Домбровский мазуркасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Домбровский мазуркасы latin yazuında])

noiconВокал Оркестр

гимнның тексты һәм ноталары
Генерал һәм кенәз Ян-Һенрик Домбровский — Румнан Польшаны азат итәргә кайтучы поляк сугышчыларының җитәкчесе

“Домбровский мазуркасы” (полякча — Mazurek Dąbrowskiego, икенче атамасы — “Польша әле һич җуелмас...”, полякча — Jeszcze Polska nie zginęła) — Польша дәүләтенең рәсми һәм поляк халкының милли гимны.
Полякларның һәм литвалыларның бердәм дәүләте булган Речь Посполита (полякча — Rzeczpospolita) 1795 елда юкка чыга, аның җирләрен Пруссия, Россия һәм Аустрия империяләре басып ала һәм үз дәүләтләренә куша. Поляк гаскәриләре Румга күчеп китеп, Наполеон Бонапарт канаты астына сыенырга мәҗбүр була. Ләкин 1797 елда ук генерал һәм кенәз Ян Һенрик Домбровский, Ватикан һәм Наполеон ярдәменә таянып, эмиграциядә поляк легионнарын оештыра һәм Польша бәйсезлеген кайтаруны максат итеп куя. “Польша әле һич җуелмас...” җырын беренче тапкыр шул елның 20 июлендә хәрби оркестр башкара. Аның музыкасы поляк халкының мазурка калыбындагы милли көенә нигезләнгән.
Ләкин Наполеон гаскәрләре 1812 елда Россиядә җиңелгәннән соң, Польша яңадан һәм озак елларга өч империя коллыгына эләгә. “Домбровский мазуркасы” 1830 һәм 1863 еллардагы күтәрелешләр вакытында гимн буларак кулланыла.
Беренче бөтендөнья сугышыннан соң гына Польша тулы азатлыкка ирешә. “Польша әле һич җуелмас...” җыры 1927 елда дәүләтнең рәсми һәм халыкның милли гимны буларак кабул ителә.

“Легионнар җыры” — Юлиуш Коссак тарафыннан “Домбровский мазуркасы”на багышлап иҗат ителгән почта хат рәсеме
полякча татарча
JESZCZE POLSKA NIE ZGINĘŁA ПОЛЬША ӘЛЕ ҺИЧ ҖУЕЛМАС...
1. Jeszcze Polska nie zginęła,

Kiedy my żyjemy,
Co nam obca przemoc wzięła,
Szablą odbierzemy.
Refren (2):
Marsz, marsz Dąbrowski,
Z ziemi włoskiej do Polski,
Za Twoim przewodem
Złączym się z narodem.

2. Przejdziem Wisłę, przejdziem Wartę,
Będziem Polakami,
Dał nam przykład Bonaparte,
Jak zwyciężać mamy.
Refren (2).

3. Jak Czarniecki do Poznania
Po szwedzkim zaborze,
Dla Ojczyzny ratowania
Wrócim się przez morze.
Refren (2).

4. Mówił ojciec do swej Basi,
Cały zapłakany:
“Słuchaj jeno, pono nasi
Biją w tarabany!”
Refren (2).

1.Польша әле һич җуелмас,

Без исән булганда,
Таланганны кайтарырбыз —
Кылычлар кулларда.
Кушымтасы (2):
Кайтчы, Домбровский,
Румнан — үз җиреңә:
Бердәмлек — халкыңа,
Азатлык — илеңә.

2. Үтик Висланы, Вартаны,
Поляк булып калыйк,
Һәм җиңүчән Бонапарттан
Без дә үрнәк алыйк.
Кушымтасы (2)

3. Чернецкий Познаньга кайткан,
Швед богавын ташлап,
Ватаныбыз исән булыр,
Без әйләнеп кайтсак.
Кушымтасы (2).

4. Күз яшьләре аша безгә
Әйтер ватандашлар:
“Безнекеләр өйгә кайта,
Кага барабаннар!”
Кушымтасы (2).

“Домбровский мазуркасы”ның башлангыч текстында тагын ике строфа булган, Польшаның бүгенге рәсми дәүләт гимнында алар юк инде:
Niemiec, Moskal nie osiędzie, — Алман-москаль һич узынмас,
Gdy jąwszy pałasza, — Кылыч белән орсаң,
Hasłem wszystkich zgoda będzie — Күмәк өндәмәбез булсын
I Ojczyzna nasza. — “Татулык һәм Ватан”.
Refren (2). — Кушымтасы (2).

Na to wszystkich jedne głosy — Безне яклап Костюшко да
Dosyć tej niewoli! — Чыккан орыш-яуга,
Mamy Racławickie kosy — Рацлавице чалгыларын
Kościuszkę, Bóg pozwoli. — Ярлыкаган Алла.
Refren (2).Кушымтасы (2).

Биредә Россия баскынчыларына каршы тәүге күтәрелешне җитәкләгән Тадеуш Костюшко телгә алына (тулы исеме — Анджей Тадеуш Бонавентура Костюшко). Аның Краковта туплаган гаскәрендә бары тик чалгылар белән генә коралланган ике мең гади крестьян дә булган. Шуңа да карамастан, нәкъ шушы сугышчылар Раславице авылы янындагы бәрелештә хәлиткеч көч булган.