Доминикада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Доминикада ислам latin yazuında])
Доминикада ислам
Дәүләт  Доминика
Бу мәкалә Ислам турында

Доминикада ислам (ингл. Islam in Dominica, гарәп. الإسلام في دومينيكا‎) ― азчылык дине. Доминикада мөселманнар саны буенча статистик мәгълүматлар төгәл билгеле түгел. Доминиканың мөселман җәмгыяте (Muslim Community of Dominica) Доминикада 300 мөселман бар дип исәпли [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мөселманнар Доминикага Европа илләренең коллар корабларында килгән. 1500-еллардан башлап, хәзерге Доминика территориясенә китерелгән колларның шактый өлеше Көнбатыш Африканың мөселман төбәкләреннән (Сенегал, Мали, Гвинея, Кот-д’Ивуар) алып кителгән булган [1]. Колларга дин иреге рөхсәт ителмәгән. Нәтиҗәдә, ислам африкалыларның Доминикадагы алдагы буыннары дәвамында сакланмаган[1].

1960-елларда гына Кариб илләренең афро-кариб халкына ислам дине тарала башлый. АКШта һәм Тринидадта Вест-Индия университетында укыган доминикалы студентлар ислам динен кабул итә. Алар соңрак Доминика мөселман җәмгыятенең күренекле лидерлары булып киткән. 1970-елларда ислам лидерларының күбесе Доминикадан күчеп китәргә мәҗбүр булган [1].

Доминика 1980-еллар башында мөселманнар өчен кунакчыл урын булмаган. Күп кенә кешеләр мөселманнарга растафариларга(ингл.) караган кебек карыйлар һәм алар белән рәхимсез мөрәҗәгать итәләр. Премьер-министр Юджиния Чарльз(ингл.) администрациясе чорында (1980―1995) самолетта Доминикага килгән кайбер мөселманнарга илгә керү рөхсәт ителми һәм алар киләсе рейс белән китәргә мәҗбүр була[1].

Доминиканың мөселман җәмгыяте 1995 елда рәсми рәвештә теркәлә һәм илдә теркәлгән бердәнбер мөселман оешмасы булып кала бирә. Доминиканада 300 мөселман бар дип исәпләнә. Мөселманнарны бүген Доминика җәмгыятенең барлык катлауларында, шул исәптән укытучылар, табиблар, юристлар һәм эшчеләр арасында очратырга мөмкин [1].

Таралыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Доминика Конституциясе хөкүмәт һәм тулаем җәмгыять тарафыннан хөрмәт ителә торган дин тоту иреген билгели. Доминикада иң киң таралган дин – христианлык, диндарларның күпчелеге католиклар, шулай ук протестантлар (баптистлар һ. б.) бар. Утрауда шулай ук төрле дини азчылыклар җәмгыятьләре дә оешкан. 2005 елда Дин иреге турында халыкара доклад нигезендә [2], ил халкының (74 мең кеше, 2017 елга) 2,1 % ы ― дини азчылык конфессияләре (растафарианлык(ингл.), Яһвә шаһитлары, англикан чиркәве, ислам дине, буддачылык һ. б.) тарафдарлары. Халыкның гомуми саныннан 0,1 % ы – мөселманнар (якынча 70-100 кеше) [3].

Ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Розо шәһәрендә: Доминика ислам җәмгыяте (Dominica Muslim Community in Roseau)
  • Портсмут шәһәрендә: Росс университеты медицина мәктәбенең мөселман студентлары берләшмәсе (Association of Muslim Students at Ross University Medical School in Portsmouth).

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Доминика мәчетләренең фотосурәтләре.

2004 елда Росс университеты медицина факультетының (Ross University School of Medicine) чит ил (күбесенчә, Канада, АКШ һ. б. илләр) студентларыннан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан торган якынча 150 кешелек мөселман җәмгыяте илнең 1978 елга кадәрге башкаласы Портсмутта(ингл.) Росс университеты бинасы белән янәшә, диңгез ярыннан 200 метр читтә илдә беренче мәчет – артык зур булмаган Әл-Ансар мәчете (Al-Ansaar Masjid) төзелешен финанслаган.

Ил 1978 елда бәйсезлек алганнан соң башкаласы булган Розо шәһәрендә(ингл.) мәчет – Ислам иҗтимагый үзәге (Roseau Masjid / Community Center) ачылган. Розода 40 ел эчендә мәчет буларак шәхси йортлар, офис бүлмәләре, арендаланган фатирлар һәм сыйныф бүлмәләре кулланылган. Розо мәчете ― иҗтимагый үзәк гадәти мәчет буларак эшли, көндәлек биш вакыт намазга өстәп, мәчет координация үзәге булып тора (оешма, җитәкчелек, дәресләр һ. б.) һәм җирле мөселман җәмгыяте тормышында төп рольне уйнавын дәвам итә. Мәчетнең тагын бер мөһим функциясе – дини белем бирүгә ярдәм итү һәм аны алга этәрү. Мәчет белән биш әгъзадан торучы сайланган шура идарә итә [4].

Доминика территориясендә иң эре мөселман җәмгыяте Калинаго территориясендә(ингл.) урнашкан, ул Калинагода туган, ислам динен кабул иткән 60 мөселман кариблыдан тора. Әлеге җәмгыятьнең Атлантик океанга карап торучы зур булмаган мәчете (Kalinago Territory Masjid) бар, аны хәзер мәрхүм булган беренче мөселман-карибларның берсе төзеткән булган. Элегрәк Калинаго мөселманнарына күршедәге Гайана һәм Тринидадта урнашкан ислам уку йортларында белем алу өчен стипендияләр бирелгән [4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]