Долорес Ибаррури

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Долорес Ибаррури latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Долорес Ибаррури
Dolores002.jpg
Испания коммунистик фиркасе генераль серкәтип
Вазыйфада
март, 1942 – гыйнвар,1960
Аңа кадәр Хосе Диас
Дәвамчысы Сантьяго Каррильо
Туган 9 декабрь 1895(1895-12-09)
Гальярт, Бискай провинциясе, Испания
Үлгән 12 ноябрь 1989(1989-11-12) (93 яшь)
Hospital Universitario Ramón y Cajal[d], Мадрид, Испания[1]
Җефет Julián Ruiz Gabiña[d]
Белем педагогическое училище[d]

Исидора Доло́рес Иба́ррури Го́мес (баск. Dolores Ibarruri Gomez; исп. Dolores Ibarruri Gomez; шулай ук "Pasionaria"-"Дәртле" буларак билгеле) (9 декабрь 1895, Гальярт, Бискай провинциясе - 12 ноябрь 1989, Мадрид) - испан һәм халыкара коммунистик хәрәкәт эшлеклесе, 1936-1939 еллар Ватандашлар сугышы елларында республика хәрәкәтенең актив катнашучысы, аннары Франко диктатурасы эмигрант оппозициясе эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баск шахтеры әтисе һәм Кастиль чыгышлы әнисе гаиләсендә туганды. 1917 елда Соморростро шәһәренең социалистик оешмасына керә һәм Пассионария (Дәртле - тәхәллүсе) исеме астында эшче матбугатта чыгыш ясый башлый.[2] Берничә елдан ул Испания комунистик фиркасе әгъзасы була (1920 елның апрелендә нигезләнгән). Аннан соңгы чорда - берничә коммунистик гәзитә мөхәррире, ИКФ Бискайск өлкә комитеты әгъзасы; 1930 елдан ҮК әгъзасы,[3] 1932 елдан ИКФ Политбюро (1960 елдан - Башкарма комитет) әгъзасы, 1932-1942 елларда ИКФ ҮК сәркатибе. 1932 елдан соң ИКФ эшен хатын-кызлар арасында җитәкләгән. Долорес алты тапкыр кулга алынган һәм төрмәгә ябылган.

1936 елда Долорес Ибаррури кортес (Испан парламенты) депутаты итеп сайланган, 1937 елда - кортесларның вице-рәисе. Испания комунистик фиркасе җитәкчесе буларак, ул Ватандашлар сугышы һәм 1936-1939 еллардагы итало-алман интервенциясе чорында аерым роль уйнады. 1936 елның 18 июлендә митингта «¡No pasarán!» фразасын әйтте. "Алар узмаячак!" - бу гыйбарә танылган халыкара антифашист лозунгына әверелгән.

1939 елдан - ССРБда эмиграциядә.[4]

1939-1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Ибаррури испаннарның бердәм милли фронтта берләшүе өчен актив көрәшкән, испан диктаторы Франкога Гитлер Германиясе ягында сугышка испан халкын тарту өчен. Халыкара антифашистик хәрәкәттә катнашты. Ибарруриның улы - Рубен Руис Ибаррури (1920-1942) - Советлар Берлеге Каһарманы, Сталинградта һәлак булган. Һәйкәлне Волгоград үзәгендә, Мәңгелек Дан Уты һәм Дан монументы янында Каһарманнар аллеясында куячаклар.[5]

1942 елда (Хосе Диас үлгәннән соң) Ибаррури ИКФ генераль секретаре булган. Франко үлгәннән соң һәм илдә демократизация башланганнан соң Долорес Ибаррури туган ягына 1975 елда кайтты. Беренчедә, Франко диктатурасы җимерелгәннән соң, 1977 елда демократик сайлауларда ул Кортесага сайланган.[6]

Халыкара демократик хатын-кызлар федерациясенә (1945 ел) нигез салучыларның берсе буларак, Ибаррури халыкара демократик хатын-кызлар хәрәкәтендә актив катнашткан. Долорес Ибаррури берничә китап авторы, МДУ мактаулы докторы.

1989 елның 12 ноябрендә пневмониядән үлде.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Долорес Ибаррури исеме белән Екатеринбургдагы, Атбасардагы, Липецктагы, Борисовдагы, Черниговтагы урамнар аталган.

Төп әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Октябрьская социалистическая революция и испанский рабочий класс (Җыентык). М: Издательство политической литературы. 1960
  • Единственный путь. М: Издательство политической литературы. 1962
  • Долорес Ибаррури. Воспоминания. Борьба и жизнь. М: Издательство политической литературы. 1988. ISBN 5-250-00669-8

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://www.elmundo.es/loc/famosos/2019/11/11/5dc56821fdddff34b88b45e6.html
  2. La presidenta del PCE, Dolores Ibárruri, "La Pasionaria," falleció a los 93 años. ABC. November 13, 1989, p. 30.(исп.)
  3. Lorenzo Peña: "Nota Biográfica de La Pasionaria. España Roja.(исп.)
  4. "Dolores Ibárruri | Spanish political leader". Encyclopedia Britannica. (ингл.)
  5. Рубен Ибаррури. Герой двух народов(рус.)
  6. Lorenzo Peña: "Nota Biográfica de La Pasionaria. España Roja.(исп.)