Дмитрий Ширков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Ширков latin yazuında])
Дмитрий Ширков
Shirkov D V.jpg
Туган 3 март 1928(1928-03-03)[1]
Мәскәү, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 23 гыйнвар 2016(2016-01-23) (87 яшь)
Дубна, Мәскәү өлкәсе, Россия
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Данилов зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер МДУның физика факультеты[d] һәм РФА Математика институты[d][2]
Һөнәре физик, уйлап табучы, университет профессоры, физик-назарияче
Эш бирүче РФА Математика институты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Дмитрий Васильевич Ширков (1928 елның 3 марты, Мәскәү, ССРБ2016 елның 23 гыйнвары, Дубна, Россия[3]) — Россия физик-теоретигы. Кырның квант теориясе, югары энергияләр физикасы, үтә үткәрүчәнлек һәм дисперс бәйләнешләр теориясе, нейтроннарны күчерү һәм акрынайту теориясе өлкәсендә белгеч. Россия фәннәр академиясе академигы. Ленин премиясе һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты.

Эксперименталь һәм теоретик физика журналының редколлегия әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Ширков 1928 елның 3 мартында Мәскәүдә туа. Василий Васильевич Ширковның улы һәм Пётр Иванович Макушинның оныкчыгы ана линиясе буенча.

1949 елда Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. Физика-математика фәннәре кандидаты (1954). Кандидатлык диссертациясе диффузия теориясе һәм нейтроннарның акрынаюы өлкәсендәге тикшеренүләргә багышланган. 1958 елда физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. Докторлык диссертациясенең темасы: «Кырның квант теориясендә төркемне ренормализация методы».

1952—1958 елларда ССРБ фәннәр академиясенең математика институтында эшли. 1960—1969 елларда — ССРБ ФА Себер бүлегенең математика институты хезмәткәре. 1969 елдан башлап Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институтында (ОИЯИ), 1971 елдан шулай ук М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында эшли. МДУ физик факультетының квант статистикасы һәм кыр теориясе(1972—1992), аннары квант теориясе һәм физика югары энергия (1992 елдан) кафедрасы профессоры. Лунд университетында чакырылган Нобель профессоры (Швеция, 1970—1971). ОИЯИнең Теоретик физика лабораториясе директоры (1993—1997). Яшь галимнәр өчен Н. Н. Боголюбов исемендәге премиянең жюри рәисе.

1960 елның 10 июненнән ССРБ ФА әгъза-корреспонденты, 1994 елның 31 мартыннан атом-төш физикасы бүлеге буенча Россия фәннәр академиясе академигы. 2004 елда РФА Н. Н. Боголюбов исемендәге Алтын медаль белән бүләкләнә.

2013 елның июлендә Россия Фәннәр академиясен (РФА) «Россия Фәннәр академиясе, дәүләт фәннәр академияләрен үзгәртеп кору һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 305828-6 номерлы Федераль закон проектында чагылыш тапкан үзгәртеп кору буенча Хөкүмәт планнарына каршы протест билгесе итеп, закон тарафыннан гамәлгә куелган яңа «РФА»га керүдән баш тарту турында белдерә[4].

Уллары: Григорий (1952) — физик, ОИЯИның баш инженеры, РФА әгъза-корреспонденты[5], Пётр (1956) — математик[6]. Кызы — Елизавета (1960), икътисадчы.

2016 елның 23 гыйнварында Дубна шәһәрендә вафат була. Мәскәүнең Данилов зиратында җирләнгән[7].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Ширков Дмитрий Васильевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. математика гаиләбелеме — 1997.
  3. Умер Дмитрий Васильевич Ширков // Объединенный институт ядерных исследований, 25.01.2016
  4. Заявляем об отказе вступить в новую «РАН»
  5. Dubna.RU. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2014-09-26 тикшерелгән.
  6. Идея школы проста — дети сами открывают закон Архимеда
  7. Могила Ширкова
  8. Награждён указом Президента Российской Федерации № 920 от 10 июня 2008 года. әлеге чыганактан 2008-06-23 архивланды. 2010-01-18 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]