Доминик Собослаи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Доминик Собослаи latin yazuında])
Доминик Собослаи
Туган телдә исем маҗар. Dominik Szoboszlai
Туган 25 октябрь 2000(2000-10-25)[1][2] (23 яшь)
Секешфеһервар, Маҗарстан[1]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Ливерпуль

 Доминик Собослаи Викиҗыентыкта

Доминик Собослаи (маҗар. Szoboszlai Dominik; 2000 елның 25 октябре, Секешфеһервар) — Маҗарстан футболчысы, «РБ Лейпциг» клубы һәм Маҗарстан җыелма командасы ярымсакчысы.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Доминик карьерасында күп санлы Маҗарстан мәктәпләрен һәм академияләрен уза, 2016 елда Австриягә, Зальцбургның «Ред Булл» футбол клубына күченә. 2017/18 УЕФА яшүсмерләр Лигасында катнаша, анда 6 очрашу уздыра, 1 туп кертә.

2017 елдан «Лиферинг» фарм-клубы өчен чыгыш ясый. 2017 елның 21 июлендә Австриянең беренче дивизионында «Капфенберг»ка каршы көрәштә дебют ясый[3]. Шул ук елның 4 августында профессиональ футболда беренче туп кертә — «Блау-Вайсс» командасы капкасына[4]. Дебют сезонында барлыгы 33 очрашу уздыра, команда лидерларының берсе буларак, 10 туп кертә. Чемпионатның иң яхшы бомбардирлары унлыгына керә.

2018 елның 27 маенда Австриянең Бундеслигасында «Аустрия»га каршы көрәштә дебют ясый, ул, Энок Мвепу урынына 57 минутта алмашка чыга[5]. 2018 елның гыйнварында клуб белән өч еллык контрактка кул куя[6].

Маҗарстан яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен чыгыш ясый. 2017 елның маенда Россия һәм Андоррага каршы матчларга әзерлек өчен Маҗарстанның төп җыелма командасына чакырыла[7]. Тренировкаларда катнаша, әмма рәсми очрашуларда кырга чыкмый.

2020 елның 17 декабрендә «РБ Лейпциг»(рус.) футболчының 20 миллион еврога күчүе турында игълан итә. Маҗарстан ярымсакчысы белән контракт 2025 елның июненә кадәр исәпләнгән[8].

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клуб статистикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клуб Лига Сезон Лига Кубок Еврокубоклар Барлыгы
Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар
Австрия байрагы Лиферинг Австриянең икенче лигасы 2017/18 33 10 33 10
2018/19 9 6 9 6
Барлыгы 42 16 42 16
Австрия байрагы Ред Булл Австрия чемпионаты 2017/18 1 0 1 0
2018/19 16 3 3 2 1 0 20 5
2019/20 27 9 6 2 7 1 40 12
2020/21 10 4 1 0 8 4 19 8
Барлыгы 54 16 10 4 16 5 80 25
Барлыгы карьера өчен 96 32 10 4 16 5 122 41

Җыелма команда өчен чыгышлар статистикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыелма команда Ел Уеннар Голлар
Маҗарстан байрагы Маҗарстан 2019 8 1
Маҗарстан байрагы Маҗарстан 2020 4 2
Барлыгы 12 3

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия байрагы Ред Булл Зальцбург

  • Австрия чемпионы: 2017/18, 2018/19, 2019/20;
  • Австрия Кубогы иясе: 2018/19, 2019/20.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]