], ГМЗ «Павловск»[d], Государственный литературный музей[d], Дәүләт тарих музее[d] һәм Эстонский художественный музей[d]
Жанр портрет[d] һәм портретная живопись[d]
Йогынтысын кичергән Алексей Петрович Антропов[d][2]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Dmitry Grigorievich Levitzky
 Дмитрий Левицкий Викиҗыентыкта

Дми́трий Григо́рьевич Леви́цкий (1735 елның 13 (24) мае һәм 17 (28) мае арасында, Киев — 1822 елның 4 (16) апреле, Санкт-Петербург) — рус живописецы, Екатерина классицизмының иң эре Петербург портретисты. Академик (1770 елдан бирле), портрет классы җитәкчесе (1771—1787) һәм совета Император художестволар Академиясе шурасы әгъзасы.

И. Е. Яковлев. Д. Г. Левицкий портреты. 1812
Киндер тукыма, май. 132 × 107 см
Дәүләт Рус музее, Санкт-Петербург
[5]

1735 елда Киевта туган булган. Православие дин әһеле, гравёр һәм живописец Григорий Кириллович Левицкийның улы. Нәфис сәнгатьне әтисеннән һәм живописец А. П. Антроповтан өйрәнгән (1758 елдан бирле). Әтисе белән Киевта Андрей соборы росписендә катнашкан (1750-енче еллар уртасы). 1758 ел тирәсендә Левицкий Санкт-Петербургка күчкән. Император художестволар Академиясендә Антроповтан өйрәнгән, шулай ук Л. Ж-Ф. Лагрене, Дж. Валериани дәресләренә йөргән. Дж.-Б. Лампи Олысы иҗади манерасы йогынтысын кичергән[6]. 1770-енче елда Левицкий үз эшенең берничә портретын Художестволар Академиясендә күргәзмәгә тәкъдим иткән, моның белән үзенә гомуми игътибарны җәлеп иткән. Шул ук елны архитектор А. Ф. Кокоринов портреты өчен 35-яшьлек Левицкий Император художестволар академиясенең академигы (гамәлдәге әгъзасы) дәрәҗәсен алган. Киләсе елдан Академиядә укыткан (1771—1788), аның портрет классы белән идарә иткән. Академия шурасының әгъзасы булып сайланган булган (1786). Отставкага чыккан (1788), әмма тугыз елдан соң (1807) янә Шурада урын алган һәм аның әгъзасы булып тормышы ахырына кадәр калган. Рәссамнар П. И. Соколов, В. Л. Боровиковский, Л. С. Миропольский һәм Г. И. Угрюмов аякка басуына йогынты ясаган.

Масон, 1797 ел ахырында в конце А. Ф. Лабзин тарафыннан Н. И. Новиков кушуы буенча беренче өч масон дәрәҗәсенә кабул ителгән булган. Аннан соң А. Ф. Лабзинның Петербург «Улүче сфинкс» ложасына кергән булган. Лабзинның өндәве буенча 1807 елда янә художестволар Академиясе шурасы әгъзасы булган[7]. Левицкийга портретларга заказларны рус югары җәмгыятенең күп вәкилләре һәм хәтта императрица Екатерина II үзе биргән. Императрицаның “бүлмә суммасы” (ягъни үз расходлары) хисапларында Левицкийның исеме күп мәртәбә искә алына: «Живописцу Левицкому за два портрета Ея Императорского Величества — 1000 рублей» (1773), «Живописцу Левицкому за портрет короля Прусского — 800 рублей» (1778), «Живописцу Левицкому за большой Наш (т. е. Екатерины II) портрет — 1000 рублей» (1778). Шул вакытның курсы буенча сүз гаять зур суммалар турында барган. Левицкий тарафыннан Екатерина Икенченең берничә төрле портреты барлыкка китерелгән булган, алар арасында Гавриил Державинны «Морза рәшәсе» мәдхиясе язуына илһамландырган 1783 ел «Екатерина II — Гадел хөкем Алиһәсе храмында закон бирүче» портреты. Санкт-Петербургта 1792-1822 елларда Васильев утравының Съездовская линиясендә торган (хәзерге адрес: Кадет линиясе, йорт 23). 1822 елда Санкт-Петербургта үлгән һәм Смоленск православ зиратында күмелгән булган[8]; зират XIX гасырда ук югалтылган булган[9].

Хатыны — Анастасия Яковлевна Левицкая (1744—10.05.1832[10]), иреннән соң яшәгән, Петербургта 88 яшендә үлгән булган, Смоленск православ зиратында күмелгән булган[11]. Хатын белән ирнең бердәнбер баласы – кызлары Агафья булган. Рәссам тарафыннан хатын һәм кыз портретлары башкарылган булган.

Екатерина II — Гадел хөкем Алиһәсе храмында закон бирүче. Рус музее.
Генерал-аншеф Иван Абрамович Ганнибал. «Павловск» музей-тыюлыгы.

Иртә эшләрендә үк чагылдыручы поза һәм ишарәне табарга, төснең интенсивлыгын тональ берлек һәм төсмерләрнең байлыгы белән кушарга маһир (сәүдәгәр Н. Сезёмов, 1770; П. Демидов, 1773 портретлары) парад портретының беренче дәрәҗә остасы итеп күрсәткән. Мәшһүр бай Прокофий Анкифьевич Демидов аның тарафыннан бөтен буйга зур киндер тукымада, мәһабәт архитектура фонында, өй шлафрокында сурәтләнгән булган (П. А. Демидов портреты, 1773)

Граф Артемий Иванович Воронцов (1748—1813) Левицкийга гаиләсе әгъзалары портретларына заказ биргән. А. И. Воронцов, аның хатыны П. Ф. Воронцова һәм кызлары Екатерина, Анна, Мари, Прасковья портретлары (1780-енче еллар, Дәүләт Рус музее, Санкт-Петербург) Воронцовларның Санкт-Петербургтагы яңа йортларында гаилә портрет галереясе өчен булган. Характеры буенча камера портретларда рәссам һәр гаилә әгъзасының физик һәм рухи кыяфәт үзенчәлекләрен аерып куйган. 1780-енче елларда рәссам рус мәдәнияте әһелләренең тулы портрет галереясен иҗат иткән (Н. Львов, Н. Новиков, А. Кокоринов һ.б.). Левицкийның рәссам иҗатының чәчәк ату чорында (1770-енче еллар уртасы —1780-енче еллар башы) иҗат ителгән интим портретларга аеруча җылылык хас. 1773 елда әле оста замандашларын тормыш ышандыруы, фәйләсуф образын чагылдыруда искиткеч хакыйкать белән шак катырган Д. Дидро портретын башкарган. Левицкийның иң яхшы мәхлукатларының берсе – шигъри, тормыш яратучан, бай җылы тоннар гаммасында ясалган яшь М. Дьякова (1778) портреты. Левицкий иҗатында әһәмиятле чор булып 1773-1776 елларда Смольный затлы кызлар институты тәрбияләнүчеләре «смолянка»лар портретлары сериясе. Хәзер бу сериянең барлык портретлары Санкт-Петербургта Дәүләт Рус музее тупланмасында.

  1. Dmitry Levitsky
  2. 2,0 2,1 Sarabianov A. D. Encyclopædia Britannica
  3. Athenaeum
  4. 4,0 4,1 RKDartists
  5. Опис. в изд.: Живопись. Первая половина XIX века : К — Я : каталог / Гос. Рус. музей. — СПб. : Palace Editions, 2007. — С. 239. — (Государственный Русский музей. Живопись XVIII–XX века : каталог : в 15 т. ; т. 3). — Кат. 720. — ISBN 978-5-93332-263-4.
  6. Власов В. Г. Левицкий, Дмитрий Григорьевич // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 488. — ISBN 5-88737-005-X
  7. Серков А. И. Русское масонство. 1731—2000 гг. Энциклопедический словарь. М., 2001
  8. ЦГИА СПб, ф.457, оп.1, д.16, л.156а об, запись от 7 апр. 1822 г..
  9. Пирожков Г. В., Кобак А. В., Пирютко Ю. М. Смоленское православное кладбище // Исторические кладбища Санкт-Петербурга / А. В. Кобак, Ю. М. Пирютко. — Изд. 2-е, дораб. и испр.. — М. : Центрполиграф ; СПб. : Русская тройка — СПб, 2011. — С. 310, 315. — ISBN 978-5-227-02688-0. — Калып:OCLC.
  10. ЦГИА СПб. ф.19. оп.111. д.250. с. 191. Метрические книги церкви Св. Екатерины на Васильевском острове.
  11. ЦГИА СПб, ф.457, оп.1, д.23, л.207, запись от 11 мая 1832 г..
Тормышы һәм иҗады тасвирламалары
  • Гершензон-Чегодаева Н. М. Дмитрий Григорьевич Левицкий / Н. М. Гершензон-Чегодаева; [Ин-т истории искусств М-ва культуры СССР]. — М. : Искусство, 1964. — 458 с. : ил.. — Калып:OCLC.
  • Голдовский Г. Н. и др. Д. Г. Левицкий, 1735–1822 : сборник научных трудов / Гос. Рус. музей ; [Науч. ред. Г. Н. Голдовский]. — Л. : ГРМ, 1987. — 112, [1] с. : ил.. — 1500 экз. — Калып:OCLC.
  • Дягилев С. П. и др. Д. Г. Левицкий, 1735–1822 / составил С. П. Дягилев. — СПб. : Тип. Спб. о-ва печ. дела в России Е. Евдокимов, 1902. — [6], 94, 35 с., 64 л. портр., факс.;. : ил., портр.. — (Русская живопись в XVIII веке ; т. 1). — Калып:OCLC.
  • Кузнецов С. О. Неизвестный Левицкий : Портретное творчество живописца в контексте петербургского мифа / Сергей Кузнецов. — СПб. : Логос-СПб, 1996. — 159 с. : ил., портр.. — 1000 экз. — ISBN 5-87832-019-8. — Калып:OCLC.
  • Маркина Л. А. Дмитрий Левицкий : Жизнь и творчество / Авт. текста Л. Маркина. — М. : Белый город, 2001. — 47, [1] с. : цв. ил.. — (Мастера живописи). — 5000 экз. — ISBN 5-7793-0288-X. — Калып:OCLC.
  • Молева Н. М. Дмитрий Григорьевич Левицкий / Н. М. Молева. — М. : Искусство, 1980. — 232 с. — (Жизнь в искусстве). — 50 000 экз. — Калып:OCLC.
Гомуми эшләр
  • Ильина Т. В., Станюкович-Денисова Е. Ю. Русское искусство XVIII века : учебник для бакалавриата и магистратуры / Т. В. Ильина, Е. Ю. Станюкович-Денисова; С.-Петерб. гос. ун-т. — М. : Юрайт, 2015. — С. 495—513. — 611 с. — (Бакалавр и магистр. Академический курс). — 1000 экз. — ISBN 978-5-9916-3527-1. — Калып:OCLC.
  • Карев А. А. Классицизм в русской живописи / Андрей Карев. — М. : Белый город, 2003. — 319 с. : ил., цв. ил., портр.. — 3000 экз. — ISBN 5-7793-0688-5. — Калып:OCLC.
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр