Дмитрий Татаринов
Дмитрий Татаринов | |
---|---|
![]() | |
Туган | 18 октябрь 1877[1] Белорет, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 25 июль 1956 (78 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе РСФСР ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү университетының медицина факультеты[d] |
Һөнәре | табиб |
Эш бирүче | Мәскәү император университеты[d] һәм Башкорт дәүләт медицина университеты |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Татаринов Дмитрий Иванович (18 октябрь 1877 ел — 25 июль 1956 ел) — галим-терапевт, югары мәктәп хезмәткәре һәм җәмәгать эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы (1905), профессор (1934). РСФСР-ның 1 нче һәм 2-нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1940), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1944), Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1944) кавалеры
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дмитрий Иванович Татаринов 1877 елның 18 октябрендә Ырынбур губернасы Верхнеурал өязе Белорет Заводы бистәсендә [2] туган. 1901 елда Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлый.
1901-1912 елларда Мәскәү университетының медицина факультеты ординаторы, клиника ассистенты. 1912-1914 елларда мәктәп табибы. 1914-1918 елларда Уфада Бөтенрусия земство берлеге госпиталендә бүлек мөдире. 1918-1920 елларда Томск кала поликлиникасы мөдире.
1920-1934 елларда Уфаның 2 нче һәм 3-нче дәваханәләрендә терапия бүлеге мөдире.
1934-1956 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире булып эшли. Башкорт медицина институтында 3 кафедра оештыра: эчке авырулар пропедевтикасы, госпиталь һәм факультет терапиясе. Эчке авыруларны гыйльми эзләнү үсешенә, Башкорт АССРда терапевтик хезмәтне барлыкка китерүгә зур өлеш керткән.
Төп фәнни хезмәтләре ашказаны-эчәк тракты авыруларын, йөрәктәге физик кимчелекле, ревматизмны, сепсисны өйрәнүгә багышланган. 50-дән артык фәнни хезмәт авторы.
Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән (1944).
ВКП(б) әгъзасы. 1 нче һәм 2-нче чакырылыш РСФСР-ның Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ [хәҙер Башҡортостан Республикаһының Белорет ҡалаһы]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татаринов Дмитрий Иванович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 16 ноябрь 2018)
- профессор ТАТАРИНОВ Д. И. (1877-1956) 2018 елның 25 сентябрь көнендә архивланган.. Башкирский государственный медицинский университет. Проверено 25 сентября 2018.