Дмитрий Моратов
Дмитрий Моратов | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Дмитрий Андреевич Муратов |
Туган | 29 октябрь 1961[1][2][3] (63 яшь) яки 30 октябрь 1961[4][5] (63 яшь) СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Самар дәүләт университеты[d][5] |
Һөнәре | журналист, редактор, алып баручы |
Эш бирүче | Новая газета[d][6] |
Сәяси фирка | Яблоко[7] |
Бүләк һәм премияләре | |
Дмитрий Моратов, Дмитрий Андрей улы Моратов (рус. Дмитрий Андреевич Муратов, 1961 елның 29 октябре, СССР, РСФСР, Куйбышев) ― Россия журналисты, телетапшырулар алып баручы. «Новая газета»ның баш мөхәррире (1995―2017 елларда һәм 2019 елдан), аңа нигез салучыларның берсе.
«Фикер белдерү иреген яклау буенча тырышлыклары өчен» Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (2021; Андрей Сахаров һәм Михаил Горбачевтан соң әлеге бүләккә лаек булган өченче россияле)[8][9].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1961 елның 30 октябрендә Куйбышев (1991 елдан Самар) шәһәрендә туган.
1983 елда Куйбышев дәүләт университетының (2016 елдан Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты) филология факультетын тәмамлаган.
1983―1985 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Хәрби хезмәттән соң, «Волжский комсомолец» газетасында эшли. 1987 елдан ― «Комсомольская правда» газетасының комсомол тормышы бүлеге мөдире, 1990 елдан – мәгълүмат бүлеге мөхәррире.
1992 елның ноябрендә «КП» дан китә һәм бер үк вакытта, газетаның яңа сәясәте белән риза булмаган журналистларны берләштерүче «6нчы кат» журналистлар ширкәтен гамәлгә куючы була. Алдагы елда әлеге ширкәт беренче саны 1993 елның 1 апрелендә чыккан «Новая ежедневная газета»ны гамәлгә куя. Д. Моратов аның редколлегиясенә керә һәм баш мөхәррир урынбасары вазифасын ала.
1994 елның декабрь ― 1995 елның гыйнвар айларында Чечня территориясендә сугыш хәрәкәтләре зонасында «Новая ежедневная газета»ның махсус корреспонденты була.
1995 елның февраленнән ― газетаның баш мөхәррире вазифасында, «Новая ежедневная газета» исемен «Новая Газета» дип үзгәртә.
Баштарак Моратов газетада һәм телевидениедә бервакытта эшли. 1997 елда ул «Пресс-клуб» (ATV — ОРТВ) программасын алып бара, 1998―2000 елларда «НТВ» телеканалында атна саен үткәрелә торган «Суд идёт» (Суд керә) программасын алып бара[10].
2004 елда «2008: Ирекле сайлау» комитетын гамәлгә куючыларның берсе була. 2005 елда, демократларның берләшергә омтылу ысуллары «бөтенләй кәефемне кырды», дип белдерә һәм Комитеттан чыга[11].
2004 елда Россия «Яблоко» демократик партиясенә керә.
2005 елдан ― «Крокодил» журналы хуҗаларының берсе. 2008 елда әлеге яңартылган журнал чыгудан туктый[12]
2009 елда V чакырылыш Мәскәү шәһәр Думасына сайлауларда «Яблоко» партиясенең сайлау исемлеген яклаучы Иҗтимагый шурага керә.
2011 елда «Яблоко» Россия берләшкән демократик партиясенең сайлау исемлегенә 101нче булып керә.
2014 елның мартында Кырымда Россия хакимияте сәясәтенә каршы мөрәҗәгатькә имзасын сала[13].
2020 елның сентябрендә Беларусиядә протест акцияләрен хуплаучы хатка кул куя[14].
2017 елның ноябрендә «Новая газета»ның баш мөхәррире вазифасыннан китә[15], 2019 елда яңадан үз вазыйфасына әйләнеп кайта[16].
2021 елның октябрендә журналист Мария Ресса (АКШ – Филипин) белән сүз иреген яклау буенча тырышлыклары өчен Нобель премиясе ала[8][17]. Моратов фикеренчә, аңа бирелгән премиядә – «Новая газета»ның һәм һәлак булган журналистлар Игорь Домников, Юрий Щекочихин, Анна Политковская, Анастасия Бабурова, Наталья Эстемирова һәм Станислав Маркеловларның зур өлеше бар[18].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дуслык ордены (РФ)
- Почет ордены (РФ)
- 2007 – Матбугат иреге өчен халыкара премия (Журналистларны яклау комитеты)
- 2010 – Почётлы легион ордены кавалеры (Франция)
- 2013 – 3нче класслы Мария җире Хачы ордены (Эстония)
- 2021 – Тынычлык өчен Нобель премиясе ― Россиядә сүз иреген яклау буенча кыю көрәшкән өчен[19]
Хәйриячелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2020 елның февралендә хоккей спортын сөюче Моратов атаклы хоккейчы Валерий Харламовның кәшәкәсен сатуга куя. Сатудан кергән 100 000 АКШ долларын Моратов сирәк очраучы авырулардан интегүче балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнүче хәйрия фондына күчергән[20].
2021 елда Нобель премиясен алганнан соң, Моратов үзенә тиешле бүләкнең (якынча $ 1,14 млн) бер өлешен «Круг добра» (Игелек даирәсе) хәйрия фондына күчерәчәген белдерә [21][22].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://ria.ru/20211008/muratov-1753662577.html
- ↑ https://tass.ru/encyclopedia/person/muratov-dmitriy-andreevich
- ↑ https://web.archive.org/web/20210615100752/https://xn--n1ag.xn--b1aew.xn--p1ai/Sostav_Obshhestvennogo_soveta/sostav2020/item/19752274/
- ↑ Muratov and Novaya Gazeta: Russia's independent media stalwarts
- ↑ 5,0 5,1 https://lenta.ru/lib/14160484/
- ↑ https://www.themoscowtimes.com/2021/10/08/russian-journalist-dmitry-muratov-wins-nobel-peace-prize-a75250
- ↑ https://www.yabloko.ru/cat-news/2021/10/08
- ↑ 8,0 8,1 Главред «Новой газеты» Муратов стал лауреатом Нобелевской премии.
- ↑ BFM.ru. Муратов и Ресса удостоены Нобелевской премии мира.
- ↑ Авторское бесправие. Закон, защищающий интеллектуальную собственность, суров, но беспробуден. Итоги (2000-03-30). әлеге чыганактан 2020-02-17 архивланды. 2021-10-08 тикшерелгән.
- ↑ Дмитрий Муратов на сайте Lenta.ru.
- ↑ Виктория Буравченко. «Крокодил» без денег не кусается 2008 елның 7 октябрь көнендә архивланган.. — Газета. Ru, 13.08.2008
- ↑ Обращение инициативной группы по проведению Конгресса интеллигенции «Против войны, против самоизоляции России, против реставрации тоталитаризма» и письмо деятелей культуры в поддержку позиции Владимира Путина по Украине и Крыму. Новая газета (2014-03-13). әлеге чыганактан 2017-07-30 архивланды. 2017-07-30 тикшерелгән.
- ↑ «Мы глубоко возмущены, что диалогу с обществом власть предпочитает насилие».
- ↑ Главред «Новой газеты» покидает пост (2017-11-13).
- ↑ Муратов вернулся на должность главного редактора «Новой газеты» (2019-11-15).
- ↑ Главный редактор «Новой газеты» Дмитрий Муратов получил Нобелевскую премию мира (2021-10-08).
- ↑ Главный редактор «Новой газеты» Дмитрий Муратов и филиппинская журналистка Мария Ресса стали лауреатами Нобелевской премии мира (2021-10-08).
- ↑ Нобелевская премия мира присуждена сразу двум номинантам — главреду «Новой газеты» Дмитрию Муратову и филиппинской журналистке Марии Рессе. bbc.com, 8.10.2021
- ↑ Харламов играет за Тимура! Но этого мало (1581025620000).
- ↑ BFM.ru. Муратов передаст часть Нобелевской премии мира в фонд детям.
- ↑ Георгий Тадтаев, Евгения Стогова. Главред «Новой газеты» Муратов стал лауреатом Нобелевской премии. РБК, 08.10.2021
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2001–2025 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары |
|
---|---|
Кофи Аннан / БМО (2001) • Джимми Картер (2002) • Ширин Эбади (2003) • Вангари Маатаи (2004) • МАГАТЭ / Мөхәммәт әл-Барадеи (2005) • Гремин–Банк / Мөхәммәт Юныс (2006) • Альберт Гор (2007) • Мартти Ахтисаари (2008) • Барак Обама (2009) • Лю Сяобо (2010) • Эллен Серлиф, Лейма Гбоуэ, Тәвәккүл Карман (2011) • Аурупа берлеге (2012) • Химик коралны тыю буенча оешма (2013) • Кайлаш Сатьяртхи / Мәләлә Юсәфзәи (2014) • Тунис милли сөйләшү дүртлеге (2015) • Хуан Мануэль Сантос (2016) • Атом-төш коралын тыю өчен халыкара хәрәкәт (2017) • Дени Муквеге / Надия Мурад (2018) • Абий Әхмәт Али (2019) • БМО Бөтендөнья азык-төлек программасы (2020) • Мария Ресса / Дмитрий Моратов (2021) • Алесь Беляцкий / Мемориал / Гражданлык ирекләре үзәге (2022) • Нәргиз Мөхәммәди (2023) • Нихон Хиданкё (2024) • | |
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
- 29 октябрь көнне туганнар
- 1961 елда туганнар
- 30 октябрь көнне туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Самарда туганнар
- Әлифба буенча журналистлар
- ССРБ журналистлары
- Россия журналистлары
- Мөхәррирләр
- Телетапшырулар алып баручылар
- Почет ордены кавалерлары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- Почетлы легион ордены кавалерлары
- Мария җире Хачы ордены кавалерлары
- Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары
- Самар дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Россия хәрби көчләренең 2022 елда Украинага кертелүенә каршы чыкканнары
- Россиядә «чит ил агентлары» дип танылган шәхесләр