Дмитрий Токарев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Токарев latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Хезмәт итүе СССР
Туу датасы 1 октябрь 1902(1902-10-01)
Туу урыны Ырынбур өязе[d], Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 19 ноябрь 1993(1993-11-19)[1][2] (91 яшь)
Үлем урыны Владимир, Россия
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы XVIII съезд ВКП(б)[d]
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]
Сугыш Алман-совет сугышы
Гаскәр төре ОГПУ[d], ОГПУ при СНК СССР[d], ССҖБ эчке эшләр халык комиссариаты һәм Министерство государственной безопасности СССР[d]
Бүләкләр
Ленин ордены Кызыл Байрак ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» мидәле Заслуженный работник НКВД

Токарев Дми́трий Степа́нович (1 октябрь 1902, Ырынбур өязе, Ырынбур губернасы19 ноябрь 1993 ел, Владимир) — дәүләт иминлеге органнарының совет җитәкчесе. 1946 елдан — Таҗикстан ССРның дәүләт иминлеге буенча халык комиссары (1945—1948), Татарстан АССРның Дәүләт иминлеге министры (1948—1953), 1 һәм 2 чакырылыш СССР Югары Советы депутаты. Генерал-майор (1945).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Степанович Токарев туган авылында халык мәгарифе министрлыгының 2 нче сыйныф училищесында белем ала, 1915 елда укуын калдыра. 1911—1918 елларда батрак, вулыс идарәсендә исәпкә алучы укучысы. 1918—1922 елларда вулыс башкарма комитеты бүлеге, район профсоюз бюросының эш башкаручысы. 1922—1924 елларда Ырынбур губерасы Өяз советы башкарма комитетының икътисадый киңәшмә секретаре.

1924—1927 елларда ОГПУ чик буе гаскәрләрендә. 1927 елдан ВКП(б) әгъзасы. 1927—1928 елларда ОГПУ—НКВД югары чик буе мәктәбе курсанты. 1929—1930 елларда 49 нчы чик буе отряды вәкиле. 1930—1933 елларда ОГПУ ның Казакъстан буенча Тулы вәкаләтле вәкиллегенең чик буе сагы һәм гаскәрләр идарәсенең оператив вәкиле. 1933—1937 дә яшерен-оператив часть буенча ОГПУ-НКВДның 30 нчы чик буе отряды башлыгы ярдәмчесе. 1937 елның май-декабрендә НКВД линиясе буенча Парижда була. 1938 елда СССР НКВД ГУГБ 3 нче бүлеге 1 нче бүлекчәсе — СССР ГУГБ НКВД 1 нче идарәсе башлыгы ярдәмчесе, СССР НКВД 1 нче идарәсенең 3 нче бүлеге башлыгы урынбасары, СССР НКВД ГУГБ 3 нче бүлегенең тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары. 1938—1941 вакытлыча җитәкче вазыйфаларын башкаручы, Калинин өлкәсе буенча НКВД идарәсе башлыгы. Осташков лагереның "бушату" операциясе җитәкчеләренең берсе. 1941—1945 елларда Калинин өлкәсе буенча НКГБ—НКВД идарәсе башлыгы, Калинин оборонасында катнашучы.

1945— 1948 елларда Таҗик ССР дәүләт иминлеге буенча халык комиссары (1946 елдан — министр)[3]. 1948— 1953 елларда Татар АССР дәүләт иминлеге министры. 1953— 1954 елларда Владимир өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең 5 нче бүлек башлыгы. 1954 елның февраленнән запаста. 1 һәм 2 чакырылыш СССР Югары Советы депутаты.

1991 елда отставкадагы генерал Д. С. Токарев Катынь атуы белән бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эше буенча шаһитлык күрсәтмәләре бирә.[4][5][6]. 1992 елда Хәрби прокуратурага Осташков лагереннан хәрби әсирләрне күпләп атарга әзерләү һәм уздыру турында күрсәтмәләр бирә.

1993 елның 19 ноябрендә Владимирда вафат була. Улыбыш зиратында җирләнде (38 нче участок)[7].

Исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • капитан, 11.04.1936;
  • полковник (капитаннан), 23.12.1938;
  • дәүләт иминлеге майоры, 14.03.1940;
  • дәүләт иминлеге комиссары, 14.02.1943;
  • генерал-майор, 09.07.1945.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кинода[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссер Павел Дроздовның «Прощаться не будем» (2018) фильмында Токарев ролен артист Артур Ваха башкара.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]