Дмитрий Шостакович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Дмитрий Шостакович

Дмитрий Шостакович 1942 елда
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Дмитрий Дмитриевич Шостакович

Туу көне

12 июнь 1906(1906-06-12)

Туу урыны

Петербург, Русия империясе

Үлү көне

9 август 1975(1975-08-09) (69 яшь)

Үлү урыны

Мәскәү, ССРБ

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

СССР байрагы ССРБ

Һөнәрләр

көйязар, пианист, укытучы, җәмәгать эшлеклесе

Кораллар

фортепиано[d]

Жанрлар

концерт, вокаль әсәрләр, симфоник әсәрләр, камера музыкасы, фортепиано өчен әсәрләр, опера

Бүләкләр

ССРБ Халык артисты (1954), Социалистик хезмәт каһарманы (1966), 5 Сталин премиясе (1941, 1942, 1946, 1950, 1952), Ленин премиясе (1958)

shostakovich.ru
Култамга
Култамга
Яшь Шостакович, 1925 ел

Дмитрий Дмитрий улы Шостакович (1906, Петербург - 1975, Мәскәү) - совет көйязары, пианист, укытучы, җәмәгать эшлеклесе, ССРБ Халык артисты (1954), Социалистик хезмәт каһарманы (1966), 5 Сталин премиясе иясе (1941, 1942, 1946, 1950, 1952), Ленин премиясе иясе (1958). XX гасырдагы иң күренекле көйязарларның берсе.

Бөек Ватан сугышында камап алынган Ленинградта иҗат ителгән Җиденче симфония - Ленинград симфониясе белән мәшһүр.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шостакович нәселе Белоруссиядән чыга, аның карт бабае Вильно тыйб академиясен тәмамлагач, 1858 елда Казан шәһәренә күчә, аннары әтисе Петербургка китә.

1906 елда Дмитрий Шостакович Петербург шәһәрендә дөньяга килә.

1918 елда Петроград консерваториясенә керә. Ватандашлар сугышында әтисе вафат була, Шестакович үзе бик авырта.

Ленинград симфониясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышының башлангыч чорында Ленинград симфониясен яза башлый, беренче һәм икенче өлеше камап алынган Ленинградта языла. Шулай ук Шостакович Ленинградның һава һөҗүменә каршы саклануында янгын сүндерүче булып эшли. 1941 елның октябрендә Куйбышев каласына эвакуацияләнә, биредә 27 декабрьдә симфония тәмамлана.

Премьера 1942 елның 5 мартында Куйбышевта, 19 июлендә Нью-Йоркта, 9 августында камап алынган Ленинградта уза.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елда Шостаковичка каршы эзәрлекләүләр һәм пычрату чаралары уздырыла. Жданов җитәкчелегендәге Шостаковичка каршы кампания нәтиҗәсендә көйязар Мәскәү һәм Ленинград консерварияләреннән куыла.

1957 елдан Шостакович рәсми совет хакимияте белән якынлаша, Көйязарлар Берлеге һәм Коммунистик фиркагә керә.

1975 елда үпкә яман шешеннән вафат була, васыятькә карамастан Мәскәүнең Новодевичье зиратында күмелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]