Дмитрий Мартынов (1980)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Мартынов (1980) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дмитрий Мартынов
Dmitry Martynov 2008.jpg
Туган 12 март 1980(1980-03-12) (41 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тарихчы, синолог, википедист
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: доцент[d]

Commons-logo.svg Дмитрий Мартынов Викиҗыентыкта

Дмитрий Евгений улы Мартынов (рус. Дми́трий Евге́ньевич Марты́нов, 1980 елның 12 марты, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — россия тарихчысы, синолог, тарих фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм Кытай белеме кафедрасы профессоры. Википедист, Викимедиа проектлары катнашучысы. Вики-премияләр лауреаты (2012, 2014, 2015, 2017, 2018, 2019 еллар)[1][2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Евгений улы Мартынов 1980 елның 12 мартында Казанда туган. 1994-1997 елларда П.А. Шмаков исемендәге Казан университеты каршындагы академия көллиятендә укый.

1997 елда ул укырга кереп, 2002 елда Казан университетының тарих факультетын тәмамлый.

2004 елда "КХРның сәяси теориясендә һәм практикасында конфуцианлык тәгълиматлары: ХХ гасырның 60-90 нчы елларында" дигән тема буенча тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (белгечлеге 07.00.03 - Гомуми тарих)[3].

2013 елда тарих фәннәре докторы ""Бөек бердәмлек" проекты" Кан Ю-Вэй һәм Кытайның иҗтимагый-сәяси фикерендә көнбатыш социаль утопияләр: XIX-XX гасырның өчтән беренче өлеше» (белгечлеге 07.00.03-Гомуми тарих)[4] .

Казан (Идел өлкәсе) Федераль Университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм синология кафедрасы профессоры .

Академик исеме - доцент (2012).

Тарих фәннәре өлкәсендә яклау буенча КФУ.07.02, философия фәннәре өлкәсендә яклау буенча КФУ.09.01, сәяси фәннәр өлкәсендә яклау буенча КФУ.23.01 диссертация советлары әгъзасы. Бер кандидат һәм бер фән докторы әзерләгән.

Фәнни кызыксынулары өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Синология
  • Җәмгыяви фикер тарихы
  • Чагыштырма фәлсәфә

Фәнни журналларның редакцияләре әгъзасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Архив российской китаистики (Мәскәү)
  • Учёные записки Казанского университета (гуманитар фәннәр)
  • Казанский вестник молодых учёных
  • Главный редактор научного журнала «Modern Oriental Studies = Современные востоковедческие исследования» ((Казан, ISSN 2686-9675)[1][5]

Фәнни хезмәтләр исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Д. Мартынов каташуы белән узган фәнни конференцияләр исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачык лекцияләр, интервьюлар, массакүләм мәгълүмат чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сайланган ачык лекцияләр, интервьюлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачык лекцияләр, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгышлар исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]