Дмитрий Петров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Петров latin yazuında])
Дмитрий Петров
Туган телдә исем рус. Дмитрий Юрьевич Петров
Туган 16 июль 1958(1958-07-16) (65 яшь)
Яңа Мәскәү, Узловский район[d], Тула өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт телбелем университеты[d]
Һөнәре тәрҗемәче, синхрон тәрҗемәче, телеалыпбаручы, полиглот, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт телбелем университеты[d]

 Дмитрий Петров Викиҗыентыкта

Дмитрий Юрьевич Петров (1958 елның 16 июле, Яңа Мәскәү, Тула өлкәсе) — Россия синхрон тәрҗемәчесе, М.С. Нарикбаев исемендәге КАЗГЮУның Югары гуманитар мәктәбе профессоры. 2012—2016 елларда — «Культура» телеканалында «Полиглот» реалити-шоу алып баручы-укытучысы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Петров 1958 елның 16 июлендә Тула өлкәсенең Яңа Мәскәү шәһәрендә туа. 1975 елда Морис Торез исемендәге Мәскәү дәүләт чит телләр институтына (МГПИИЯ, хәзер — Мәскәү дәүләт лингвистика университеты) укырга керә[2]. Соңрак Петров бу югары уку йортта тәрҗемәчелек факультетының инглиз телен тәрҗемә итү һәм тәрҗемә итү практикасы кафедрасында укытучы булып эшли[3][4].

Матбугатта бастырылган интервьюда Дмитрий Петровның 30 дан артык тел белән таныш булуы хәбәр ителә[5][6]. Үз раслаулары буенча, 50 телдә укырга мөмкин, әмма 8 тел белән эшли: инглиз, француз, итальян, испан, алман, чех, грек һәм һинд[7].

2011 елның декабрендә, Казакъстан Республикасы мәдәният министрлыгының Телләр комитеты заказы буенча төзелгән «Тілашар ENTER» яңа цикллы телевизион проекты кысаларында казакъ телен өйрәнү буенча мотивация курсы үткәрә[8][9].

2012 елның гыйнварыннан 2016 елның июненә кадәр — «Культура» телеканалында «Полиглот» белем бирү программасы алып баручы-укытучысы. Тапшыруның барлыгы сигез сезоны чыккан: инглиз, итальян, француз, испан, алман, һинд/урду , португал һәм кытай телләре буенча.

Рус такмакларының чит телләргә тәрҗемәләр авторы[10]. Матбугат хәбәрләренә караганда, Дмитрий Петров Михаил Горбачев, Борис Ельцин, Владимир Путин белән эшләгән[11].

2019 елда «Univer» телеканалында татар телен өйрәнү буенча дәресләр циклын алып барган. «Туры сүз» лекторий циклында телләр тарихы турында аудиокитаплар циклын язган, «Сүзләр тылсымы» һәм «Дөнья теле» китапларын, инглиз, алман, француз, грек һәм испан телләрен мөстәкыйль өйрәнү дәреслекләр чыгарган.

2012 елда Мәскәүдә Дмитрий Петровның Инновацион-коммуникатив лингвистика үзәге ачыла.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны — Анамика Саксен, Һиндстанда туып-үскән, тәрҗемәче[12]. Өч баласы бар: уллары Демьян һәм Илиан, кызы Арина.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Новости культуры. (2013-02-11). Все выпуски программы «Полиглот». Телеканал «Культура».
  2. Дмитрий ПЕТРОВ. Сайт Д.И. Ермоловича.
  3. День открытых дверей на Переводческом факультете.
  4. Ю. Фуколова. (2014-03-03). Синьор полиглот. Коммерсант.ru.
  5. Ларина Ю. Многоязычник. Уникальный полиглот Дмитрий Петров начал телепроект и рассказал Юлии Лариной, как учить языки // Огонёк. — № 3 (5212). — 23.01.2012..
  6. Открытая лекция «Проблемы изучения языка и переводческая деятельность в контексте межкультурной коммуникации». Институт УНИК.
  7. Гарматина Ю. Педагог и полиглот Дмитрий Петров: Иностранный язык можно выучить в любом возрасте! // АиФ. — 31.10.2012..
  8. Казахский язык можно выучить за 2 недели с «Тілашар ENTER». Новости Казахстана. Tengrinews.kz.
  9. З. Давлетъярова. (2011-11-29). Глаголом по незнанию. Dialog.
  10. Киеня Н. Полиглот Дмитрий Петров: Килька плавает в томате, ей в томате хорошо // Известия. — 27.06.2007..
  11. Виктория Юхова. Языковой запас, Журнал «Итоги» (2014-01-27). 2016 елның 4 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2022-05-14 
  12. Свинаренко И. Анамика Саксена: хождение за три моря // Медведь. Первый Мужской журнал. — 24.02.2012.. әлеге чыганактан 2013-02-04 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]